Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вахитов исемендәге хуҗалык уракны беренче булып төгәлләде

    "Игеннәрне урып-җыю төгәлләнде, хәзер салам җыю, җир эшкәртү бара", - дип каршы алдылар безне Вахитов исемендәге хуҗалыкта, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч. Быел да традицияләренә тугры калдылар - уракта беренчелекне бирмәделәр. "Без начар эшли алмыйбыз" Беркөнне олы юлдан барганда, Югары Чура авылы янындагы басуда...

    "Игеннәрне урып-җыю төгәлләнде, хәзер салам җыю, җир эшкәртү бара", - дип каршы алдылар безне Вахитов исемендәге хуҗалыкта, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч. Быел да традицияләренә тугры калдылар - уракта беренчелекне бирмәделәр.

    "Без начар эшли алмыйбыз"
    Беркөнне олы юлдан барганда, Югары Чура авылы янындагы басуда комбайннарның катнаш азык культураларын теземнәргә салуын күреп киткән идек. Ике-өч көннән тагын шул юлдан үтәргә туры килде. Игътибар итәбез: шул арада уңыш җыеп алынган, басу кап-кара итеп сукалап та куелган. Әнә шулай кыр эшләренең берсен дә чиратка куймыйлар алар һәм шуның белән оталар да. Һава шартлары игенчеләрне аямаган быелгы җәйдә дә һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш җыелу шул хакта сөйли.
    -Без начар эшләсәк, 25-30 центнердан түбән уңыш алсак, яши алмыйбыз. Чөнки маллар күп, фураж җиткерә алмаячакбыз, - дигән иде хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов бер киңәшмәдә.
    Уйланырлык, нәтиҗә ясарлык сүзләр. Аларның орлык җитештерүче хуҗалык икәнен дә онытмаска кирәк.
    -Узган ел 7 миллион сумлык көзге культуралар орлыгы саттык. Быел да 1 мең тонна орлык салу мөмкинлегебез бар. Ә үзебезгә чәчү өчен 500 тонна орлык хәзерләнде, - ди хуҗалыкның баш агрономы Нәсих Рәхимуллин.
    Шәхси хуҗалык малларын да азыксыз калдырып булмый бит әле. Без килгән көнне исә ындыр табагы сабантуй мәйданын хәтерләтә иде: ашлык өләшәләр икән. Берәүләр үз өлешләренә тигән бөртеклеләрне капчыкларга тутыра, икенчеләре капчыкларны транспортка төйи, ындыр табагы белән авыллар арасында трактор-машиналар йөреп тора. Эшләгән кеше быел да мул алган ашлыкны. Савымчыларга, механизаторларга уртача 2 ярым тонна бирелгән. Бер гаиләдә ике кеше эшләсә, 5 тонна дигән сүз. Әле җир паена да һәрбер кишәрлек өчен 2шәр центнер өләшенгән.
    -1 тонна 800 килограмм ашлык тиде, - ди хуҗалыкның көтү яңарту технологы Гөлнур Рамазанова. -Өч җир паебыз да бар. Фуражсыз булмый - өйдә дә малларны күпләп асрыйбыз.
    -Хуҗалыкта җитештерелгән сөт беренче чиратта шушы кызыбызның хезмәтенә бәйле. Үрчем булмаса, ит-сөт тә, ферманың киләчәге дә юк, - дип хуҗалык рәисе аның үзен дә мактап алды.

    Реклама

    Сөт елгасы шушы фермадан башлана
    Ферма дигәннән, Янил терлекчелек комплексында да эш урак өстендәге кебек: иске торакларны реконструкцияләү бара. Моннан 30 ел элек төзелгән торакларны ел саен чираттан яңартып киләләр: тәрәзәләрне алыштыралар, түбәгә вентиляция ясыйлар. Болар абзарларда тиешле яктылык, микроклимат булдыру өчен кирәк. Автосуэчергечләр, сөтүткәргечләр корып, мал асрау, хезмәтне башкару өчен заманча шартлар тудыралар. Түбә белән стенаны металлосайдинг белән каплыйлар - аларга дистә еллар дәвамында кул тимәячәк дигән сүз. Чиста, матур да булып тора. Әнә шулай гади ферма акрынлап заманча комплекска әверелеп бара.
    -Төзелеш-ремонт эшләрен үз җирлегебездә яшәүчеләр башкара. Көненә берәр мең сум акча түләнә, - ди Янил җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов.
    -Эшләгән кешегә түләве дә, шартлары да булдырылган. Эшләсеннәр генә. -Хуҗалык җитәкчесенең бу фикерендә кеше турында кайгырту, хезмәтенә бәя бирү ята.
    Бүген биредә һәр сыердан көнгә уртача 21 килограмм сөт савыла. Көн саен 25 тонна сөт озатыла. Терлекчелектән быелның 7 аенда сумлык продукция алынган.
    Мал азыгы да күп хәзерләнгән, әле азык культураларының басуда үсеп утырганы да аз түгел. Ике метр ярым биеклектәге кукуруз сабакларын күреп шаккаттык.
    -Әле ай ярым үсәсе бар, - ди Нәфыйк Хөсәенов. Кукуруз арасына чәчелгән көнбагыш та күтәрелеп килә. Димәк, масса булачак.
    -450-500 центнер яшел масса чыгачак биредә. Ә кайбер агрофирмаларда бу күрсәткеч 100 центнердан артмый. Монда уңыш 4-5 тапкыр күбрәк дигән сүз. Җирдән максималь файдалануның үрнәге бу, бер сутый җирләре дә кадерсез ятмый, - ди район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

    Яңа төзелеш - авылның киләчәге ул
    Тормышның матди ягын гына түгел, рухи азык турында да кайгырталар хуҗалыкта. Акчалы булгач, моңа мөмкинлекләре дә бар. Әнә, Лельвижда хуҗалык ярдәме белән чиркәүне төзекләндерергә, янкорма ясарга керешкәннәр. Төзелеш материаллары - хуҗалыктан, авыл җирлегеннән, ә эшче көч - авыл халкыннан.
    -Җитәкчелеккә рәхмәт. Алар тырыша, ә Аллаһ ярдәм итә, - ди төзелеш өчен җаваплы булган пенсиядәге укытучы Марина Мефодиева. -Шулкадәр сөендек. Гомумән, төбәгебездәге уңай үзгәрешләр өчен Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәеновка да, хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновка да рәхмәтебез чиксез.
    Биредә дә урак эшләре төгәлләнгән, терлек тораклары кышка әзерләнгән, мал азыклары тупланган. Хезмәт хаклары түләнә. Халыкның иртәгесе өчен күңеле тыныч. Тормышта иң мөһиме шул түгелме?

    Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: