Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Премия юкка бирелми

    "Бөр" агрофирмасында уракның беренче көннәрендә үк булып кайткан идек инде. Әле санаулы гына гектарлар сугылган, комбайнчыларның хезмәт күрсәткечләре дә зур түгел иде ул вакытта. Ә бу юлы без агрофирмага күңелле мизгелләрне уртаклашу ниятеннән килдек.

    Реклама

    -Урып-җыю башланыр алдыннан комбайнчыларга хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турында аңлаткан идек. "ДОН-1500", "Лексион" комбайнчыларына сугылган һәр 5 мең центнер ашлык өчен 5 мең сум, КЗС-7дә эшләүчеләргә һәр 4 мең центнер өчен 4 мең сум премия билгеләнде. "Лексион"нарны иярләүчеләр бу күрсәткечкә ирешеп, премияләрен алдылар инде. Бүген менә бер "ДОН-1500", бер КЗС-7дә шушы чиккә җитте, аларга да премияләр тапшырабыз, - дип хәбәр итте безгә агрофирманың генераль директоры Илшат Әшрафҗанов.
    Премияләрнең берсе шушы агрофирмадан урак турында бирелгән беренче язмабызның герое Альберт Хәсәнҗановка тапшырыла икән. Ә икенчесе "ДОН-1500"дә эшләүче Зиннур Бикмөхәммәтов булып чыкты. Ярдәмчесе - Кукмара аграр көллиятенең 1 курс студенты Газинур Бикмөхәммәтов та үзе кебек тырыш, вакытның кадерен белеп эшләүчеләрдән.
    -Әле суктырасы басулар бар, нормагызны үтәп, тагын премияләргә лаек булырсыз дип ышанам, - диде Илшат Миннехан улы аларга, акча салынган конвертлар тапшырып.
    Урып-җыю нормасын үтәүчеләргә, кызыксындыру йөзеннән, бер бозау бирү дә каралган. Ә башкарылган хезмәт өчен, урак тәмамланып, комбайннар паркка кайткач исәп-хисап ясалачак.
    Без килгән көнне өч ДОН-1500, өч КЗС-7 комбайннары Күкшелның 155 гектарлы арпа басуын иңли иде.
    -Биредә уңыш яхшы, һәр гектардан уртача 25шәр центнер ашлык чыга. Быелгы җәй өчен начар күрсәткеч түгел, - диләр комбайнчылар.
    Оешканлык яхшы. Отряд өчен җаваплы итеп Радик Кашафетдинов беркетелгән. Казан авыл хуҗалыгы академиясенең 4 курсын тәмамлап, практика кайткан егет иртәнге сәгать 5тән аяк өстендә. Башта идарәдә иртәнге планлаштыруда катнаша, аннан көн буе басуда комбайннар яныннан китми. Күкшел авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллинны да биредә очраттык. Берәр техника көйсезләнсә, аны тиз арада сафка бастыру чарасы күрелә. Ватылып ятар чак түгел - һәр минут кадерле! Ә Минсур Хәмидуллин, Ленар Хәсәнов, Райнур Зиатдиновлар иярләгән "Лексион"нар Аш.Буҗи басуында бодай суктыралар. Инде бөртеклеләрнең 70 проценттан артыгы җыеп алынган. Катнаш азык культураларыннан сенаж салу да төгәлләнгән. Арыш чәчүгә керешкәннәр, аны 2680 гектарда чәчәргә ниятлиләр.
    -Салам җитмәү үзен сиздерә, шуңа мөмкинлек булса, арышны күбрәк чәчәргә дә уйлап торабыз. Күпьеллык үлән басуларының мәйданын да арттырырга кирәк. Шул чагында ферма малларына да, шәхси хуҗалык терлекләренә дә җитәрлек печән булыр, - ди агрофирма җитәкчесе.
    Фермалар яныннан үтеп киткәндә игътибар иттек: утарлар эченә рулонлы салам төргәкләреннән пөхтәләп өелгән эскертләр урнаштырылган. Быел малларны кышлату өчен азык җитәрлек, диделәр. Инде киләсе елларга корылык кына кабатлана күрмәсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: