Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туган якка ни җитә...

    Узган шимбәдә Кукмарада яшәүче Ләмига апа Гомәровага 90 яшь тулды. Аңа туган көне уңаеннан Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

    Реклама

    Ләмига апа тумышы белән Саба районының Олы Арташ авылыннан. Җиденче сыйныфны тәмамлаган кызны язмыш җилләре Кукмара якларына китерә. "Крестьяннар йорты"на кассир булып эшкә урнаша, биредә насыйп ярын очрата ул.
    -Егетем Яңа Сәрдек авылыннан иде. Хәрбиләргә генә хас булган буй-сын, үзе чибәр, акыллы - карап кына торырлык. Яшь вакыт бит - гашыйк булганымны сизми дә калдым, - ди Ләмига апа елмая төшеп. - Бераз очрашып йөргәннән соң, тормыш кордык. Иремне Саратов өлкәсе Энгельс шәһәренә эшкә җибәрделәр. Мин дә аннан калмадым. 493нче укчылар полкына урнаштык. Иптәшем - полк командиры, мин исә кер юучы вазыйфасын башкардым. Әмма бәхетле мизгелләр генә озакка бармады. Канкойгыч сугыш башланып, киләчәккә булган уй-хыялларыбызны челпәрәмә китерде дә куйды. Иремне сугышка озаткач, таныш түгел җирдә берьялгызым калдым...
    Ирләре яу кырына алынган хатыннарны шәһәр хәрби комиссариатына күчерәләр, колхозга эшкә җибәрәләр. Ләмига апа да ирләр белән беррәттән үгез җигеп тимер юл тукталышына ашлык ташый. Көн саен дистәләрчә чакрым ара узып, арып-талчыгып тиешле урынга барып җиткәннән соң, ашлыкны вагоннарга бушатып, кайтыр юлга чыгалар. Тамакларына бер тәгам ризык капмаган килеш ничек җан асрауларын үзләре генә беләдер. Өстәвенә араларында бәби көтүчеләр дә күп була.
    -Минем дә йөрәк астымда, үзенең яшәргә теләвен белдергәндәй, балам тибенә иде. Нарасыемны саклау өчен бар көчемне куйдым. Безне эшләтүче дә миһербанлы булып чыкты, түгәрәкләнеп килгән корсагымны күреп хезмәтемне җиңеләйтте. Дүрт-биш айдан, эшкә чыга алмый башлагач, кулыма бар булган байлык - өч чемоданымны алып, туган якка юл алдым. Хезмәттәшләрем билет алып биреп озатып калдылар. Якын туганнарга әйләнгән дусларым белән аерылышу бик авыр булды, - ди ул, яшьле күзләрен сөртеп. - Пензага кадәр кайтканнан соң, көч-хәл белән тимер юл вокзалына килдем, аннан Казан ягына баручы поездга утырдым. Чемоданымның берсен урлатып, нәкъ бер айдан көч-хәл белән Кукмара җиренә аяк бастым.
    Әмма Ләмига апаның илләр-җирләр гизүе моның белән генә тәмамланмый. Сугыштан исән-сау кайткан ире янәшәсендә икенче бер хатынны күрермен дип кем уйлаган?! Яраткан кешесенең хыянәтен кичерә алмыйча, Пермь өлкәсе, Кизель шәһәренә эш эзләп чыгып китә. Телгәләнгән йөрәген бераз дәваларга ярый әле янәшәсендә кызы - Рәйсәсе була. Ашханәгә эшкә урнашкан сыңар канатлы Ләмига өчен яңа тормыш башлана. Биредә гомерлек юлдашы булачак Каенлык егете белән таныша. Равил абыйның беренче тапкыр үзенә сүз катуын әле дә хәтерли ул:
    -Мине күрде дә: "Син биредә кем булып эшлисең?" - ди. Шук, шаян идем, югалып калмадым: "Ашханә директоры булам", - дип җавап бирдем. Кая инде савыт-саба юучыга андый зур вазыйфага үрләү - дөресен әйткәч, рәхәтләнеп көлештек. Шуннан күрешкән саен сөйләшә башладык, 1953 елның 3 августында өйләнештек. Кизельдән Норильск якларына китеп, анда яшәп туган якларга кайттык. Иң элек Нырты совхозына урнаштык, бераздан Кукмарага күчендек. Күрмәгәннәр калмады инде, ярый әле тигез булдык. Янәшәмдә Равил булганда хәзер дә күңелем тыныч.
    Ләмига апа район торак-коммуналь хуҗалыгында контролер булып эшләп, гаилә башлыгы исә МСО, киез итек-киез, тегү фабрикасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыгалар. Балаларының да үз тормышлары. Кызлары Рәйсә Якутиядә яши, уллары Рамил исә - Кукмарада. Бүгенге көндә өлкәннәр Рамил һәм киленнәре Фирая гаиләсендә кадер-хөрмәттә тыныч картлык кичерәләр. Дүрт онык һәм бер оныкчыклары да "әби-бабай" дип өзелеп торалар. Гомер көзендә янәшәңдә якын кешеләрең булу үзе зур бәхет бит ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: