Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның Битләнгер авылында мәдрәсә төзелде

    Кукмара районының һәр авылында диярлек мәчет бар. Манарадан яңгыраган моңлы азан тавышы мәхәлләне изгелеккә төреп, пакьләндерә, сафландыра, нәрсә булуга карамастан, күңелләрне тынычландырып куя... Аллаһ йорты кунагы булырга теләүчеләр исә азан тавышына җавап биреп, гыйбадәтханәгә ашыга: шунда намаз да укый, башка мөселманнар белән күрешеп, хәл-әхвәл дә сораша, вәгазьләнә, дини белем алу...

    Кукмара районының һәр авылында диярлек мәчет бар. Манарадан яңгыраган моңлы азан тавышы мәхәлләне изгелеккә төреп, пакьләндерә, сафландыра, нәрсә булуга карамастан, күңелләрне тынычландырып куя... Аллаһ йорты кунагы булырга теләүчеләр исә азан тавышына җавап биреп, гыйбадәтханәгә ашыга: шунда намаз да укый, башка мөселманнар белән күрешеп, хәл-әхвәл дә сораша, вәгазьләнә, дини белем алу мөмкинлеге булса - калып гыйлем дә эсти.


    Ислам динендә белем алу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, чөнки намазга басам дисәң дә, гарәпчә Коръән укырга ниятләсәң дә - гыйлем кирәк. Гомумән, бу дөньяда бәхетле булу һәм мәңгелек ахирәткә әзерләнү өчен ислам дине кешелеккә хикмәт белән сугарылган олы Гыйлем тәкъдим итә. Шушы Гыйлемне өйрәнүчеләр, һичшиксез, бәхет-сәгадәт юлындадыр.


    Шөкер, дини белем алуга битараф булмаучы авыллар безнең районда елдан-ел арта бара. Дәресләр, гадәттә, мәчеттә оештырыла, әмма кайбер җирлекләрдә, уку шартларын яхшырту ниятеннән, мәчет янәшәсендә аерым бина - мәдрәсә төзеп, авыл кешеләрен шунда укыта башлыйлар. Бүген районда мондый "мәдрәсәле" авыллар инде байтак. Күптән түгел исә безгә Битләнгер авылына барып, зур булмаган, әмма гаҗәеп дәрәҗәдә затлы, пөхтә һәм матур эшләнгән белем йортын ачуда катнашырга насыйп булды.

    Реклама


    Мәдрәсәне янкорма итеп түгел, ә мәчет ишегалдында урнашкан аерым бина итеп төзегәннәр. Әлеге эшне башлап җибәрүче - авыл имамы Касыйм хәзрәт Хаҗипов. Туган авылын мәдрәсәле итү хыялын инде күптәннән күңелендә йөртә хәзрәт, һәм бер ел элек, авылдашлары белән киңәшеп, тәвәккәлләп әлеге зур эшкә тотынырга булалар. Бураны, башка агач материалларын Әгерҗедә яшәүче авылдашлары, эшмәкәр Мөхәммәтгали Нәҗипов әзерләп, китереп бирә. Шулай итеп, төп нигез булдырыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - мәдрәсә фәкать авылдашлар көче һәм аларның керткән өлешләре ярдәмендә салына: кемдер акчалата, кемдер техникасы, ә кемдер - игелекле, җылы сүзе, гади теләктәшлек белдерүе белән дә ярдәм итә.
    Бинаны ачу тантанасында Касыйм хәзрәт ярдәм итүчеләрнең исемнәрен атап, барчасына да олы рәхмәтен җиткерде, ә иң зур өлеш керткән авылдашы, узган айда гына автоавариядә һәлак булган эшмәкәр - 48 яшьлек Зәйнетдин Җәмалиевны аерым искә алып, аның рухына дога кылды.
    Касыйм хәзрәт билгеләп үткәнчә, авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов мәдрәсә төзелеше эшен һәрдаим кайгыртып, белешеп торды, кулыннан килгәнчә, булышырга тырышты. Бу исә мәхәллә мөселманнарына көч һәм ышаныч өстәп торды. Дини белем йорты төзелеше бәрәкәтендәдер, бу авыл җирлегендә соңгы вакытта шактый зур эшләр башкарылды: Түбән Өскебашта медпункт һәм полиция йорты салынды, Битләнгер белән Югары Өскебаш урамнарына асфальт түшәлде һ.б. Мәдрәсә уңышлы эшләп, мәчеткә йөрүчеләр саны да артса, бәрәкәт, иншә Аллаһ, тагын да өстәлер, дип ышанасы килә... Бу хакта җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да әйтеп узды:
    - Туембаш, Уразай, Олыяз, Аш-Буҗи кебек авылларда инде берничә ел мәдрәсәләр эшләп килә. Шушы авыллар җирлекләрендә бәрәкәт булуы да сизелә: анда кәсеп тә, тәртип тә бар. Уразай һәм Аш-Буҗи авыллары кибетләрендә спиртлы эчемлекләрнең сатылмавы да сөенечле хәл. Дин тотучы, әдәпле халыкның шундый тырыш, эшчән, уңган булуына гаҗәпләнәсе дә юк.


    Битләнгер мәдрәсәсенә сокланмый мөмкин түгел: бик тә күркәм, үзенә тартып тора торган бина килеп чыккан... Хәзер инде укыту эшен дә тиешле дәрәҗәдә яхшы итеп оештырырга кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әмма шунысын да онытмыйк: бүген "дин" исеме артында яшеренеп, тискәре гамәлләр кылучы чит агымнар да барлыкка килде. Барыбыздан да, ә дин әһелләреннән бигрәк тә, уяу булу сорала. Үз мәчетләребезгә, үз мәхәлләләребезгә үзебез хуҗа булып, низаглы хәлләрдән саклансак иде. Мәдрәсәгез авыл кешеләрен белем-мәгърифәтле, әдәпле-әхлаклы итү өчен хезмәт итсен. Ак яулыклы әбиләргә, өлкән яшьтәге мөхтәрәм картларга алмашка яшьләр килсен иде...

    Равия Каримуллина Касыйм хәзрәтнең районыбызда иң өлкән яшьтәге имамнарның берсе булуын да билгеләп үтте. Менә инде ике дистә елга якын ул зур ихласлык белән Битләнгердә имам вазыйфаларын башкара. Дин юлында хезмәт куярга аңа тормыш иптәше Мәгърүфә абыстай ярдәм итә. Ул укыта да, вәгазьләр дә сөйли, авылдашлары өчен җан атып торуын үзе иҗат иткән шигъри юлларга да сала. Аның шигырьләре - үз Раббысын танып, Аңа ихласлы гыйбадәт кылган, тормыш мәгънәсен аңлап, башкаларга да шул олуг Хакыйкатьне җиткерергә тырышкан эчкерсез кешенең җан авазы ул. Әлеге җан авазын күбрәк кеше ишетсен һәм аңласын иде. Аңлар өчен исә күңел нечкә дә, олы да, ә иң мөһиме - пакь булырга тиештер. Күңелләрне бит су коендырып пакьләп булмый, күңелләрне, җәмәгать, рухи азык биреп, Аллаһыга якынаеп кына сафландырып була. Аның өчен мәчет-мәдрәсәләргә илтүче белем-гыйбадәт юлларына басып, мәңгелек бәхеткә таба атлап китәргә генә кирәк. Шул гына...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: