Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бүгенге бәйрәмгә югары бәя биреп, аны республика дәрәҗәсенә тиңләде.

Бүген Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

«Бүген зур бәйрәм, район үзенең алдынгыларын барлый. Без моңа лаеклы дип уйлыйм. Чөнки 2022 ел күрсәткечләренә күз салсак, алар бик матур, бу – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен барчагызга да зур рәхмәт. Авыл хуҗалыгы районы булуга карамастан, кайсы гына тармакны карасак та уңышларыбыз җитәрлек, сәнәгать өлкәсе дә үсә, киңәя, яңа технологияләр кулланыла, кече һәм урта эшмәкәрлек тә алга бара. Ә авыл хуҗалыгына килгәндә 2022 елда көндәлек тулаем савымны 400 тоннага җиткерә алдык. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада беренче урында. Әлбәттә, моның артында зур хезмәт ята. Тырышып эшләмичә генә, яхшы уңышларга ирешү мөмкин түгел», - диде Сергей Димитриев, алдынгыларны сәламләп.

Район башлыгы алга таба көндәлек тулаем савымны 500 тоннага җиткерү бурычын куйды, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип билгеләп үтте ул.

Министр Марат Җаббаров исә бүгенге бәйрәмгә югары бәя биреп, аны республика дәрәҗәсенә тиңләде.

«Бәйрәмне шундый киң масштаблы итеп оештырган, алдынгыларны шулай хөрмәтләгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Зур зал, матур өстәлләр, ни кадәрле кеше чакырылган. Мондый бәйрәмнәрне башка муниципаль районнарның да шушы форматта үткәрүен теләр идек. Тик ни дисәк тә, алдынгы районнар бар өлкәдә дә алдынгы шул», - диде башкала кунагы.

Бәйрәм мул табыннар артында узды, алдынгыларны бүләкләү, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X