Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тоймалылар тик тормый: иген игә, җиләк үстерә

Биредә һәрвакыт дустанә, җылы атмосфера хөкем сөрә, һәркем үз эше белән мәшгуль

“Тойма” җәмгыятенә барган саен үзеңне бер зур гаиләгә килеп эләккән кебек хис итәсең. Биредә һәрвакыт дустанә, җылы атмосфера хөкем сөрә, һәркем үз эше белән мәшгуль. Әле соңгы тапкыр баргач та, тоймалыларның бердәмлегенә сокланып кайттык.

ГАИЛӘДӘГЕ КЕБЕК УҢАЙЛЫЛЫКНЫ БУЛДЫРУ, ИҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА, ҖИТӘКЧЕЛЕККӘ БӘЙЛЕ. Ә “Тойма” җәмгыяте директоры Рәҗәп абый Галиев һәр хезмәткәре өчен җан атып тора, мактап туя алмый аларны.

- Бездә кешегә эш кушасы юк, һәркем үз вазыйфаларын белә, - диде директор бу юлы да. – Моннан ун ел элек мин эшләргә кеше эзли идем, хәзер, киресенчә, безне эзләп киләләр.

Әйе, эш дигәннән, аның иң кызу вакыты бит. Игенчегә бәйрәм, ял юк, көннәр уңай торганда кыр эшләренә җитешергә кирәк.

- Әлегә чәчүгә бер техника гына чыкты, туфрак өлгереп җитмәгән, кар яткан урыннар да бар. Әмма артык иркенләп булмас, шушы арада ныклап керешәсе булыр, - дигән иде без барган көнне җәмгыятьнең баш агрономы Мөнир Галимҗанов. – Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне тукландыруга – бер, ә тырмага биш техника чыкты. Ашлык складларында да эш дәвам итә: ике бригада орлык агулауда катнаша. Әкренләп без, традицион юлдан китеп, барлык басуларга да ноу-тилл (сукаламыйча чәчү) технологиясен кертә барабыз. Соңгы сигез-тугыз ел эчендә әлеге җирләрдән югары уңыш алдык, хезмәтебезнең нәтиҗәсе күз алдында. Ахыргы вакытта районыбызның башка агрономнары да эшчәнлегебез белән кызыксына башладылар. Бик еш шалтыраталар, үзләре дә килеп китәләр. Без аларга бик теләп булышабыз, чөнки үзең белгәнне өйрәтеп калдырасы килә бит.

Тоймалыларның 2320 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 1450 гектарында күпьеллык үләннәр үстерсәләр, калган мәйданнарда бөртекле һәм техник культуралар игәләр. Кыш көне һәр басуның технологик картасын ясап куялар, шуңа карап, яз көне хезмәт күләме, нинди препаратлар кулланасы, аларның нормасы, гомумән, биредә нинди техника эшләячәген һәм башкаларны билгелиләр.

- Мин биредә хезмәтемне башлаган елларны хуҗалыкта биш төрле культура үстерелә иде. Бүгенге көндә унбиш төрдә, утыз алты сорт орлык чәчәбез. Ул вакытларда эшләве җиңел булган икән, - дип елмая Мөнир абый. – Чөнки хәзер һәр культураны аерым чәчәргә, ашларга, агуларга һәм башка агротехник чараларны башкарырга кирәк.

МТЗ-82 тракторын иярләгән Азат Хаҗиәхмәтов һәм аның ярдәмчеләре Илназ Баһаманов һәм Марат Галимуллиннарны Нократ Аланы районының Урта Тойма авылы тирәсендәге җирләрдә очраттык. Бу егетләрне беренче тапкыр гына күрүебез түгел, сыналган игенчеләр. Аларның кәефләре күтәренке иде. Иртәнге сәгать алтыларда чыгып китеп, кичке сигез-тугызларсыз техниканы туктаткан юк, ди алар.
МТЗ-1523 тракторы белән Туембаш басуларын иңләп йөргән Хәлил абый Мөхәммәтдинов янында да булдык. Ул Чуллы авылыннан икән. Булдыклы механизаторларыбызның берсе, хуҗалыкка яңа техника кайтса, иң элек аңа тапшырабыз, эш рәтен белә, дип мактадылар аны. Хәлил абыйның тәҗрибәсе дә җитәрлек, ул утыз елдан артык техника арасында кайнаша. Тиздән, туфрак өлгерүгә ноу-тилл чәчкече белән кырга чыгачак.

Игенчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган: көнгә ике мәртәбә бушка җылы ризык белән сыйлыйлар, ягулык-майлау материаллары да тупланган, авырлыклар юк... Аш бүлмәсендә Гүзәл Зыятдинова, Әлфинур Хәкимуллиналар хезмәт куя. Айгөл Габделхакова исә ягулык-майлау, чәчүлек материаллары белән бәйле һәм башка бик күп эшләрне тәртип белән алып бара. Әле шунысын да әйтергә онытып торам: хәтерләсәгез, үткән ел Рәҗәп абый тавыклар алачакбыз дигән иде, сүзендә торган икән!

ТОЙМАЛЫЛАР БЫЕЛ ТАГЫН БЕР ЯҢА ШӨГЫЛЬГӘ АЛЫНГАННАР: 100ГӘ 200 МЕТРЛЫ ТЕПЛИЦА ТӨЗЕЛЕШЕНӘ КЕРЕШКӘННӘР. Бакча җиләге үстерергә җыенабыз, тора-бара бәлки башка төрле җиләккә дә күчәрбез, анысын вакыт күрсәтер, диделәр.

- Эш кайный бездә: плотинадан су юлы салынды, шушы бер-ике көндә аны сынап караячакбыз. Моның өчен Польшадан махсус кеше килергә тиеш. Су, чистарту системасы аша узып, йөзәр тонналы ике кисмәккә җыелачак, анда аңа кирәкле элементлар кушылып, җиләк түтәлләренә киләчәк, - дип аңлатты Рәҗәп абый. – Тагын өч гектар җирдә җиләкләрне ачык һавада үстерергә уйлыйбыз.

Җиләк үсентеләрен Италиядән заказ биреп кайтарталар, алар юлда, озакламый кайтып җитәргә тиеш, диделәр. Җиләкләрне саклау өчен суыткыч та кирәк булуын әйттеләр. Ә җиләклеккә җаваплы итеп, Фәнзил Галиевны билгеләгәннәр. Алар Мөнир абый белән Мәскәүгә барып укып, өйрәнеп кайтканнар. Үстерү технологиясе белән танышырга Әлмәткә, Польшага да барырга җыеналар. Билгеле, җитештергән продукцияне урнаштыру ягын да кайгыртырга кирәк бит, анысы өчен борчыласы юк, сорау зур, диделәр. Киләчәктә иллеләп хатын-кызга эш булыр дип планлаштыралар. Чөнки җиләк үсентеләрен карап-тәрбияләп торырга кирәк, мыекларын да өзәргә туры киләчәк. Алар звеноларга бүленеп эшләячәкләр икән.

Менә шундый яңалыклар “Тойма” җәмгыятендә. Икенче юлы җиләкләр өлгергәч килегез, дип озатып калдылар алар безне. Шәт, киләчәктә Кукмара кибетләрендә дә үзебездә җитештерелгән җиләкләр урын алыр.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев