Татарстанда тәүлек эчендә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 7337 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 26 коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шуларның 4се читтән кертелгән, 22се элемтә нәтиҗәсендә. 2 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 14, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында - икешәр, Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Чистай районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә республикада 7337 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шуның 6266 терелгән, 26сы узган тәүлектә.
Республикада коронавирус инфекциясе корбаннарының саны 79га җитте.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев