Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район җитәкчесе Сергей Димитриев: Зур эшләр башкару өчен бердәмлек кирәк

    -Сергей Димитриевич, сез Кукмарага читтән килгән кеше түгел, район тормышы белән яхшы таныш. Әмма җитәкчелек дилбегәсен кулыгызга алып, район белән бер кат танышып чыккач, нәрсә сездә уңай тәэсирләр калдырды һәм, киресенчә, нәрсә борчу уятты? -Мин һәрвакыт райондашларымның эшчән, һөнәрле, тырыш булуына горурланып яшим. Кая гына барсаң да, кукмаралыларның итек басу,...

    -Сергей Димитриевич, сез Кукмарага читтән килгән кеше түгел, район тормышы белән яхшы таныш. Әмма җитәкчелек дилбегәсен кулыгызга алып, район белән бер кат танышып чыккач, нәрсә сездә уңай тәэсирләр калдырды һәм, киресенчә, нәрсә борчу уятты?

    -Мин һәрвакыт райондашларымның эшчән, һөнәрле, тырыш булуына горурланып яшим. Кая гына барсаң да, кукмаралыларның итек басу, суган үстерү кебек кәсепләрен мактап сөйлиләр. Бу аларга тормышта үз юлларын табарга, матди яктан үз-үзләрен тәэмин итәргә, бай яшәргә мөмкинлек бирә. Мин районыбыз икътисадына зур өлеш кертүче металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы кебек зур сәнәгать предприятиеләре, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" кебек алдынгы хуҗалыклар, күп санлы эшмәкәрләр булуга сөенәм. Уртак тырышлык белән узган ел 7 миллиард 600 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелде. Быел аны 9 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла.

    Әлбәттә, борчу тудырган мәсьәләләр дә бар. Поселогыбызны, авылларны үзебезгә яшәү өчен уңайлы, төзек, матур, ә килгән кунаклар алдында йөз кызармаслык итеп күрәсе килә. Күп еллар элек булдырылган инфраструктура яңартуны сорый. Мәсәлән, поселоктагы гомуми озынлыгы 3 чакрымнан арткан канализация системасы нык тузды, аның иң начар участокларын кичекмәстән алыштырырга кирәк. Юлларны рәтләү, тротуарлар ясау, үзәк урамга брусчаткалар җәю, урамнарны яктырту, яшелләндерү, өстәмә чүп савытлары урнаштыру кебек эшләр дә беренче планга куюны сорый. Ташландык йортлар, иске биналар да поселогыбызны бизәми. Моннан тыш, алар кыңгыр эшкә исәп тотучылар өчен дә уңайлы. Теләсә кая төзелгән гаражлар да матурлык тудырмый. Поселокта гараж кооперативлары төзеп кенә бу проблеманы уңай хәл итә алабыз, хәзер аларның проекты эшләнә. Тышкы яктан бик ямьсез булган биналар бар. Мәсәлән, инвестор табып, ресторан урнашкан бинаны тәртипкә китерәсе иде. Күп ишегаллары әле ташландык хәлдә. Гомумән, поселокны төзекләндерү, яшелләндерү буенча бик зур күләмдә эш башкару, ә аның өчен зур финанс чыгымнары таләп ителә. Шуңа халыктан да ярдәм кирәк булачак. Безне аңларлар дип уйлыйбыз, чөнки чисталык, тәртип һәркайсыбызга кирәк. Үзәк урамда хасил булган машина бөкеләре дә яңа проблема китереп чыгарды. Бу, бер яктан, халыкның җитешле тормышта яшәвен күрсәтсә, икенче яктан, урамнарда хәрәкәт итү елдан-ел авырлаша бара. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: "Ратмир" сәүдә комплексы каршына светофор кирәклеге турында халыктан күп мөрәҗәгатьләр булган иде. Светофорлар алынды, аларны көйләп куясы гына калды.

    Мине борчыган тагын бер мәсьәлә - предприятиеләрдә, оешмаларда, күмәк хуҗалыкларда эшләүчеләрнең күбесе - урта һәм өлкән яшьтәгеләр. Яшьләрнең күбесе читкә китә.

    -Райондагы иң четерекле проблемаларның берседер бу, мөгаен: яшьләр эш һәм ял итү урыннары булмаудан зарлана.

    -Яшьләр арасында бик сәләтле, алтын куллы, тәртипле егет-кызлар аз түгел. Күптән түгел киез итек-киез комбинатында эшләүче егетләрнең республика конкурсында җиңеп кайтулары да - шуның бер мисалы. Һөнәрле, эшләргә теләге булган яшьләргә хезмәт урыннары булдыру - бу район җитәкчелеге алдында торган бурычларның иң мөһиме. Аны тормышка ашыру өчен планнар бар. Мәсәлән, поселокта дүрт урында промышленность мәйданчыклары булдыру, лизинг-грантлар отып, төрле товарлар җитештерүне тагын да киңәйтү күздә тотыла. Декабрь аенда Пчеловодта Мәскәү инвесторы, якташыбыз көче белән төзелгән сэндвич-панельләр һәм башка төзелеш материаллары җитештерүче завод үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аның хуҗасы районда җитештерү белән бәйле тагын ике объект төзү турында уйлана. Алар сафка баскач, өстәмә эш урыннары булачак дигән сүз. Авылларда исә соңгы вакытта мал асрау табышлы тармакка әверелә башлады. Үз хуҗалыгында 4-5әр сыер асраучылар да күп, ә шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 14 меңнән артып китә. Биш сыер асраучыларга элек бүләккә саву аппараты бирелә иде, бу күркәм традицияне яңарту кирәк дип саныйм. Гаилә фермаларында бүгенге көндә 1679 мөгезле эре терлек асрала, алар ит-сөт сатып, үзләре дә керем алалар, акрынлап кредитларын да түлиләр. Әйткәнемчә, халыкны, бигрәк тә яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итүдә резервлар зур, аларны эзлекле рәвештә тормышка ашырырга кирәк. Шуның белән беррәттән, белемле, һөнәрле яшьләрне районга җәлеп итү дә зарур. Сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармакларына яшь кадрлар кирәк. Без, районыбыздан китеп, төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән февраль аенда очрашу үткәрергә җыенабыз. Үзара фикерләшү ике якка да файдалы булачак.

    Ә ял итү - күңел ачу урыннарына килгәндә, килешәм, районыбызда алар юк дәрәҗәсендә. Шуны күздә тотып, быел поселокның тау чаңгысы базасы янындагы, Манзарас, Әсән-Елга, Комар авылларындагы буаларны төзекләндереп, су коену өчен уңай шартлар булдырылачак. Манзарас буасы янында кафе-кунакханә төзеп, шунда балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт сөючеләр өчен тренажер залы урнаштыру хыялы бар. Базар янындагы чәйханә урынына балалар өчен күңел ачу-сәүдә үзәге - кинотеатр төзү уе да бар, аны тормышка ашыру өчен инвестор эзлибез. 4нче мәктәп янындагы парк та күптән инде төзекләндерүгә мохтаҗ иде, анда көздән чистарту, кирәксез агач-куакларны кисү эшләре башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыгы корылды. Биредә язын территорияне койма белән әйләндереп алып, яктырткычлар кую, атынгычлар урнаштыру, балалар өчен кафе төзү кебек эшләр башкарылачак. Тау чаңгысы базасын да үз кунакханәсе, кафесы, электр уты белән яктыртылган чаңгы трассасы булган ял итү урынына әверелдерү планы бар. Биредәге ике чишмә дә төзекләндереләчәк. Киләчәктә анда асфальт юл түшәлеп яки бетон белән ныгытылып, роликларда йөрерлек хәлгә китерелсә, балалар өчен зур сөенеч булыр иде. Сабантуй мәйданын да, сәхнә ясап, балалар өчен атынгычлар куеп, массакүләм ял итү урынына әверелдерергә иде. Лубянда гаҗәеп матур урыннар күп. Аны ял итү-сәламәтләндерү зонасына әверелдерү турында уйланган, кызыксынган инвесторлар бар. Әйткәнемчә, хыяллар, планнар зурдан, аларны халык белән киңәшеп, аларның фикерен белеп һәм ярдәмгә таянып кына хәл итеп булачак.

    -Кукмара - авыл хуҗалыгы районы. Бу тармакны тагын да үстерү өчен ниләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?

    -Узган ел бу тармактан район буенча 2 миллиард сумнан күбрәк керем алынды. Мөгезле эре терлекләр саны 1194кә, сөт җитештерү 12 процентка артты. Барлыгы 80 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре булса, шуларның 80 проценты инвесторлар карамагындагы агрофирмаларда, ә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары райондагы сөрүлек җирләрнең 20 процентына гына ия. Шул ук вакытта районда авыл хуҗалыгында алынган гомуми табышның 65 процентын алар кертә. Агрофирмалар шушы хуҗалыклар дәрәҗәсенең яртысына гына ирешсәләр дә, керем бермә-бер югарырак булыр, хезмәт хаклары да күпкә артыр иде. Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында барса да, тагын да яхшырак эшләргә мөмкинлекләребез күп әле. Быелның 1 июленә көнлек сөт җитештерүне 200 тоннага, ел ахырына терлекләр санын 30 меңгә җиткерүне бурыч итеп куябыз. "Восток" хуҗалыгында быел мега-ферманың 400 мал сыешлы, Вахитов исемендәге хуҗалыкта яңа мега-ферманың 600 сыерга исәпләнгән тагын бер корпусы сафка басачак. "Урал" хуҗалыгында да быел 1200 терлек сыешлы мега-ферма төзеп, куллануга тапшыру планлаштырыла.

    -Районыбыз ел саен төрле дәүләт программаларында актив катнашып килә. Ә быел эш күләме күпме һәм нинди булачак?

    -Поселокта 9 йортка капиталь ремонт үткәреләчәк, моңа 19 миллион сум акча каралган. Кәркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләре, Кукмара гимназиясе биналары капиталь төзекләндереләчәк. Поселокта 260 урынлы балалар бакчасы төзелә, Туембашта да 50 урынлы яңа бина сафка басачак. Күкшел халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктына, мәмәширлеләр 200 урынлы мәдәният йортына ия булачаклар. Спорт мәйданчыклары, социаль ипотека буенча торак йорт төзү, район үзәк һәм Лубян участок дәваханәләрендә, биш ФАПта ремонт эшләре башкару каралган. Районда авария хәлендәге йортларда яшәүче 426 фатир хуҗасы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Бу юнәлештә эш бара: тиздән Лубянда ике фатирлы йорт куллануга тапшырылачак. Поселокта шушы максаттан 3 катлы ике йорт һәм 5 катлы бер йорт салу күздә тотыла. Фатирларда ике контурлы мичләр урнаштыру программасы да дәвам итәчәк, 890 фатирда шәхси җылыту системасы көйләнәчәк. Авылларны яктырту, юллар төзү, социаль объектларны төзекләндерү буенча да күләмле эш көтә. Кыскасы, ел дәвамында бер миллиард сумнан артык төзелеш-ремонт эшләре башкарырга туры киләчәк. Районның үз төзелеш оешмалары бар, бу эшләрне яхшы сыйфат белән билгеләнгән вакытта эшләп чыгарбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, халыкның да безне аңлап, ярдәм итүе кирәк.

    -Сөйләшү барышында сез берничә тапкыр шуңа басым ясадыгыз...

    -Дөрестән дә, күпме генә хыяллансаң һәм планнар корсаң да, район җитәкчелеге белән аерым оешмалар гына барлык проблемаларны берүзләре хәл итә алмаячаклар. Иң беренче эш итеп без башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәнергә тиеш. Кемдер җыештырып, чистартып, төзекләндереп, икенчеләре аның артыннан чүпләп, ватып барса - тырышудан ни мәгънә? Икенчедән, санитар-чисталык өмәләрендә актив катнашып, һәркайсыбыз әйләнә-тирәне ямьләүгә зур өлеш кертә ала. Матди чыгымнарны да район бюджеты үзе генә күтәрә алмый. Без райондагы эшмәкәрләргә, читтә яшәүче якташларның ярдәменә өметләнәбез. Районда "Без бергә" дигән иганәчелек фонды оештырылды. Аңа кергән акчаларга без беренче чиратта Кукмара үзәк мәчетен, чиркәүне төзекләндерүне планлаштырабыз. Керемнәрнең нинди максаттан файдаланылуын халык контрольдә тота алачак. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: март аенда без Казан шәһәрендә якташлар җәмгыяте белән берлектә очрашу үткәрергә җыенабыз. Бу да безгә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

    Кукмара халкы бердәм, тату булып, үзара аңлашып эшләсә, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле. Мин моңа ышанам.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА алып барды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: