Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Саранча Кукмара районына да килеп җитте

    Эссе җәй төрледән-төрле бөҗәкләрнең күпләп үрчүенә китерде. Республикабызның кайбер районнарында инде күптән онытылган саранча баш күтәрде. Мондый хәлне өлкәннәр дә хәтерләми. -Үз гомеремдә саранча һөҗүмен күргәнем булмады,-ди Тәмәй авылыннан 76 яшен тутырып килүче Фәүзия апа. Березняк авылында яшәүче 85 яшьлек Камил абый Газизҗанов та: -1948 елдан бирле колхозда бригадир булып,...

    Эссе җәй төрледән-төрле бөҗәкләрнең күпләп үрчүенә китерде. Республикабызның кайбер районнарында инде күптән онытылган саранча баш күтәрде. Мондый хәлне өлкәннәр дә хәтерләми.

    -Үз гомеремдә саранча һөҗүмен күргәнем булмады,-ди Тәмәй авылыннан 76 яшен тутырып килүче Фәүзия апа. Березняк авылында яшәүче 85 яшьлек Камил абый Газизҗанов та:

    -1948 елдан бирле колхозда бригадир булып, башка җаваплы урыннарда эшләдем. Коры еллар булгалады, саранча күренмәде,-ди. Әмма бөҗәкнең исеме халык хәтеренә тирән уелган.

    -Комсыз, үзе өчен генә кайгыртып яшәүче кешене гадәттә "саранча" дип атаганнарын беләм,- дип елмаерга мәҗбүр итте Аман-Оштырма авылыннан Гатифә апа.

    Мин үзем бу корткыч бөҗәкләр турында әле балачагымда әбиемнән ишеткән идем. 1921нче ачлык елын искә алды ул. Басу-кырларга саранча ябырылгач, авыл картлары җыелышып киңәшкәннәр дә, басуда зур, тирән чокыр казыганнар. Саранчаларны төрлечә куып барып, шул чокырга тутырганнар һәм ут төрткәннәр. Бөҗәкләрдән шул рәвешле котылганына сөенгән халыкны икенче көнне янә зур афәт көткән. Күк йөзен кара болытлар томалап, көчле гарасат килгән һәм, басудагы игеннәрне юкка чыгарып, кара балчык итеп калдырган. Рәхимсез ачлык башланган. Өлкәннәр моны саранчаларның рәнҗеше, дип кабул иткәннәр. Хәзер инде алай уйлаучы юк, иң мөһиме - уңышны саклап калу.

    -Саранчалар үзебезнең болын-үзәннәрдә яши. Төрләре күп: эреләре, ваклары, кызыл һәм яшел төстәгеләре. Гадәти җәйләрдә берән-сәрән күренәләр, шунлыктан зарарлары тими. Ә инде һава эссе торганда алар коточкыч тизлек белән үрчергә мөмкин. Бер саранча 500 күкәй салырга сәләтле. Саранча үзенең юлындагы барлык яшеллекне ашап бара. Бу корткычларның ашказаны системасы ризыкның бик аз өлешен генә эшкәртә, шунлыктан алар һәрчак ач булалар һәм гел ашап торалар.- ди "Россельхознадзор"ның фитосанитария һәм карантин бүлеге инспекторы Мөдәрис Фаттахов.- Гадәти саранча санының бер квадрат метр мәйданда 20дән артуы куркыныч чик булып тора. Мондый очракта барлык көчне бу бөҗәккә каршы көрәшкә юнәлтергә кирәк. Саранча зур күләмдә зыян китергән һәм җирле үзидарә яки башка органнар тиешле чара күрмәгән очракта җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

    Реклама

    Әлеге афәткә каршы тору өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин рәислегендә районда махсус комиссия төзелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин комиссия рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

    Шушы комиссия әгъзасы, Татарстан буенча "Россельхозцентр"ның Кукмара районындагы филиалы җитәкчесе Айдар Шакировның әйтүенә караганда, районыбызга инде Мамадыш ягыннан Италия-прус саранчасы килеп җиткән. Бу - әлеге бөҗәкләрнең көтү белән яши торган куркыныч төре. Саранча Плаксиха авылы яныннан үтә торган елга үзәнендә табылган.

    -Саннар белән әйткәндә, бер квадрат метр мәйданга биштән артык. Бу инде хафага сала торган күрсәткеч. Саранчалар әлегә бу урынны кара җиргә калдырмаганнар, азык җитәрлек аларга. Агрономны, җитәкчеләрне күрдек, кичен үзәнне агулаячаклар,-дип сөйләде яңа гына шуннан кайтып кергән Айдар Нәфыйк улы. -Әлеге семьялыкка караган саранча Үрәсбаш, Түбән Арбаш авыллары тирәләрендә дә табылды. Шөкер, чәчүлекләрдә юк әлегә. Эшкәртелмәгән җирләрне: болынлыкларны, посадка кырыйларын, елга буйларын үз итәләр. Басуларда игеннәр инде өлгереп килә, аларга саранча зыян салмас. Ә менә соңгы культураларга, икенче тапкыр чабып алыначак үләннәргә зарар китерүләре бар. Гомумән, агулауны киләсе ел уңышы өчен кайгыртып үткәрергә кирәк. Саранчалар салып калдырган күкәйләр икенче җәйгә бу корткычларның санын тагын да арттырырга мөмкин бит. Җәйнең дүрт ел рәттән эссе, коры килүе аларга үрчү өчен гаять уңай шартлар тудырды. Саранча күренгән урыннарны түбәндәге препаратлар белән агулау киңәш ителә. Альфа-цеперметрин төркеменә караган препаратлар: Альфа-Цапи, Цунами, Альфас, Альфашанс, Фаскорд (1гектарга 0,3литр нисбәтеннән), Фагот(1 гектарга - 0,15литр), Фастак (1гектарга - 0,2-0,3литр); Ацетамиприд төркеменә караган агулар: Моспилан, Гринда. Саранчаларга юлыккан кешеләр безнең филиалга 2-61-39 телефоны аша хәбәр итә алалар.

    Әйе, зур көч һәм тырышлык куеп үстергән уңышларыбызны корткыч бөҗәкләрдән саклап калу өчен һәркемнең уяу булуы кирәк.

    Гөлҗофар Миннеханова

    фото: http://iontech.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: