Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сергей Димитриев: Яшәү шартларын яхшырту - уртак бурычыбыз

    Район башлыгы белән әңгәмәбез дә җирлегебездә үзара салым җыю программаның ничек тормышка ашырылуы, әле хәл ителмәгән проблемалар, киләчәккә планлаштырылган чаралар турында.

    Элеккеге елларда редакциягә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе юлсызлыктан, тротуарлар булмаудан, урамнарның караңгылыгыннан, зиратларның ташландык хәленнән, күпкатлы йорт ишегалларындагы, чүп җыю урыннарындагы тәртипсезлектән зарланалар иде. Соңгы елларда мондый шикаятьләр бермә-бер кимеде. Чөнки район үзәгендә һәм авылларда инде шактый урамнарда юллар төзекләндерелде, шәһәрдә җәяүлеләргә тротуарлар ясалды, баганаларга электрсаклагыч лампочкалар эленде, зират, чишмәләр тәртипкә китерелде. Бу эшләр дәвам итә, һәм алар башлыча үзара салым җыю программасы буенча башкарыла. 

    Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбез дә җирлегебездә әлеге программаның ничек тормышка ашырылуы, әле хәл ителмәгән проблемалар, киләчәккә планлаштырылган чаралар турында.

    - Авылларда башкарылган эшләрне халык күреп, белеп тора. Ә шәһәрдә, берьюлы күптөрле эш барганлыктан, кайсы программа буенча эшләнгәнен аңлап та бетермәскә мөмкиннәр. Шуңа үзара салым акчаларының нинди максатларда файдалануын кабат әйтеп китү урынлы булыр.

    - Кукмара халкы  бу программага бер ел соңрак кушылды. Биш ел эчендә барлыгы 15 миллион сумнан күбрәк акча җыелды, республика бюджетыннан 60 миллион 28 мең сум бүленде. Шушы хисапка шәһәрнең Тинчурин, Әмирхан урамнарында өлешчә су һәм канализация челтәрләре яңартылды, 25 урында чүп контейнерлары урнаштыру өчен мәйданчыклар ясалды, көнкүреш калдыклары җыю өчен 120 яңа контейнер куелды. Бу эшләр 1 миллион 800 мең сумга төште. Урамнарга, тыкрыкларга вак таш җәелде, машина кую урыннары булдырылды. Ленин, Ворошилов, Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгы, Муса Җәлил, Почта, Степан Разин, Октябрь, Гагарин, Магистральная, Яр буе, Пугачев  - барлыгы 12 урамда тулысынча яки өлешчә электрүткәргеч линияләргә реконструкция ясалды, нәтиҗәдә һава ут чыбыклары пәрәвезеннән котылдык һәм урамнарны төнлә дә экономия режимында яктыртуга ирештек. Барлыгы 323 яңа ут баганасы утыртылды, иске линияләргә 1,5 мең  данә яңа яктырткычлар эленде. Шул хисапка электр энергиясенең 42 процентына экономия ясый алдык. 

    Экономияләнгән акчалар башка эшләргә тотылды. Урам утларын реконструкцияләү 20 миллион 365 мең сумга төшсә, 4 миллион 406 мең сумы - халыктан кергән акчага, 15 миллион 959 мең сумы дәүләттән бүленгән акчага эшләнде. Хәзерге вакытта Нур Баян, Гафиятуллин, Тукай тыкрыгы урамнарында  электрүткәргеч линиягә реконструкция ясала.

    Элек халык урамнарда утырып ял итәргә урын булмаудан зарлана иде. Шуны искә алып, шәһәрнең кеше күп йөри торган урыннарында, зират яннарында, шулай ук тротуарлар буйлап барлыгы 34 эскәмия, 300 чүп савытлары урнаштырылды. 20 урында эскәмияләр астына брусчатка җәелде. Күпфатирлы йорт ишегалларына да 192 эскәмия һәм 133 чүп савыты куелды. Автобус тукталышлары ясалып, павильоннар урнаштырылды.

    Терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, күпфатирлы йортларда подъезд ишекләре, тәрәзәләр алыштырылды. Ишегалларында брусчаткадан юллар, балаларга уен мәйданчыклары, 69 данә кече архитектура формалары ясалды. Ленин урамының 155нче йорт һәм Нур Баян урамының 38нче йорт ишегалларында спорт мәйданчыклары төзелде. 

    - Халык аеруча тротуарларга сөенде. Читтәрәк урнашкан урамнарга да тротуарлар ясалмасмы дип сораучылар да бар. 

    - Әйе, хәзер шәһәрнең барлык үзәк урамнарында да тротуарлар булдырылды. Ә Ленин, Ворошилов, Чернышевский урамнарында - барлыгы 3,66 чакрым озынлыкта – тротуарларга брусчатка түшәлде. Тротуарлар салу дәвам итә.

    - Шәһәр күзгә күренеп чистара бара. Элек барлык буш урыннарны “яулап” алган иске корылмаларның да күбесе сүтелде. Бу юнәлештә эш инде төгәлләндеме?

    - Күпфатирлы йорт яннарында урын алган гаражларның, хуҗалык корылмаларының күбесе алынып, урыннары тигезләп куелды. Чүплеккә әйләнгән ерганаклар да тигезләнеп, ярлары ныгытылды. Хуҗасыз, ташландык хәлдәге өйләр, корылмалар шәһәрдә генә түгел, авылларда да очрый, һәм алар әйләнә-тирәбезне бер дә бизәми. Бу мәсьәләне без үзара аңлашып, уртак фикергә килеп, хәл итеп бетерергә бурычлы. Яшәгән төбәгебезнең чиста, матур булуы өчен үзебез җаваплы бит. Ел саен күп санда агач-куаклар утыртуны максат итеп куябыз. Һәр елны бер мең ярым төп агач, ике мең куак үсентесе сатып алына һәм утыртыла. Паркларны төзекләндерү, чәчәкләр утырту өчен савытлар, яктыртылган паннолар сатып алу, халык күп җыела торган урыннарга видеокамералар кую, зират коймаларын рәтләү, аларга керү юлларын ремонтлау – бу эшләр дә үзара салым исәбенә башкарыла. Форсаттан файдаланып, шәһәребез халкын 8 декабрьдә булачак референдумда актив катнашырга чакырам. Әгәр бу программаны киләсе елга да тормышка ашыра алсак, халыкны борчыган күп сорауларны уңай чишә алачакбыз.
     

    фото: ИА "Татар-информ"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: