«Урманны саклыйк» акциясе барышында Лубянда 3 меңнән артык чыршы үсентесе утыртылды
Акциядә Лубян урман-техник көллияте студентлары катнашты.
«Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Лубян урман-техник көллияте студентлары Лубян участок урманчылыгының 108нче урман фонды территориясендә 3 меңнән артык гади чыршы үсентесе утырттылар. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятенең Instagram битендә хәбәр ителә.
«Урман утырту 1.1 гектар мәйданны тәшкил итте. "Урманны саклыйк" — янгыннар, кисүләр һәм башка тискәре факторлар аркасында югалган урманнарны торгызу буенча төп проект», - диелә хәбәрдә.
Акция «Экология» милли проекты кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев