Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кабат Кукмара районы башлыгы итеп сайланды

Аның урынбасары булып моңа кадәр район Советы аппаратын җитәкләгән Гаянова Резидә Нурислам кызы эшләячәк.

Дүртенче чакырылыш Кукмара муниципаль районы Советының беренче утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре, Кукмара муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү мәсьәләләре каралды. Утырышта Татарстан  Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар катнашты.

«Сайлау нәтиҗәләре республикабыздагы социаль-икътисади үсеш курсының дөрес юлда булуын тагын бер кат раслады. Татарстан зур адымнар белән алга атлый, бик күп программалар тормышка ашырыла. Алда торган бурычларның районнарда да уңышлы хәл ителүе өчен урыннарда нык җитәкчелек командасы булырга тиеш. Кукмара районы моңа кадәр алдынгылар сафында булды. Һәр тармакта сизелерлек уңышларыгыз бар. Киләчәктә дә районда үсеш темпы кимемәс дип ышанам», - дип белдерде Марат Җәббаров.

Ул район башлыгы вазыйфасына соңгы алты елда районны җитәкләгән Сергей Димитриевның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар Димитриев Сергей Димитриевичны бертавыштан район башлыгы, моңа кадәр район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Гаянова Резеда Нурислам кызын  аның урынбасары итеп сайладылар.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X