Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Танькино авылындагы 200 еллык тарихы булган Петропавел чиркәвенә реставрация ясалачак

    Танькино авылындагы Петропавел чиркәвендә реставрация эшләре башлануны күпләр сөенеп кабул иткәндер. Заманында 27 авылга хезмәт куйган әлеге гыйбадәтханә, чын мәгънәсендә, тарихи һәйкәл бит ул! -Район башлыгы Сергей Димитриевның инициативасы, иганәчеләр ярдәме белән Танькинода зур эш башкарылачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин. - Петропавел...

    Танькино авылындагы Петропавел чиркәвендә реставрация эшләре башлануны күпләр сөенеп кабул иткәндер. Заманында 27 авылга хезмәт куйган әлеге гыйбадәтханә, чын мәгънәсендә, тарихи һәйкәл бит ул!

    -Район башлыгы Сергей Димитриевның инициативасы, иганәчеләр ярдәме белән Танькинода зур эш башкарылачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин. - Петропавел чиркәвенең түбәләре җимерелгән, идән-түшәмнәре, тәрәзә-ишекләре бөтенләй булмаса да, нигезе һәм тышкы корылмалары нык. Реставрацияләү эшенә "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре алынды.
    -Әлеге гыйбадәт йорты бик борынгы, эшчәнлеген туктатканнан бирле аңа ремонт ясалмаган. Әмма күз курка, кул эшли бит. Без дә тәвәккәлләдек, - ди оешманың генераль директоры Илсур Шәрипов. - Чиркәүнең биеклеге 20 метрдан артык. Бүгенге көндә эшне алып бару өчен аның әйләнә-тирәсенә өчәр метрлы басмалар куябыз, аннары гөмбәзенең түбәсен яңартачакбыз. Түбә эшләреннән соң, дин йортының тышкы һәм эчке яклары төзекләндереләчәк.
    Бүгенгедәй хәтердә: без, бер төркем студент яшьләр, җәйге каникуллар вакытында көн саен диярлек җәяүләп Танькино авылы аша Түбән Үрәс клубына йөри идек. Ташландык хәлдәге чиркәү яныннан узганда һәрчак күңелне шом биләп ала. Гыйбадәтханәнең җимерек түбәсендә үсеп чыккан агачларның җәйге талгын җилдә лепердәшүләре сихри тынлыкны боза, төнге караңгылыкта хәрабәләр эченнән гүя кемдер килеп чыгар төсле тоела иде. Ә бит авыл халкының сөйләве буенча, чиркәү янында бик күп кеше сөякләре дә табылган...
    -Аның эчендә нинди серләр яшеренгәнен белмибез шул. Мин моннан 56 ел элек Танькинога килен булып төшкәндә чиркәү үзе ярымҗимерек хәлдә, ә ишегендә зур йозак иде, - ди Рая апа Петухова. - Тарихтан билгеле булганча, әлеге дин йорты 1811-1822 елларда төзелгән. Анда күп еллар рухани булып Яков Емельянов торган. Дин йорты янәшәсендәге зур базарга, чиркәүнең изге чишмәсеннән су алырга, тәүбә итәргә күрше-тирә авыллардан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә килә торган булганнар. Сугыш вакытында гыйбадәтханәнең чаңнарын корал ясау өчен заводка алып киткәннәр, ишек-тәрәзәләр бикләнгән. Ничә еллар дәвамында ташландык булып торган чиркәү тирәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң төзүчеләрне күргәч, йөрәккә җылы булып китте, күземнән яшьләр тәгәрәде. Тарихи һәйкәлләрнең сафка басуы өлкәннәр өчен генә түгел, аеруча яшьләргә кирәк. Дин йорты кабат үзенең ишекләрен ачса, авылыбыз да кабат җанланып китмәсме...
    -Танькино чиркәве әллә каян күренеп, тирә-юньгә ямь биреп торган. Аның чаңнарының тавышы иртәдән үк күрше-тирә авылларга кадәр ишетелгән. Авыл халкының һәммәсе - олысы, кечесе дини бәйрәмнәрдә Танькинога төшеп, дин йортында гыйбадәт кылган. Анда зур базар да булган, сәүдәгәрләр исә ниләр белән генә сату итмәгән! Әбиебезнең: "Рухи яктан чистарынып, күңел ачып кайта идек", - дип сөйләгәне истә. Әгәр Петропавел чиркәве тулысынча төзекләндерелсә, ул хәзер дә буш тормас, дип уйлыйм. Төрле милләт вәкилләре, аеруча керәшеннәр һәм удмуртлар яшәүче җирлек өчен андый дин йорты бик кирәк, - ди Үрәсбаш авылыннан Елизавета Владимирова.
    Тумышы белән Танькинодан булып, хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче Валерий Кондратьев - туган авылының киләчәге өчен янып-көе йөрүчеләрнең берсе.
    -Төп йортта әнием белән сеңлем яши. Авылыбыздагы чиркәүне төзекләндерүләрен белгәч, сөенечемнең чиге булмады, - ди ул.

    Танькино авылында бүгенге көндә 43 кеше яши. Шуларның 8е - пенсионер, 11е - 17 яшькә кадәрге балалар.

    Танькино авылындагы Петропавел чиркәве 2014 елда "Кукмараның 7 могҗизасы" проектында җиңүче булган иде. Әйдәгез, Яңа елда игълан ителгән "Могҗизаларны үзебез ясыйк" дигән өр-яңа проектта катнашып, ерак бабаларыбызның тарихи ядкаре булган әлеге Аллаһ йортын төзекләндерүгә үзебездән өлеш кертик!

    Фото редакция архивыннан алынды

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: