Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илһам Зарипов Кукмараның карлыганына кадәр тәмлерәк, дип саный

    Янсыбы авылында туып үскән - Илһам Зариповның тормыш юлына күз салсаң - гаҗәпкә каласың. Әнисе аны моннан алмыш ел элек урып-җыю чорында - 21 августта дөньяга китерсә дә, таныклыгында туган көн датасы булып 26 ноябрь тора. Бабасы авыл мулласы булганлыктан, пионер сафларына да яшьтәшләреннән бер елга соңрак кабул итәләр аны....

    Янсыбы авылында туып үскән - Илһам Зариповның тормыш юлына күз салсаң - гаҗәпкә каласың. Әнисе аны моннан алмыш ел элек урып-җыю чорында - 21 августта дөньяга китерсә дә, таныклыгында туган көн датасы булып 26 ноябрь тора. Бабасы авыл мулласы булганлыктан, пионер сафларына да яшьтәшләреннән бер елга соңрак кабул итәләр аны. Урта мәктәпне тәмамлагач та, никадәр юллар үткән, нинди генә һөнәрләр үзләштермәгән, кайларда гына эшләмәгән ул. Ә төшләренә кереп интектергән Ерак Төньякның, Себер киңлекләренең, боланнар, Ленин исемендәге бозваткычның каюталарына кадәр берничә елдан соң өнендә, нәкъ төштәгечә кабатлануы, бер могҗиза түгелмени?
    Кукмара киез итек-киез комбинатында эшләп, соңрак Себерләрне иңләп кайткан Илһам Зарипов бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыятен җитәкли. Юбилее уңаеннан аның белән очрашып, үткәннәрне барладык, оешманың бүгенге тормышына күз салдык, иртәгесе көнгә булган уй-хыяллары белән кызыксындык.

    1.Ничә еллар дәвамында кулланучылар җәмгыяте кибетләре халык өчен бердәнбер сәүдә нокталары булып тордылар. Илебезгә базар шаукымы үтеп кергәч, районда кибетләр, сату мәйданчыклары айлап түгел, көнләп артты. Шундый шартларда да район кулланучылар җәмгыяте системасы ничек эшләп китә алды?

    -Чыннан да, кибет ишегенә кибет терәп салынган заманада яшибез. Әмма сату белән генә алга китеп булмый, җитештерергә дә кирәк. Шуңа күрә биш ел тукталып торган җәмгыятьнең эшен узган елның февраль аеннан яңадан торгызып җибәрдек. Тырышып-тырмашып баткаклыктан чыгарга, җәмгыятьнең элеккеге данлы исемен кайтарырга тырышабыз. Товар белән тәэмин итеп торучыларның, халыкның ышанычын яуларга нык тырышырга туры килде. Кайвакытта: "Бу эш миңа кирәк идеме инде?" - дигән уй да күңелемә кереп ала, чөнки никадәр көч, энергия таләп итә.

    2. Ә аның нәтиҗәсе күренмәме?

    -Бүгенге көндә без бер көнгә 2500 данә 10 төрдәге ипи, кондитер әйберләре пешерәбез. Алар югары белемле, тәҗрибәле технолог кулы астында, заманча җиһазларда, стандарт буенча төзелгән ипи цехында пешерелә. Җәмгыятьнең поселокта һәм авылларда 25 кибете бар. Ипи продукцияләре аларда һәм башка кайбер сәүдә нокталарында да сатуга чыгарыла. Батон һәм пирогларны халык яратып ала. Лимонад цехы продукциясенә дә сорау зур. Быелның 10 аена җәмгыять....... сумлык товар җитештереп сатуга чыгарды. Балды Кенә, Сабанчино, Каенлык кебек кечкенә авылларда кибетләр тотуның максаты да - халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү, кечкенә авылларның юкка чыгуына юл куймау.

    Реклама

    3. Эшмәкәрлек сезнең каныгызга сеңгән. Хәтта Удачный шәһәрендәге бер идарәдә җитәкче урынбасары булып эшләгәндә дә, параллель рәвештә кооператив оештырып, "Байкал" лимонады һәм башка эчемлекләр җитештереп, шәхси бизнеска тәүге адымнарны ясагансыз икән. Кукмарадан Ерак Себергә лимонад ясаучы иске җиһазларны алып килергә дә авырсынмагансыз. Шәһәрдә зур популярлык казанган лимонад продукциясе өчен шәһәрнең төп комбинаты сезне өч бүлмәле фатир белән дә бүләкли әле. Ә бүгенге көндә киләчәккә булган нинди уй-планнар белән яшисез?

    -Күрше Нократ Аланы, Мамадыш районнарында сатуларыбыз уңышлы барса да, иң элек безгә ассортиментыбызны баетып, сыйфатлы товар җитештереп, районның сәүдә базарына ныклы адымнар белән үтеп керергә кирәк. Клиндер, сохари, төрле формадагы сушкилар җитештерүне башларга уйлыйбыз. Балык, консерва, казылык цехлары, иттән ярымфабрикатлар эшләү цехлары ачарга ниятлибез. Әкренләп ипи комбинатында реконструкция, ремонт эшләре алып барабыз. Кая гына барсам да, мин андагы ассортиментка, продукцияләрнең ничек куелышына, бирелешенә, тәменә игътибар итәм. Әмма татар халык ашларына берсе дә җитми инде. Бәрәңге юк чорда Алтай, Новосибирск һәм башка яклардан аларны ташырга туры килде. Әмма бездәге кебек тәмле бәрәңге беркайда да юк. Помидор, карлыганына кадәр икенче бит. Киләчәктә халыктан артып калган җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабул итеп алып, яхшы сыйфатлы консервалар ясап, аларны сатуга чыгарырга планлаштырабыз.

    4.Сез нинди җитәкче?

    Мин бик йомшак кеше. Үз эшләрен тиешенчә башкара алмаучыларга тавыш күтәрмичә, кычкырмыйча, мисаллар китереп аңлатырга тырышам. Чөнки шулай иткәндә генә үзара килешергә, куелган максатка ирешергә мөмкин. Шул ук вакытта таләпчән дә мин. Эш урынында тәртип булганны яратам. Ипи пешерү цехына иртә белән дә, кичләрен дә, хәтта төнге сәгать 12 дә бер кереп чыгам.

    5.Әңгәмә ахырында нинди соравыма җавап бирер идегез?

    -Бүгенге тормышта миңа бар нәрсә дә ошый, эшләсәң - яшәргә була. Аның өчен иренмәскә, ялкауланмаска гына кирәк. Әлбәттә, кеше белән эшләве авыр. Кайвакытта кемгә нәрсә кирәген аңлап та булмый. Әйтик, җәмгыятебезгә шоферлар, электриклар, ипи пешерүчеләр җитми. Хезмәт хакы 12-13 мең сум булса да, килергә атлыгып торучы юк. Вакыт бигрәк тиз уза, барысына да өлгереп, әкрен генә алга барырга исәплибез. Илебездә тынычлык-иминлек булып, тормыш бүгенгедәй барса, бар да яхшы булачак, дигән фикер белән алга карап, киләчәккә ышанып яшим.

    Лилия НУРГАЛИЕВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: