Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Восток" хуҗалыгында республика зона семинары узды

    "Восток" хуҗалыгы базасында терлекчеләренең 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллиннар катнаштылар. -Бүгенге көндә терлекчеләребез тәүлек саен 180 тонна сөт саталар һәм бу безнең өчен чик...

    "Восток" хуҗалыгы базасында терлекчеләренең 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллиннар катнаштылар.

    -Бүгенге көндә терлекчеләребез тәүлек саен 180 тонна сөт саталар һәм бу безнең өчен чик түгел. Биш ел элек бөлгенлек хәленә дучар булган "Восток" хуҗалыгы тәүлеклек сөт сатуны өч тоннадан ун тоннага җиткерде. Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларында исә бу күрсәткеч 25-29 тоннага җитә, - диде район башлыгы үзенең чыгышында. Ул терлекчелекнең авыл хуҗалыгында төп табыш чыганагы булуын һәм күптән түгел Питрәч районында булып узган киңәшмәдә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны үтәү буенча да башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

    Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Шәмәрдән товарлыклы-сөтчелек мега-фермасында булып, малларның дистәләгән төр компонентлар белән баетылган азык белән сыйлануын, мондагы тәртип, чисталыкны күреп хәйран калдылар. Язгы айлар - терлекләрне кышлату чорында иң авыр чак. Сыйфаты турында уйлау түгел, азыкны ничек җиткерү проблемасы бугаздан ала күпләрне. Ә "Восток" мега-фермасы янында тезелеп киткән печән эскертләре...

    Реклама

    Килгән кунаклар, белгечләрне 400гә якын терлеккә нибары дүрт сыер савучы, ике азык кертүче, ике оператор хезмәт күрсәтүе гаҗәпләндерә. Үткән ел "Восток"та 2011 елга караганда сөт җитештерү - 286 тоннага, ит 22 тоннага үскән, 68 миллион сум керемнең 70 проценты терлекчелектән алынган. Терлекчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 10,7 мең сум булып, сыер савучыларныкы 13,1 меңнән артып киткән.

    Елкылдап торган буаз таналар, симертүгә куелган йомры гәүдәле үгезләр асралган абзарларда булганнан соң, кунакларны бозаулату бүлегенә кертмәделәр.

    -Бүген генә биш-алты сыер бозаулады, күз тидерерсез я... - терлекчеләр сүзеннән белгечләр дә уза алмады.

    Хуҗалык директоры Сергей Димитриев үзе дә эшкә чын күңелдән бирелгән, янәшәсенә тәҗрибәле белгечләрне, хезмәт сөючән кадрларны туплаган. "Күп чыгымнар белән салынган мега-ферма кредитларын каплау, авыл хезмәтчәннәренең мул тормышын тәэмин итү өчен һәр сыердан тәүлеклек савым ел әйләнә 20 килограммнан да ким булмаска тиеш!" - ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: