Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Восток”та аккош, чуртан, кысла арбаны бер якка тарта

    Соңгы берничә елда кабатланган корылык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң нык, хәлле дигәннәренә дә матди зыян китермичә калмады. Әмма югалтулар зур булса да, эшне фәнни нигездә оештыра алган хуҗалыкларда җитештерү күләме кимемәде. Востоклылар да шундыйлар сафында. Елны алар 86 миллион сум акча кереме белән төгәлләделәр. Алдынгы хуҗалыкларга тәҗрибә өйрәнү максатыннан кунаклар...

    Соңгы берничә елда кабатланган корылык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң нык, хәлле дигәннәренә дә матди зыян китермичә калмады. Әмма югалтулар зур булса да, эшне фәнни нигездә оештыра алган хуҗалыкларда җитештерү күләме кимемәде. Востоклылар да шундыйлар сафында. Елны алар 86 миллион сум акча кереме белән төгәлләделәр.

    Алдынгы хуҗалыкларга тәҗрибә өйрәнү максатыннан кунаклар күп килә. Районда тиңе булмаган мега-ферма төзеп куйгач, "Восток"ка да ешладылар алар. Узган җәйдә районыбызда үткәрелгән "Кыр көне"ндә дә хуҗалыкка республика дәрәҗәсендә сынау узарга туры килде. Хезмәтләренә куелган бәя югары булды, хәзер шул дәрәҗәдән чигенмәс өчен дилбегәне тагын да нык тотарга кирәк. Хәер, Түбән Шәмәрдән комплексына тәүлекнең кайсы вакытында килсәң дә, оешканлыкка, тәртипкә юлыгасың. Уңышлар тәртиптән башлана бит. Шунсыз биредә дә һәр сыердан көнгә уртача 21 килограмм сөт сава алмаслар иде. Хәзер алар дәүләткә көн саен 11 тонна сөт озаталар.

    -Җәй эссе, коры килсә дә, игенчелектә нәтиҗәле эшли алдык. Ел ярымлык терлек азыгы хәзерләнде, сыйфаты да яхшы. Фуражга да кытлык юк, - ди хуҗалык директоры Сергей Димитриев.

    Малларның рацион составына 16 төр азык өстәмәсе кертелә икән. Бозауларга солыдан геркулес ясап ашатуның да файдасын күрәләр. Кыскасы, малларның физик торышына карап та биредә терлек асрау технологиясенең төгәл үтәлүенә инанасың.

    Шәхси хуҗалык маллары да игътибардан читтә калмый. Узган ел пай җирләре өчен 2шәр центнер ашлык, 25әр түк салам, 7шәр сутый печән өләшкәннәр. Бәрәңге бакчаларын да бушка эшкәртеп бирәләр икән. Шәхси хуҗалыкларда хәзер 232 сыер бар, алардан көн саен 2 тонна сөт җыела. Бу эш күмәк хуҗалык тарафыннан оештырылган, декабрь аенда сөтнең һәр литрына бәя 19 сумга кадәр күтәрелгән.

    -Хезмәт хаклары да вакытында - һәр айның 15енә кадәр түләнә. Башка түләүләр буенча да бурычларыбыз юк, - ди хуҗалык җитәкчесе.

    Реклама

    Игенчелек тармагы терлекчелек өчен эшләсә, сөт белән ит сатудан кергән табыш машина-трактор паркын яңартырга, минераль ашламалар, ягулык сатып алырга мөмкинлек бирә. Соңгы берничә елда гына да биредә 30-35 миллион сумлык яңа техника сатып алынган. Искесен дә саклап тота беләләр. Барысыннан да җитештерүчән файдаланып, язгы кыр эшләрен 10 көндә башкарып чыгуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Хәзерге вакытта язгы чәчүдә катнашачак техника ремонтын төгәлләп киләләр. Инде минераль ашламалар туплый башлаганнар. Сыйфатлы орлык партияләре сатып алуга да чыгымнар кызганмыйлар, шунсыз югары уңыш алуга өметләнеп булмый бит. Узган ел да 1 миллион 100 мең сумлык орлык алынган. Әнә шулай күршеләре Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыклары үрнәгендә һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар алар.

    -Башка тармаклардагы кебек, авыл хуҗалыгында да дөньякүләм үзгәрешләр бара. Без дә бер урында таптанырга тиеш түгел. Эшне югары хезмәт хаклары түләрлек, матди-техник базаны ныгытырлык итеп оештыру өчен эре комплекслар булдыру кирәк. Востоклылар шуны аңлап хуҗалык итәләр. Нигезләре нык салынды, хәзер аны үстерү өчен киләчәктә дә заманча технологияләрдән файдалану таләп ителә, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агрофирма җитәкчеләрен дә востоклылар үрнәгенә иярергә чакырып.

    Уңышларның сере - белгечләрдән көчле команда туплануда дип саный хуҗалыкның җитәкчесе Сергей Димитриев.

    -Башкаручы директор Алексей Леонтьев, баш агроном Илгиз Әминов, баш инженер Мәгъсүм Хантимеров, терлекчелек тармагының баш белгечләре Радик Герасимов, Радик Мәликовлар белән һәр эшне киңәшләшеп башкарабыз. Тәҗрибәле, үз эшенә җаваплы караучы урта буын җитәкче кадрлар, механизаторлар, терлекчеләргә дә рәхмәтем зур, - ди ул.

    Крылов мәсәлендәге кебек, һәр кеше үз җаен кайгыртса, үзенә җиңел юл эзләсә, хуҗалык арбасының юлы да бик сикәлтәле, үтеп чыкмаслык булыр иде. Биредә исә киресенчә, шуңа арбага йөкне дә курыкмыйча салырга - бурычларның тагын да зуррагына омтылырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: