Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Кукмара районы игенчелек тармагында гына түгел, терлекчелектә дә уңышлары белән горурлана ала. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриевның бәйрәм котлавында да әйтелә.

«Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында  да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Иң зур байлыгыбыз - уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнүче фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны да елдан-ел арта бара. Без бу тармакта булган кимчелекләребезне дә яхшы беләбез. Безгә аларны төзәтү, булган резервлардан файдаланып, продукция җитештерүне тагын да арттыру өстендә эшләргә кирәк.

Авыр, тынгысыз хезмәт белән шөгыльләнүче авыл халкы мул хезмәт хакы алырга, җитешле тормышта яшәргә хаклы. Бүген җитәкчеләрнең бөтен тырышлыгы шуңа юнәлдерелергә тиеш. 

Бәйрәм белән сезне, авыл хезмәтчәннәре! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел тынычлыгы телим. Башкарган эшегезнең яхшы нәтиҗәләрен генә күрергә язсын», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk