Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Саба районы Сабабаш авылында Кукмара урамы бар

    Гыйнвар аенда ук "Ватаным Татарстан" газетасының бер санында Саба районы Сабабаш авылының Кукмара урамында яшәүчеләрнең бергәләп урамда Яңа елны бәйрәм итүләре, Хатыйп Галиевның кардан сыннар ясавы турында кыска гына хәбәр бирелгән иде. "Ни өчен күрше райондагы бу урам Кукмара дип атала икән, анда кемнәр яши?" - дигән сораулар берничә ай...

    Гыйнвар аенда ук "Ватаным Татарстан" газетасының бер санында Саба районы Сабабаш авылының Кукмара урамында яшәүчеләрнең бергәләп урамда Яңа елны бәйрәм итүләре, Хатыйп Галиевның кардан сыннар ясавы турында кыска гына хәбәр бирелгән иде. "Ни өчен күрше райондагы бу урам Кукмара дип атала икән, анда кемнәр яши?" - дигән сораулар берничә ай дәвамында күңелемә тынгылык бирмәде һәм көннәрдән-беркөнне аларга җавап эзләп, күрше районга чыгып киттек.
    Кукмара кызы Кукмара урамында яши
    Сабабашка килеп керүгә үк, танышуны мәктәптән башладык һәм коридорда якташыбыз, поселокның Октябрь урамында туып-үскән Зөлфирә апа Кәримуллина (кыз чактагы фамилиясе - Шакирова) белән очраштык. Зөлфирә ханым Сабабаш төп мәктәбендә математика фәнен укыта икән. 1976 елны бу авылга килен булып төшкәннән соң, тормыш иптәше Илдар абый белән Себергә барып эшлиләр. Моннан 20 ел элек Кукмара урамындагы төп нигезгә кайтып урнашалар алар.
    -Сезнең Кукмарагыз бөтен яктан бай ул. Саба күтәрелеп киткәнче, районыбыз халкы Кукмара базарына, кибетенә йөрде. Башка беркайдан да таба алмагач, яхшы-яхшы плащларны, курткаларны Кукмарага барып ала идек, - дип, Зөлфирә апа белән әңгәмәбезгә мәктәп директоры Харис абый Насыйров та кушылды. -Кукмараны бөтен яктан яратабыз. Лубянның агач эшкәртү цехында, Иске Оча мәктәбендә 1 ел эшләргә туры килде. Бик якын дустым, табиб Раиф Мортазин белән бергә эшләдек. Сезнең якта кешеләр ягымлы, эшчән. Авылларыгыз төзек. Лесхоз бистәсенең күп йортларын Кукмараның алтын куллы осталары эшләде. Саба районыннан балта осталары таба алмыйча, сездән алып кайта идек, бер ай эчендә төзеп тә бирәләр иде. Якын-тирә районнар белән чагыштырганда, Кукмара хәзер дә иң цивилизацияле районнарның берсе булып тора.
    Әлбәттә, директорның сүзләре күңелгә "сары май" булып ятты.
    Ни өчен Кукмарамы?
    Зөлфирә апа безне Кукмара урамында калдырып, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмирага тапшырды да, мәктәпкә эшенә ашыкты.
    -Авылдагы иң тату, дус яшәүче урам бу. Күбесенчә олылар яши инде, хуҗалары вафат булган, күченеп киткән буш өйләр дә бар монда, - дип урам белән таныштыра башлады Эльмира Нәбиуллина. -Авылыбызда 142 хуҗалык булса, бу урамда, әнә, 15 өй санадык. Элек бу урам Сабадан Лесхозга, Кукмарага илтүче төп юл булып саналган, көненә 4-5 тапкыр урамнан ике арада рейс автобусы йөргән. Шуңа күрә, шундый исем бирелгән дә инде. Авылыбызда алай исемләп аталып йөргән башка урам юк, ә монысы гел Кукмара урамы, Кукмара очы дип әйтелә.
    Урамга Кукмара дигән исем Октябрь революциясенә кадәр үк бирелгән булган инде. 100 елдан артык тарихы бар, диделәр. Лесхоз бистәсендә дә урамның адашы бар икән, аңа да безнең районга илтүче юл булганга күрә шундый ук исем кушылган.
    Эльмира белән иң элек Хатыйп абыйның ишеген шакыдык. Баскычта инде күгәреп, сабы чәрдәкләнеп беткән балта тора иде.
    -Йозак ул минем, берәр кая барасым булса, шуны терәтәм дә китәм, - дип аңлата Хатыйп абый. -Урамыбыз бик тыныч хәзер. Элек кенә төп юл булгач, машина ташкынына, пычракка, тузанга чыдап булмаслык иде. Авылны әйләнеп үтүче яңа асфальт юл салынгач кына сулыш алдык. Әле менә узган ел урамыбызга таш та җәеп чыктылар, чокыр-чакырлыга әйләнеп беткән иде.
    30 ел буе урманчылыкта урман егучы булып эшләгән, өйләнмәгән, 74 яшьлек ир-егет булып чыкты кардан сыннар ясаучы Хатыйп абый Галиев. Тавыклар, сарык асрый икән. Әйбәт пенсия алам, ди.
    -Яшь чагында бик чибәр булган, урман эшендә намус белән, тырышып хезмәт куйганы өчен Дәүләт премиясе лауреаты исемен алган Хатыйп абый ул, - ди Эльмира, сүзгә кушылып. -Урамнарында инде 3-4 ел күрше-тирәләре белән бәйрәмнәр оештыралар, бергәләп уха, шашлык, коймаклар пешереп, балаларга күчтәнәчләр әзерләп, Яңа елны билгеләп үтәләр. Кыш бабай булып, Зөлфирә апаның ире Илдар абый киенгән иде, балаларга шигырьләр дә сөйләде әле.
    Бу урамдагы иң өлкән кешеләр - Факия апа белән Гомәрҗан абый Исмәгыйлевлар, диделәр. Аларны борчып тормадык, ә менә гомере буе мәктәптә физика укытучысы булып эшләгән Нәкыйп абыйларга сугылып чыгарга булдык.
    "Без бакчада"
    Ишектә шундый язуны күргәч, әлбәттә, бакчага юнәлдек. Зират коймасын яңарту өчен акча җыя башлаган һәм бу эшне авылның иң очында, иң кырый йортта яшәүче Нәкыйп абыйга тапшырганнар икән.
    Бакчада Нәзирә апа гына бар иде, 58 яшьлек Нәкыйп абый Рәхимов күзен күрсәтергә дәваханәгә киткән булып чыкты. 39 ел буе укытучы булып эшләгән Нәкыйп абый 54 яшенә кадәр "эп-эсвижий" егет булып йөргән дә, моннан 4 ел элек Нәзирә апага өйләнгән икән.
    -Сыйныфташлар очрашуында күрештек тә, Нәкыйп: "Әйдә, бергә яшик", - диде. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Чаллыдан бирегә күченеп кайтканыма үкенмим, - ди Нәзирә апа. -Мин килгәндә Нәкыйпнең 2 генә баш умартасы бар иде, менә хәзер 13 оя булды. Бакчада кайнашабыз, Нәкыйпне мәктәпкә эшкә дә чакыралар әле, бөтен күңеле белән балалар арасында бит ул.
    Ә менә аларга кара-каршы гына яшәүче Маһинур апа Хөсәенованың берничә ел элек ана казын этләр талаган да, 12 баш каз бибиен ата каз үстерә икән. Шуларны ашатырга капка төбенә чыккан иде ул. "Беренче елны ата каз үстереп биргәч, узган ел, быел инкубатордан биби алып бирдек аңа. Су буена алып төшә, алып кайта, таратмый, берәрсе читкә китә башласа, кычкыра, - ди Маһинур апа елмаеп.
    Шулай итеп, гап-гади кешеләр гомер итә икән Сабабашның Кукмара урамында. Авылда кибет тотып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә, балта осталары, пешекчеләр, урманчылыкта эшләүчеләр дә бар. Әмма, әйткәнемчә, яшь буын гына аз.
    -Элек өй саен сыер асрап, көтү куганда, каршы алганда бер кат бөтен яңалыкны белә, уртаклаша идек. Хәзер урамда бер сыер малы тотучы юк, алай да, бер-беребезнең хәлен белеп, аралашып яшибез әле, - диделәр биредә.
    Квра кем ул?
    Кукмара урамында яшәп, гомер буе фермада сыер савучы булып эшләгән Квра апа Абдуллина турында иң ахырдан сөйләргә булдым. Ишегалды иркен булган йортта берүзе яшәп ята өлкән яшьтәге Квра апа. Исемен кат-кат кабатлатып та, дөрес итеп яза алмагач, хәрефләтә сорадым.
    -Минем Коръән укый торган карт әбием бар иде. "Коръәндә шундый сүз бар, исеме белән генә булса да, оҗмахка керер", - дип исемемне шул куштырган. Мәктәптә укыганда малайлар нинди генә кушаматлар такмыйлар иде, "кыбырчык" та, "кабырга" да калмады, - ди көлеп 73 яшьлек ят исем хуҗасы. -Әти исемеңне үзгәртәсең килсә, морҗа башыннан төшеп, мич эченнән чык, дигән иде дә, алай итмәдем инде. Бер ияләнгәч йөрдем. Яшьли күпне күрдем. Сабада лесник булып эшләүче әтиебез армиягә алынгач, әни белән бик авыр яшәдек. Чөнки бөтен нәрсәне урлап, талап бетергәннәр иде. Кияүгә чыгып, 4 бала үстердек. Яшьтәшләремнең күбесе үлде инде. Балалар үз янына чакыра, йортны ташлыйсым килми.
    Квра дигән сүзнең мәгънәсен сорап, берничә дин кешесенә мөрәҗәгать итсәм дә, белүче булмады. Бәлки Коръән аятьләре яки хәдисләрдән бу турыда белсәгез, хәбәр итегез әле.

    Лилия НУРГАЛИЕВА

    Реклама

    фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: