Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тырышлык - уңыш юлдашы

    Басуларда көннән-көн юкара барган кар катламы игенчелек тармагында ярты елга сузылачак авыр хезмәткә керешер чак җитүен белдерә. Атна-ун көннән язгы кыр эшләре башланыр. Районыбыз аңа әзерме, басуга чыккач, техника сынатмасмы, ягулыкка, минераль ашламаларга өзеклек булмасмы?

    Игенчелеккә игътибарны арттырганда терлекчелекне дә арткы планда калдырырга ярамый. Хуҗалыкларга ел дәвамында акча кертеп торучы чыганак булып саналган әлеге тармакта беренче квартал нәтиҗәләре ни сөйли, алдагы көннәргә нинди бурычлар куела? Бу атнада Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр турында сөйләшенде.
    Бу хуҗалыкта атна саен семинар, укулар оештырылса да, агрофирма җитәкчеләре, белгечләре өчен бер дә артык булмас. Чыннан да, биредә һәр тармакта өйрәнердәй, өлге итеп алырдай эшләр бик күп. Күрсәткечләр саллы - быелның өч аенда 52 миллион сумнан күбрәк акча кереме алынган, аның 16 миллион сумын саф табыш тәшкил итә. Бүген Лельвиж хуҗалыгы белән бергә исәпләгәндә көнгә 22 тонна сөт саталар, һәр сыерның уртача көнлек продуктлылыгы 23 килограммнан артып китә. Хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов һәр эшнең нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп, шуның эчендә кайный, яңалыкларга омтыла торган тынгысыз җитәкче булуы белән аерылып тора. Үз тирәсенә ышанычлы белгечләрдән яхшы команда туплый белгән. Гади терлекчеләр, механизаторлар арасында да көн үтсенгә түгел, эш булсынга дип тырышып йөрүчеләр бик күп. Вахит терлекчелек комплексы савымчылары Лидия Габдрахманова, Чулпан Газизуллина, буаз сыерлар караучы Гөлнур Төхвәтуллиналар да (рәсемдә) әнә шундыйлардан. Чулпанның 15, Лидия белән Гөлнурның 18-20 еллык стажлары бар. Әлеге тармакта хезмәтнең оештырылу тәртибеннән, эш шартларыннан канәгать алар.
    -Эшебез дә, ашыбыз да бар, шуңа фермага шатланып киләбез, өйгә тыныч күңел белән кайтабыз. Тырышлыгыбыз бушка китми, хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күреп сөенәбез, - диләр.

    Реклама

    Вахитлеләргә булган белән генә канәгатьләнү хас түгел. Тагын да яхшыракка ирешү өчен төрле юллар эзлиләр. Күптән түгел, әнә, алдынгы тәҗрибә өйрәнү максатыннан Ленинград өлкәсенә кадәр барып җиткәннәр.
    -Елына һәр сыердан 10-11әр мең килограмм сөт сауган хуҗалыклар бар анда, без булганнарында исә 8-9 мең килограмм савалар. Зоотехникларның күбесе - хатын-кызлар, барысы да 20-25 еллык тәҗрибәгә ия. Без андагы эшнең куелышына, фермалардагы тәртипкә сокланып кайттык. Аларның эш тәҗрибәсен үзебездә дә кулланачакбыз. Мәсәлән, анда абзарларда көндезен ут янып тора. "Продукция алу өчен терлекләргә тиешенчә яктылык булырга тиеш", - диләр. Киләчәктә без дә 10 миллион сум кредит алып, тораклардагы тәрәзәләрне зурайтырга, яктылык керерлек итеп түбәләрне яңадан ябарга уйлыйбыз. Абзарда яхшы микроклимат, яктылык булырга тиеш. Шулай ук сәламәт терлек үстерү, мул продукция җитештерү өчен рационның тиешенчә балансланган булуы мөһим. Моның өчен 2 ай саен малларның канын алып тикшереп, нинди матдәләр җитмәгәнен ачыклап, рационны шул дефицитны тулыландырырлык итеп төзергә кирәк. Яңа туган терлекләрне саклап калу, тана бозауларны сөт юнәлешендә үстерүдә дә ленинградлылар тәҗрибәсенә таянабыз, инде беренче нәтиҗәләр үзен сиздерә башлады, - ди хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Факил улы.
    Чыннан да, кечкенә малларның торышына күз тимәсен дип кенә карарлык. Нинди технологик таләпләр үтәлергә тиеш - берсе дә игътибардан читтә калмый. Сигез алмаш профилакторий бар, бу яшь малларның сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа да биредә бозаулар үлеме - бик сирәк күренеш. Сыерлардан мөмкин кадәр күбрәк сөт алу өчен дә тырышалар. Кайбер хуҗалыкларда сыерлар 3-4 тапкыр бозаулауга, иткә озатылса, биредә 14 яшьлек сыерны да күрдек, янында "кызлары", "оныклары" тезелеп киткән. Гомумән, хуҗалыкта бер генә нәрсәгә дә вак-төяк дип карамыйлар, һәр тиенне саныйлар, чыгымнарны киметү юлларын эзлиләр. Югары күрсәткечләр, мул табыш әнә шуның нәтиҗәсе ул.
    Язгы кыр эшләренә дә хуҗалык ныклы әзерлек белән килә. Көздән үк авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүгә керешкәннәр. Яңа елга кадәр чылбырлы тракторларны да сафка бастырганнар. Бу тармакта да чыгымнарны киметү юлын эзлиләр: ягулык куллануга ныклы контроль булдырылган. Запас детальләр өчен каралган суммага экономия ясый алсалар, бу акчалар инженер-техник хезмәткәрләрнең, механизаторларның үзләренә бүлеп бирелә. Ремонт, кыр эшләренең сыйфаты өчен дә кызыксындыру чаралары каралган.
    -Язгы кыр эшләрен 7 көндә тәмамлау бурычын куйдык. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Узган җомгада барлык тракторларга техник карау үткәрелде. Йөк машиналары да бу чараны үткәрүгә әзер. Орлык җитәрлек, минераль ашламалар, ягулык-майлау материалларына да кытлык булмас дип өметләнәбез, дәүләт тә быел сизелерлек ярдәм күрсәтә, - ди хуҗалык рәисе.
    Машина-трактор паркы буйлап техника тезелеп киткән. Араларында соңгы елларда гына алынганнары да, искерә төшкәннәре дә бар. Булганны саклый беләләр шул биредә. Механизаторлар да тәҗрибәле. Иң мөһиме - эшләгән кешенең кадере бар.
    -Вахитов исемендәге хуҗалыкның да элегрәк авыр еллары булды, аякка басу өчен аларга нык тырышырга туры килде. Хәзер исә Рәсәй күләмендә иң яхшы 15-20 хуҗалык исәбендә йөриләр. Моның башында җитәкче, ул туплаган команда тора, чөнки уңышлар беренче чиратта кеше факторына бәйле. Хуҗалыкның эше уңай баргач, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен дә мөмкинлекләр бар, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин семинарда күргәннәргә йомгак ясап.
    Пленар өлештә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев, идарә белгечләре Рамил Гафиятуллин, Фәрит Сәләхетдинов, Мирхәйдәр Рәшитовлар һәр тармакта башкарылган эшләргә анализ ясадылар, алдагы көннәргә бурычлар билгеләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: