Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сәфәр чыгу куркытмый

    Соңгы елларда Сәрдекбаш авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Тырыш, Яңа Сәрдек, Югары Китәк авыллары халкы асфальт юлдан җилдерә хәзер. Быел исә федераль программа кысаларында Каенлыкка асфальт юл салынып, күптән түгел ул куллануга тапшырылды.

    Реклама

    "Юл газабы - гүр газабы", - дип юкка гына әйтмиләр. Юлсызлык элек-электән авыл халкының үзәгенә үтте, хәзер дә кечкенә авылларда ул төп проблема булып санала. 27 хуҗалыклы Каенлыкка да кайчандыр күтәртелгән юл салынса да, аның инде күптән ремонт күргәне булмаган. Шуңа язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда җиңел машина белән авылдан олы юлга кадәр чыгуның чын газапка тиң булуын күзаллавы кыен түгел. Хәзер исә аны санаулы минутлар эчендә үтәргә мөмкин. Төзүчеләр сыйфат ягын да кайгыртканнар.
    -Безнең исәпләвебез буенча, бу юл ватылмыйча-кителмичә 15 ел хезмәт итәргә тиеш. Иң яхшы, чыдам материаллардан салынды, барлык таләпләр стандартка туры китереп үтәлде. Кукмара районында беренче ел гына юл төзүебез түгел. Биредә башкарылган хезмәтне күрә беләләр. Киләсе елларда да бергә-бергә халык өчен игелекле эшләр кылырга язсын, - ди әлеге юл төзелешен "5"ле билгесенә башкарып чыккан Балтач районара юл төзелеше идарәсе җитәкчесе Рәшит Мәгъсүм улы Ильясов.
    Юлны ачу тантанасында район җитәкчелеге, күрше-тирәдән әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыклары, авыл халкы, мәктәп укучылар катнашты.
    -Каенлык халкы өчен олы юлга чыгу зур проблема булып тора иде элек. Шушы мәсьәләне хәл итүне сорап, сез миңа мөрәҗәгать иттегез, мин гозерегезне республика җитәкчелегенә җиткердем. Аны игътибарсыз калдырмадылар. Торак пунктларга илтүче юлларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән федераль максатчан программа кысаларында авылга менә нинди яхшы юл салынды. Аның кадерен белеп, саклап, исән-имин йөрергә язсын, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Каенлык халкын шушы сөенечле вакыйга белән котлап.
    Җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев шушы төбәктә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте:
    -Быел гына да ике зират зурайтылды, бер буа ремонтланды. Ике күпер төзекләндерелә. Тырышта яңа урамга суүткәргеч салынды. Соңгы елларда куллануга тапшырылган яңа юллар да авыл халкы өчен зур бүләк булып тора. Моның өчен республика, район җитәкчелегенә, юл төзүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул.
    Авыл имамы Нәкыйп хәзрәт Халитов яңа юлны авылга иңгән зур бәрәкәт дип саный: "Юлсыз авылның киләчәге юк. Шөкер, авылыбызда бу проблема хәл ителде. Димәк, киләчәгебез өметсез түгел. Яшьләр туган төбәгебездә калып төпләнер, яңа гаиләләр барлыкка килер, сабыйлар күбрәк туар дип ышанабыз".
    Шәһәр җирендә эшче кулларга кытлык зур булса да, яшьләрне тиз арада торак белән тәэмин итәргә атлыгып торучы юк. Шуңа чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булып яшәүгә ни җитә. Авыл халкы күпләп мал асрап, эшмәкәрлек итеп көн күрә хәзер. Күпләр район үзәгенә барып та эшли. Поселок белән авылны яхшы юллар тоташтырганда, төрле оешмаларга, дәваханә, кибетләргә баручыларны да сәфәр чыгу куркытмый. Шушы юлларда исән-имин йөрергә генә язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: