Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Умартачылар хафада: басуларны агулау бал кортларына зур зыян сала

    "Һава торышы быел яхшы, бал да күп булырга ошаган, дип сөенеп йөргәндә генә шундый хәл килеп чыкты"

    Республикада бал кортларының күпләп үлүе умартачыларны хафага сала. Борчылырсың да: салкын карлы кышны исән-имин чыгып, җәйге матур көннәрдә бер-бер артлы кортларың һәлак булсын әле... Югары Шөн авылыннан Дмитрий Акманаев та бу көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый:

    - Авылдан ерак булмаган рапс басуын корткычларга каршы агулаганнар иде, шуннан соң умарта кортлары бик нык көчсезләнде. Узган ел дүртәр мең сумга ике пакет корт сатып алган идек. Һава торышы быел яхшы, бал да күп булырга ошаган, дип сөенеп йөргәндә генә шундый хәл килеп чыкты, - дип ачына ул.
    Дмитрий әфәнде оялары янындагы чирәм эчендә бер өем булып үлеп ятучы кортларын фотога, видеога да төшергән. Аларны хәзер җыеп түгәсе генә кала. Кызганыч, бик тә кызганыч...

    Бу хакта Кукмараның умартачылык буенча инспекторы Таһир Бариев белән дә очрашып сөйләштек.

    - Районда җиде мең баш умарта семьясы бар. Яз җылы килгәнлектән, быел кортлар әйбәт үрчеде, хәтта май ае балы да булды. Ул да кортларга бал табышына кадәр көч тупларга ярдәм итте, - дип башлады үзенең сүзен Таһир Бариев. – Билгеле булганча, быел республика басуларында мул табыш бирә торган рапс культурасын күпләп чәчтеләр. Рапс – әле ул бал кортлары ярата торган үсемлек тә. Әмма җәйнең коры булуы әлеге культурага зыян гына китерде: басуларны корткыч бөҗәкләр чорнап алды. Уңышны саклап калу өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар бөҗәкләргә каршы агу кулланырга һәм аны еш сибәргә мәҗбүр булдылар. Әмма агулау дөрес һәм тиешле кагыйдәләр буенча оештырылмаган җирлекләрдә умарта кортларына бик зур зыян килде. Бүгенге көнгә республикада өч мең баштан артык бал корты семьясы һәлак булган, дигән мәгълүмат та бар. Безнең районда кортларның бөтен семьясы белән үлеп беткән очраклар булмады, шулай да кайбер җирлекләрдә умарталыклар зыян күрде. Бал җыя торган көчле кортларның күбесе югалды. Оя эчендә генә эшли торган яшь кортлар исән калса да, алардан баш санын саклап, кыш чыгарлык семья ясау өчен шактый тырышырга кирәк. 

    Инспекторның сүзләренә караганда, умартачылардан зарлар керүгә районның барлык агрономнары белән дә җыелып сөйләшү үткәрелгән, рапс чәчәк аткан чорда аны корткычларга каршы агулауны кичке сәгать тугыздан иртәнге сәгать дүрткә кадәр оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә киленгән.

    Реклама

    - Агрономнарның әйтүе буенча, иң элек хуҗалыкларда зыяны ике-өч сәгатьтән юкка чыга торган агу сиптерелгән. Әмма корткычлар        күпләп үрчегәнлектән, системалы препаратлар белән агулауга күчкәннәр. Аның исә тәэсире ике-өч көн бара, - ди Таһир Бариев. - Агрономнар өч көн алдан кайсы көнне һәм кайсы басуда агулаулары хакында умартачыларга хәбәр итәргә тиеш. “Пестицид һәм агрохимикатларны саклау, куллану һәм күчереп йөртү кагыйдәләре”нең “Иминлек таләпләре” бүлегенең 2.22нче пунктында бал кортларын агуланудан саклау максатында кишәрлекләрне эшкәртүне көн азагында – кортлар очмый торган вакытларда гына башкарырга кирәк, диелгән. Умарта оялары агуланасы урыннан иң кимендә биш чакрым читкә илтеп урнаштырылырга яисә бикләп куелырга тиеш.

    Умартачылык буенча инспекторга: “Кортлары күпләп үлгән умартачыларга нишләргә, аларга нинди дә булса компенсация караламы?” – дигән сорауны да бирми кала алмадык.

    - Агулану очрагы булганда иң элек җирлек башлыгы, хуҗалыкның баш агрономы, умартачылык буенча инспектор һәм ветеринария станциясе вәкиленнән торган комиссия төзелә. Алар агу сипкән басудан, туфрактан, үсемлекләрдән, умарталыкта үлеп ятучы кортлардан, бал һәм пергадан анализ ала, акт төзи. Зыян күргән умартачы әлеге актларны Казандагы махсус лабораториягә алып барырга тиеш була. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре кортларның басудагы химик эшкәртүдән соң үлүен раслый икән, бу очракта шул хуҗалыкка     дәгъва кылына ала. Моның өчен авыл җирлегеннән хуҗалыкта күпме баш умарта исәптә торуы хакында белешмә һәм умарталыкның паспорты кирәк булачак, - дип аңлатма бирде Таһир Бариев. – Бал кортларының тереклек өчен әһәмияте бик күп. Чөнки алар барлык серкәләнүче культураларның уңышын арттыруда зур роль уйный. Борынгы галимнәр дә: “Кортлар үлеп бетсә, җирдә тереклек юкка чыгачак”, - дип юкка гына әйтмәгән. Шуның өчен бал кортларына зыян китерүче барлык эшләрне дә уйлап, таләпләргә туры китереп башкарырга кирәк. Умартачылар үзләре дә кызыксынучан булсыннар, баш агрономнар белән һәрчак элемтәдә торсыннар иде. Аннары алдан ук ояларга өстәмә корпуслар, челтәрле сеткалар, су өчен махсус урыннар куеп умарталарны көйләү, кортлар 2-3 көн чыга алмаслык итеп әзерләп кую да бары тик файдага гына булачак. Бу эшкә умарталарны кыштан ук әзерләргә кирәк.

    • Районда 400дән артык умарталык, 7 мең умарта семьясы бар. Узган ел 150 тоннадан артык бал аертып алынган, 60 миллион сумлык умартачылык продукциясе җитештерелгән, 40 миллион сумлык продукция сатылган.

    фото: архив

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 25 июль 2019 - 16:54
      Без имени
      Ул инспектор нигэ кирэк?эш узгач сойлэудэн ни файла?ник хэбэр итуне оештырмаган?кортлар улеп бетте бит инде