Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рәзинә Иблияминова: Язмышым шундый, Аллаһы Тәгалә гөнаһларым өчен сынау буларак  биргәндер дип уйлыйм

    Рәзинә – Аксубай районының Яңа Үзи авылы кызы. Аңа 42 яшь. Вахит авылы егете Рафаэль Иблияминовка моннан ун ел элек кияүгә чыга ул. Кызганыч, Рафаэленең генә гомере кыска язылган булган, нибары биш ел яшәп калалар алар: ире 38 яшендә йөрәк авыруыннан үлеп китә. Бу вакытта уллары Фаилгә – 4, Риязга 3 яшь була.  

     

    Рәзинәгә карыйм да шаккатам. Матур итеп, әкрен генә сөйләшә. Тыныч, сабыр, елмаеп кына тора. Әйтерсең, аның тормышы бал-май ягылган икмәк кебек татлы, тәмле. Күңеленнән хәзер генә килешсә дә, соңгы җиде ел эчендә йокысыз төннәре, ерып чыккысыз уй-сораулары, күз яшьләре шактый булган бит аның. Улларының психологик яктан авыру икәнлекләрен Рәзинәгә нәкъ менә җиде ел элек әйтәләр. Икесенә дә инвалидлык бирәләр. Берүзенә шуның кадәр авырлыкны җиңеп чыгарга никадәр көч кирәк бит! Әнисе ерак, Аксубайда ук яши, Вахиткә кайтыйм дисә, улларын елга ике тапкыр ай буе тернәкләндерү үзәгенә йөртергә кирәк. Кыскасы, гомер итәсе, тормышны алып барасы, ничек кенә булса да тешне кысып түзәсе. Авырлыклар артта калды, хәзер инде тынычлап яшим, дип тә әйтә алмый ул.

    «Язмышым шундый, Аллаһы Тәгалә гөнаһларым өчен сынау буларак  биргәндер дип уйлыйм, - ди Рәзинә үзе бу турыда. - Бер дә юкка андый балалар тумас иде. Минем генә гөнаһлар димим, ата-бабадан килгәне дә бардыр. Алар өчен кемдер җавап бирә, кемгәдер төшә ул. Үзеңә булмаса, баласына, оныгына, нәселенә, диләр бит». Бүгенге көндә Фаиле Мәчкәрә коррекция мәктәбенең дүртенче сыйныфында укый, ә Рияз – Кукмарадагы 4нче урта мәктәпнең икенче сыйныфында. Аның да алга таба кайда укуын тиздән булачак медицина комиссиясе хәл итәчәк икән. 

    Сүзне Рәзинәнең үзенә бирик әле. Очрашкач, түбәндәгеләрне сөйләде ул.

    - Дүрт балалы гаиләдә олысы булып туганмын мин. Әти – мәрхүм, КамАЗ шоферы иде, әнием инде 45 ел китапханәдә эшли, - дип сүзен башлады ул. - Әлбәттә, китап укырга бик ярата идем, 2000 елда КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Минем шәһәрдә каласым килмәде, районыбызга кайтып, бер авылда рус балаларына татар теле укыттым. Аннан соң Нурлат районындагы чуваш авылында эшләп алдым, соңрак инде шәһәр тормышы үзенә тартты –  Әлмәткә киттем. 2010 елда Рафаэль белән таныштык. Ике ай гына күрештек тә кавыштык. Кызганыч, бик аз гына бергә яшәп калдык. Берничә ай Вахиттә торганнан соң, Кукмара инкубаторы янәшәсендәге 1976 елда төзелгән йортны сатып алдык. Кәгазьләрне рәсмиләштергәндә: «Өйдә газ була, керәчәк», - диделәр. Алдаганнар икән, киресенчә, элек булган газ торбаларын нәрсәгәдер туры килмәгән өчен өзгәннәр. Хәзер дә бу тирәдәге бер генә  производство да газлаштырылмаган, утын ягып җылытыла, диләр. Ирем исән вакытта утынны үзебез кисә, яра идек. Аның вафатыннан соң, әзерне ала башладым. Су да юк иде, 37 метр тирәнлектә артезиан коесы казыттык. Бу йортта сигез ел яшәдек. Кышларын утынны саклап кына тоттым, балалар бакчада булган вакытта көне буе якмыйм. Үзем кат-кат киенәм дә калтырап йөрим, алар кайтыр алдыннан гына җылытам. Иремнән калган машина бар иде, укып таныклык алдым. Ул исән чагында бер дә руль артына утырмамын, йөртә алмамын кебек тоела иде, ә хәзер машинадан башка булмый. Кая барсаң да кирәк: Фаилне җомга көнне Мәчкәрәдән алып кайтам, дүшәмбе көнне илтеп куям. Риязны шулай ук мәктәпкә машина белән алып барам. Улларым Вахиткә әби янына кайтабыз, дип атлыгып торалар. Ул да минем шикелле 36 яшендә тол калган. Рафаэльнең кызулыгы бар иде инде, бәлки шул да бетергәндер йөрәген. 4 ай гына авырды да реанимациядә үлде. Аны каты авырый дип уйламадым да, хәле шулайрак булган инде, миңа гына әйтмәгәннәр. Ул киткәч, беренче елларны бик авыр булды, и-и, бик жәлләдем үзен. Улларым әтиләре турында белеп үсәләр. Зиратка алып баргач: «Әти монда йоклый», - диләр.  Риязы: «Әйдә, әтине казып алабыз», - ди. Элегрәк, балалар бакчасына йөргәндә: «Нишләп башкаларны әтиләре килеп ала, безнеке юк?» - дип сорап үзәкне өзәләр иде. Хәзер аңлыйлар, ахрысы. 

    Чит районда берүзем калганымны белгәч, ник үз ягына, әнисе янына кайтып китмәде икән соң, дип уйлаучылар да булыр. Кире китәсем килмәде. Безнең якта чуваш халкы күп, ә биредә татарлар яши. Аралашырга рәхәт, җайлы, үз кешеләрем шикелле. Кайда яшәсәң да, шушылай ук торасы, шушы ук тормыш көтә бит инде безне. Авылыбыз Аксубайдан ерак, районда тернәкләндерү үзәге дә, коррекция мәктәбе дә юк. Күрше районда гына бар.

    Реклама

    Фаилгә тиздән 10 яшь тула, 9 яшендә генә әзрәк сөйләшә башлады әле ул. Аның сөйләшүен 3 яшенә кадәр көттек. Булмагач, инде табибларга йөрдек. Рәсемне күрсәтә-күрсәтә, көн саен кабатлый-кабатлый озак өйрәтә идем. Ә ул аңламый иде. Биш яшендә неврология ягыннан булмый инде дип, табиблар кушуы буенча психиатрия юнәлеше белән киттек. Аутизм диагнозы куйганнар иде, хәзер менә шизофрениягә әйләнде, диделәр. Аның холкы авыррак: кызып китә, кисәтүләргә реакциясе бик көчле, җаеннан гына торабыз. Шул холкы аркасында, аның хәзер диагнозын да үзгәрттеләр. Үзенең башы яхшы эшли. Туганда улым асфиксия белән, ягъни кендегенә чорналып, зәп-зәңгәр туды. Шул вакытта тайпылышлар булып зыян килгәндер, дибез. Баш миенең кан тамырлары кысылган, диделәр. Фаил физик яктан таза үзе, психологик яктан гына авыррак. Аутист икәнен без аның кечкенә чагыннан ук белмәдек тә. Сөйләшә алмагач, табибларга йөрттек, Казан дәваханәләрендә яттык. 3 яшендә инвалидлык бирделәр. 

    Кечкенәсен – Риязны табиблар сау-сәламәт булып туды, диделәр. Ул да абыйсы шикелле 3 яшькә кадәр сөйләшмәде. Фаил әйткән сүзләрне генә әйтә иде, аныңча гына итеп. Шуның белән артта калдымы инде, белмим. Анда да абыйсындагы кебек мимикаларны, кыланмышларны күргәч, табибларга алып бардык. Һәм Риязга ОНР (общее недоразвитие речи) диагнозы куйдылар. Ягъни интеллектуаль яктан үсеш тоткарлана, ә психик яктан тайпылыш юк. Быел беренче чиректә өч кенә «3»лесе, инглиз теленнән «5»ле чыкты, дүртлеләре дә бар. Хәтере бик яхшы. Күбрәк ятлап өйрәнә, үзе аңлап сөйли алмый. Тулы җөмләне безнең шикелле төзеп әйтә алмый әле. Сүзнең кушымчасы да кайчакта дөрес килеп чыкмый. Әмма улларымнан балалар бакчасында да, мәктәптә дә син сөйләшә алмыйсың бит, дип көлмиләр. «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дә балаларымны бик яраталар, барысына да рәхмәт аларга. Мәчкәрә коррекция мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләренә дә хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Әйткәнемчә, Фаилнең кирелеге бар, җаеннан гына торалар. Соңгы вакытта гәүдәгә дә тазарып китте, физик яктан да көчле. «Үз-үзен белештерми, әмма биш минут та үтми - кире кайтып төшә, аңлый, кочаклый, үбә. Тактада ике урынлы саннарны бик тиз куша, бакчада эшләгәндә лейка тотып су сибәргә булыша», - диләр. Фаил белән Риязны 3 яшьтә үзлегемнән укытырга тотындым. Мәктәпкә укырга, язарга өйрәнеп керде алар. Шөгыльләнгәч, барыбер җиңелрәк булды, бөтенләй укый алмаслар иде дим. Кайчакта үзара эләгешеп тә алалар. Олысы башкалар белән контактка керми, кеше яратмый, аның үз тормышы, үз дөньясы.  Кечкенәсенең абыйсы белән уйныйсы килсә дә, Фаил үзенчә бит инде, үзенчә уйный. Хәзер, шөкер, кеше белән аралаша инде. Икенче улым да  шундый булыр дигән уй башка да килмәде. Улларының инвалид икәнлекләре турында Рафаэль белеп китте, авыр кичерде. Балаларны ярата иде, аларның авырулары турында кешегә сөйләмәде.

    Төннәрен киләчәкне уйлап ятам. Холкы шундый булгач, тора-бара Фаилне тыңлата алырмынмы икән, дип борчылам. Соравыгызга җавап итеп, шуны да әйтәсем килә: кияүгә чыгу турында башыма да килми, хәзер мин ялгызлыкка ияләндем инде. Беренче мәлдә  ир-ат эшен башкара алмаганда авыр иде. Ә хәзер булдырылмаганы калып торыр, дим. Ул ир-атны да тәрбиялисе бит әле. Аннан соң кемгә чит кеше баласы кирәк соң, бигрәк тә авыру балалар. Миңа бит авырырга да ярамый. Әбиләре инде өлкәнрәк яшьтә. Андый-мондый дәваханәгә эләксәм, кем карый балаларымны? Фаил «Миләшкәй» балалар бакчасына йөргәндә, кече тәрбияче Гөлсинә апасын бик ярата иде. Гел аңа тагылып йөрде ул. Шул чордан дуслашып калдык. Хәзер дә аралашабыз. Җыелышка барасы булса, балаларны аңа калдырам, рәхмәт яугыры. Улларымны «Зилант»ның  йөзү түгәрәгенә йөртәсем килгән иде. Андый балаларга аерым тренер кирәк, дип алмадылар.

    Максатым аларны бары тик йөзү күнекмәләренә генә өйрәтү иде, ярышларга катнаштыру түгел. Фаил җырларга да һәвәс. Бер урында утырып та тора алмаган баланы кем инде түгәрәккә алсын?! Ярый әле тернәкләндерү үзәге бар, анда аңлыйлар безне, ул шунда баргач концерт «куя». Фаиле итле аш, итле ризык ярата, Риязның исә андыйга бөтенләй исе китми, аңа яшелчә, җиләк-җимеш кирәк. Ул бик йомшак күңелле. Өй эше эшләгәндә дә барып чыкмаса елап җибәрергә мөмкин. Мин аны ачуланмыйм, тынычландырам инде. 

    Тормышка үпкәм юк. Әлбәттә, киләчәгемне болай булыр дип күз алдыма китермәдем. Кияүгә чыгам да бәхетле булам, балаларым да сау-сәламәт туарлар, дип уйладым. Улларым шундый булганга, мин дә Рафаэль шикелле башта читенсенә идем, хәзер ияләндем инде. Туганнар да, әнием дә борчылды, аннан соң ничек бар, шулай кабул иттек, алай «тау» кадәр проблема ясамадык.  Хәзер инде ярый алар бар әле, дим. Шулар белән яшим. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын. 

    ...Рәзинәнең бу арада сөенечле көннәре әле. Өч атна элек алда әйтеп үткән газсыз, уңайлыклары булмаган йорттан Тукай тыкрыгы урамындагы бер бүлмәле фатирга күченгәннәр. Якты, җылы биредә, заманча ремонт ясалган. Хәтта аннан чыгасы да килми. «Рафаэль үлгәч, бу йортта яшәп булмас дип, пенсияләреннән фатир өчен акча җыя башлаган идем. Аллага шөкер, булды бит менә», - ди Рәзинә. Игелеген күреп, үзе әйтмешли, тынычлыкта яшәргә язсын аларга.

    Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»; шәхси архивтан

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: