Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Һәр күрсәткеч артында - кеше хезмәте

    Узган атнада "Әсәнбаш" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар -киңәшмәдә терлекчелектә 9 айда башкарылган эшкә йомгак ясалды.

    Реклама

    Быел хуҗалыклар һәм агрофирмалар кышлату чорына мул азык запасы белән керә. Кукуруз тулысынча җыеп алынгач, салынган сенаж белән силос күләме 420 тоннага җитәчәк. Бу бер ярым-ике еллык азык дигән сүз. Ләкин бәрәкәтләп тотмаганда аны ел эчендә дә сарыф итеп бетерергә мөмкин. Шуңа булганны саклап тоту, азык муллыгыннан файдаланып, продукция җитештерүне арттыру иң мөһим бурыч булып тора. Гадәттә, көзге айларда сөт саву кими. Ә быел, узган ел белән чагыштырганда, сөтнең күбрәк җитештерелүе бу тармакта боз кузгалуы турында сөйли.
    "Әсәнбаш" агрофирмасы составындагы "Заря" бүлекчәсенең Иске Юмья фермасы, торакларга реконструкция ясалганнан соң, чын комплекс төсен алды. Ай буе яуган яңгырлардан соң элек ферма территориясендә тездән пычрак булса, хәзер бетон юллардан җиңел аяк киеме белән дә йөрерлек. Ләкин көзнең уңайсыз һава торышы үзен сиздерми калмый: утарларга көн саен маллар чыгарылгач, аяк аслары сазга әверелгән. Ә нык каралты-кураларда терлекләрне технология буенча асрарлык барлык шартлар булдырылган. Абзарлар чиста, коры. Буаз маллар өчен солы пешерү оештырылган. Җитәрлек күләмдә дару үләннәре, яфраказык тупланган. Яңа туган бозауларга көнгә бер тапкыр үлән чәе эчертелә. Агрофирмага көн саен 10 тонна барда кайтарыла, аны куллану продукцияне арттырырга, сөтнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Бозаулар торагын җил, яңгыр кермәслек итеп ныгытып, һәр читлекне салам белән каплап куйганнар. 57 баш буаз таналардан аерым группалар булдырылган. Сыерлар ясалма орлыкландыру юлы белән каплатыла, моның нәтиҗәсе малларның эрелегендә дә чагыла.
    -Бу комплекста 1200дән артык мөгезле эре терлек бар. Узган кышлату чоры бик авырлык белән төгәлләнсә дә, маллар сакланып калынды, коллектив та таркалмады. Моңарчы маллар тән авырлыгын җыйды, хәзер безгә ит-сөт җитештерүне арттыру өчен тырышырга кирәк, - ди агрофирманың генераль директоры Раил Галимуллин.
    "Заря"да элек-электән терлекчеләр эшкә күндәм, тырыш булулары белән аерылып тора. Ферма мөдирләренең берсе - Лидия Назарова үзе дә 20 еллык стажга ия, үз вазыйфаларын яхшы белә, оештыру сәләте дә зур. "Коллективыбыз олыгаеп килә, фермага яшьләр аз килә", - дип борчыла ул. Бу күренеш бер аларга гына түгел, күп хуҗалыкларга хас. Яшьләрне кызыксындыру өчен урыннарда эшне югары дәрәҗәдә оештырып, продукция җитештерүне арттыру, шуның нәтиҗәсендә тотрыклы хезмәт хаклары түләргә кирәк.
    -Агрофирма составындагы хуҗалыклар моннан 4-5 ел элек бик авыр хәлдә иде. Ә хәзер фермаларда терлек асрау, мул продукция җитештерү өчен шартлар җитәрлек. Шулардан файдаланып, эшне югары хезмәт хаклары түләрлек итеп оештыру таләп ителә. Шул чагында кадрлар проблемасы да булмас, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
    "Алга" бүлекчәсенең Березняк фермасы да, элеккеге еллар белән чагыштырганда, үзенең төзеклеге белән аерылып тора. Технологик таләпләрнең үтәлешенә зур игътибар бирелә. Быел 9 айда алынган 250 бозауның икесенең генә үлеменә юл куелуы терлекчеләрнең тырышлыгы, үз вазыйфаларына җаваплы каравы турында сөйли. Ферма мөдире Мөршидә Гарипованың да хезмәтенә, оештыру сәләтенә зур бәя бирелде. Ел дәвамында эш тукталып тормаган, көндәлек игътибар таләп ителгән әлеге тармакта җитәкчелек итү өчен тәҗрибә дә, ирләргә хас каты холык та, кеше белән уртак тел таба белү дә бик кирәк. Һәм, әлбәттә, һәр урында эш элементар тәртип, җаваплылык булдырудан башлана. Шул чагында гына башкарган хезмәтнең уңай нәтиҗәләре күренә.

    Рәсемдә: Иске Юмья фермасы мөдирләре Мария Давыдова, Лидия Назарова, савымчылар Валентина Федорова, Людмила Чернова, Надежда Семенова.
    Ф.ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: