Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанлылар февральдә өч көн ял итәчәк

Ватанны саклаучылары көнен бәйрәм итү уңаеннан республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә.

Татарстанлылар февральдә өч көн ял итәчәк. Бу хакта  Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

«Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Россия Хөкүмәтенең „2021 елда ялларны күчерү турында“гы карары буенча ял көне 20 февраль, шимбәдән 22 февральгә, дүшәмбегә күчерелә», — диделәр министрлыгында.

Шулай итеп, 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. Республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев