Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар Ураза бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан өстәмә ял көннәре алачак

    Бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара

    Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

    "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып тора.

    Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана торган көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.

    Реклама

    2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен үткәрү көнен билгеләү турында " гы карары нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә башлады.

    Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

    Шулай итеп, 2019 елда 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара, дип яза Министрлыкның матбугат хезмәте.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: