Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы прокуроры: җинаятьчелек район исеменә тап төшерә

    Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча район прокуратурасы эзлекле эш алып бара. Прокурор Минемулла Нәҗипов белән бүгенге әңгәмәбез аларның эшчәнлекләре, районда хокук саклау өлкәсендә булган проблемалар һәм аларны хәл итү өчен күрелгән чаралар турында. -Минемулла Миннерахманович, үткән елга йомгак ясап, прокуратура эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез? -Коллектив зур булмаса да (штатта...

    Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча район прокуратурасы эзлекле эш алып бара. Прокурор Минемулла Нәҗипов белән бүгенге әңгәмәбез аларның эшчәнлекләре, районда хокук саклау өлкәсендә булган проблемалар һәм аларны хәл итү өчен күрелгән чаралар турында.


    -Минемулла Миннерахманович, үткән елга йомгак ясап, прокуратура эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?
    -Коллектив зур булмаса да (штатта нибары 5 оператив хезмәткәр), район прокуратурасы тарафыннан икътисад, экология, хезмәт законнарының үтәлешен тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә күләмле һәм даими эш алып барылды.
    Планлы һәм планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр барышында 2234 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән 214 законсыз хокукый акт табылды. Әлеге хокук бозуларга карата җитди чаралар күрелде: 214 протест, 58 кисәтү белдерелде, 371 тәкъдим кертелде, 1170 дәгъва судка җибәрелде, 378 вазыйфаи зат - дисциплинар җаваплылыкка; 176 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Прокуратура күзәтчелеге нәтиҗәсендә тупланган материаллар нигезендә 8 җинаять эше кузгатылды.

    -Кайбер оешмаларда, хуҗалыкларда хезмәт хакларының үзвакытында түләнмәве анда эшләүчеләрнең «иң авырткан җире» булып килде. Хәзер бу проблема ничек тора? Хезмәт законнарын бозулар турында шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
    - Районда әлеге проблема сизелә. Хезмәт хакларын вакытында түләмәү күбесенчә авыл хуҗалыгы оешмаларында, тагын да төгәлрәк әйтсәк, элек "Вамин-Татарстан" җәмгыятенә караган хуҗалыкларда булды. Соңгы вакытта, әлеге хуҗалыкларның икенче оешмага бирелүе сәбәпле, аз гына уңай үзгәреш күзәтелә, шулай да бу юнәлештә законлылык тулысынча тәэмин ителә дип әйтеп булмый.
    Үткән елда хезмәт законнарының бозылуы белән бәйле 904 факт ачыкланды. Хезмәт хакы буенча тулаем 6 миллион 500 мең сумлык бурычны түләтү турында 824 гариза судка юлланды, аларның барысы да тулысынча канәгатьләндерелде. Закон бозуларга чик кую максатыннан 23 вазыйфаи зат - дисциплинар җаваплылыкка, 26сы административ җаваплылыкка тартылды, 2 вазыйфаи зат квалификациясеннән мәхрүм ителде.

    -Газетабызда кешенең сәламәтлегенә, гомеренә яный торган җинаятьләр турында прокуратура хәбәрләре басылып тора. Ул хәбәрләрдән аңлашылганча, яман эшләрнең күбесенә эчкечелек сәбәпче. Гомумән алганда, районда җинаятьчелекнең торышы нинди?
    -Эчкечелек - район өчен зур проблема. Үткән елда районда теркәлгән 377 җинаятьнең 169ы исерек хәлдә башкарылган. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең сәбәбе дә - исерткеч эчемлекләр куллану. Шулай итеп, ни кызганыч, узган елда 4 үтерү; 10 кеше сәламәтлегенә авыр зарар китерү (шуларның берсе кеше үлеме белән бәйле); 9 талау; 1 юлбасарлык очраклары теркәлде. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрнең, 2012 елда 37 булып, 2013 елда 66га җитүе, шулай ук рецидив җинаятьләрнең 164 булуы борчу тудыра. Аларның да күбесе аракы сөреме астында кылынган.
    Мондый җинаятьләрне кисәтү йөзеннән, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән затларга карата административ чаралар киң кулланыла. Ләкин бу юнәлештә полиция хезмәткәрләре көче белән генә тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Эчкечелек нәтиҗәсендә башка төрле аянычлы хәлләр дә булып тора бит: әйтик, 2013 елда районда 5 кеше аракы белән агуланып үлде, 9 кешенең юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелде. Үз-үзенә кул салып үлгән 22 кешенең 10сы бу хәтәр адымга исерек көе барган. Районда 736 кеше "хроник алкоголизм" диагнозы белән исәптә тора. Бу саннар районыбызны тискәре яктан тасвирлый. Уйлавымча, аек акыллы буын булдыру, гаиләләрнең ныклыгын саклау өчен эчкечелеккә каршы көрәштә һәркем җаваплылык тоярга һәм бу эш җәмәгать оешмалары, хезмәт коллективлары һәм һәрбер вазыйфаи зат белән берлектә башкарылырга тиеш.

    Реклама

    -Прокуратура тарафыннан коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы нинди эш алып барыла?
    -Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш хокук саклау органнары эшчәнлегендә төп юнәлешләренең берсе булып тора. Бу юнәлештә үткән елны прокуратура тарафыннан 170 закон бозу очрагы табылды, шуларның 65е муниципаль хезмәт узу тармагында, 101е коррупциягә каршы тору белән бәйле. Моннан тыш, 33 законсыз хокукый акт ачыкланды, аларга прокурор протесты белдерелде. Шулай ук Пенсия фондының Кукмара бүлекчәсендә "Коррупциягә каршы тору" Федераль законы таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Әлеге закон нигезендә һәрбер муниципаль хезмәткәр декларация тапшырырга, анда үзенең еллык керемен, мөлкәтен күрсәтергә тиеш. Мәгълүматларның барысы да прокуратура тарафыннан тикшерелә. Берәр мөлкәтен яшереп калдырса, декларацияне дөрес тутырмау факты ачыкланса, муниципаль хезмәткәр җавап тотарга тиеш. Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозу очраклары буенча Пенсия фонды җитәкчесенә шелтә белдерелде, 3 вазыйфаи зат тәртип җаваплылыгына тартылды.
    Муниципаль хезмәткәрләрнең декларацияне дөрес бирү-бирмәүләре башка оешмаларда да тикшерелде. Кукмара муниципаль берәмлекләренең башкарма органнары кабул иткән 719 норматив-хокукый акт, 752 хокукый акт проектлары тикшерелеп, 2 проектка тискәре нәтиҗә бирелде.
    Коррупциягә каршы тору хокук саклау органнарының эше булып кына калырга тиеш түгел. Гомумән, әлеге мәсьәләгә барлык контрольлек итү органнары, аларның җитәкчеләре һәм һәрбер намуслы кеше җаваплы карарга тиеш.

    -Бүгенге көндә кешелеккә янаучы иң куркыныч афәтләр - экстремистлык һәм террорчылык. Мондый афәтләрне булдырмау өчен нинди чаралар күрелә?
    -Бу мәсьәлә прокуратураның даими игътибар үзәгендә. Экстремистлык һәм террорчылык очракларын булдырмау өчен районда шактый эш башкарыла. Бу уңайдан район Советында күптән түгел мөселман һәм христиан дине әһелләре катнашында киңәшмә булып узды. Биредә террорчылыкны һәм яшьләр арасында экстремистик чыгышларны кисәтү, бу юнәлештә хокук саклау органнарының эшчәнлеген камилләштерү, дини тәрбия һәм әлеге көнүзәк темага кагылышлы башка төп сораулар каралды, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, планнар төзелде. Әлеге проблеманы хәл итүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы, минемчә, барлык милләт вәкилләренә толерантлы булу һәм нинди диндә, милләттән булуга да карамастан, бер-береңне хөрмәт, ихтирам итү.

    -2013 ел Татарстанда Экология елы дип игълан ителгән иде. Әйләнә-тирәбезнең пычрануына чик кую максатыннан прокуратура нинди эшләр башкарды?
    -Узган елда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә экология законнары таләпләрен үтәмәү һәм әйләнә-тирә мохитне бозуның 79 очрагы ачыкланды. Аларның 29ы җир һәм туфрак саклауга кагылышлы булса, 50се җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән бәйле. Барлык очраклар буенча судка гаризалар юлланды һәм алар уңай хәл ителде.
    Беренче яртыеллыкта шулай ук авыл җирлекләрендә санитария һәм эпидемиология таләпләренең үтәлеше тикшерелеп, күп кенә хокук бозу очраклары ачыкланды. Авыл җирлекләрендә тиешле булмаган урыннарга чүп түгүләр бик еш күзәтелә, кеше күп җыела торган урыннарда, зиратларда чүп- чар җыю өчен махсус киртәләп алынган контейнерлар куелмаган.
    Бу нисбәттән судка 29 дәгьва юлланды, барысы да урынлы дип табылып, канәгатьләндерелде.
    Гомумән алганда, прокуратура эшчәнлегенә уңай бәя бирәм. Югары һөнәри осталыкка ия, үз эшләренә җаваплы караучы хезмәткәрләр булмаса, бу кадәр эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде, дип уйлыйм. Алда бурычлар күп әле. Иң мөһиме - йөкләнгән эшне бердәм рәвештә, киңәшләшеп, җиренә җиткереп башкарганда гына максатларга ирешергә мөмкин.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: