Сергей Димитриев район халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көн тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый, диелә котлауда.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев район халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
«Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көн тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый. Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыятьтәге теләктәшлеккә нигезләнгән булуын аңлау мөһим. Тормыш сыйфатын яхшырту, авыр чакта бер-береңә кул сузу, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, шәхес хокукларын һәм иреген саклау, гражданлык институтларын үстерү - республикабызны үстерү, татарстанлыларның бердәмлеген ныгыту юнәлешләрен без шунда күрәбез. Күпмилләтле районыбыз халкы да моңа үзенең тырыш хезмәте, матур традицияләре белән зур өлеш кертә. Киләчәктә дә башкарган эшләребез уң, җәмгыятебез өчен файдалы булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа шатлык-куанычлар телим», - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев