Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Поч.Сутерда яшәүче Зинаида Жукова энесенең улын эзләп тапкан

    Телевизордан "Жди меня" тапшыруын карап, якын кешеләрнең бер-берсен эзләп табуына күз яшьләре аша сөенеп утырабыз. Шундый ук дулкынландыргыч хәлләр янәшәбездә дә бар икән, ләбаса! Поч.Сутер авылында яшәүче, авыл мәктәбендә директор урынбасары, аннары директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Зинаида Жукованың шатлыгы чиксез: инде бакыйлыкка күчкән энесенең улын табып, күрешү бәхетенә...

    Телевизордан "Жди меня" тапшыруын карап, якын кешеләрнең бер-берсен эзләп табуына күз яшьләре аша сөенеп утырабыз. Шундый ук дулкынландыргыч хәлләр янәшәбездә дә бар икән, ләбаса!

    Поч.Сутер авылында яшәүче, авыл мәктәбендә директор урынбасары, аннары директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Зинаида Жукованың шатлыгы чиксез: инде бакыйлыкка күчкән энесенең улын табып, күрешү бәхетенә ирешкән! Тагын шуңа исем китте: удмурт милләтеннән булуына карамастан, саф татар телендә сөйләде ул бу хакта. Сүзен ерактан ук башлады.

    -Энем Виталий Жуков, Можга шәһәре педучилищесын тәмамлап, берничә ай шул районның Пазял авылы сигезьеллык мәктәбендә эшләде. Армия хезмәтен үткәннән соң, кабат әлеге авылга кайтып укытуын дәвам итте. Анда бер әбидә фатирда яшәде. Әбинең кызы Машаны ошаткан бу, ике арада җылы хисләр кабынган. Бервакыт миңа шул кыздан хат килмәсенме: дүрт айлык авырым бар, төшертергә инде соң, нихәл итим, дигән. Мондый хәлгә битараф калып буламыни: юлга чыктым. Күрдем Машаны, сөйләштем, Виталийга барысын аңлатырга вәгъдә иттем. Энем ул вакытта инде Казанга китеп, авиация институтының кичке бүлегенә укырга кергән иде. Көндезләрен эшләп укыды. Вакыты булмагандыр инде: ике ай кайтмый торды, ә кайткач: "Маша белән минем арада бернинди уртаклык юк. Без барысын хәл иткән идек бит инде",- дип кырт кисте. Шундый сүзләрдән соң мин Маша баласын тудырмагандыр, дип уйладым.

    Витяның улы бар!

    Бер-бер артлы еллар үтә тора. Югары Шөн авылыннан Варлам Кусаев атлы кеше 1974 елда Удмуртиягә итек басарга бара. Кирәк бит ә: нәкъ менә Виталий яшәп киткән әбигә фатирга керә. Әби, күрәсең, укытучы егет турында сөйләп, күңелен бушаткандыр. Варлам исә авылына әйләнеп кайтуга, серне чишәргә ашыкмый. Күпмедер вакыт үткәч кенә килененә әйтеп куя: "Удмуртиядә Витяның биш яшьләр тирәсендәге улы бар икән, нәкъ үзе төсле!" Килене моңа әлләни игътибар бирми, бу хәбәрне җиткерергә кирәк, дип тә уйламый. Әмма дөнья түгәрәк, дип юкка гына әйтмиләр: тау белән тау гына очрашмый!

    -Варлам безнең кодагыйның туганы булып чыкты, вафат булганына ун ел икән инде. Ике ел элек безне шул йортка ашка чакырдылар. Сүз артыннан сүз ялганды. Витяның нәкъ үзенә охшаган малае бар, дип сөйли иде кайнатам - киленнәре Надя әйткән бу сүзләрдән тетрәнеп киттем. Ә бит энем бу хакта белгән, тик безгә берни әйтмәде. Улын күрергә теләп, өч тапкыр барган икән анда, әмма очрашырга ирек бирмәгәннәр. Машаның гаиләсе бар, бик әйбәт яшиләр, араларын бозып йөрмә, дигәннәр. Кызганыч, энем инде исән түгел, сораштырып булмый. "Эзләп табарга кирәк моның улын", - дигән уй керде башыма.

    Боз кузгалды...

    Авыл исемен оныткан идем, ярый әле энемнең хезмәт кенәгәсен саклаганмын, шуннан карадым. Инде ничек барырга, кайдан табарга? Эзләүне нидән башларга, мин әйтәм.

    Шундый уйлар белән Зинаида ханым Можгада яшәүче сыйныфташы Нина Романова белән элемтәгә керә. Аралар ерак түгел бит: озак та үтми, Нина ханым Поч.Сутерга кунакка кайта. "Әйдә, эзләп карыйм энекәшеңне. Пазял авылында минем таныш хатыным бар, Тоня исемле, аңа шалтыратып белешермен", - дип вәгъдә бирә. Шулай итеп, "боз кузгала"...

    -Ике атна үттеме икән, Нина шалтырата миңа. Зина, җепнең очына чыктым бит, дип. Энекәшеңне барыбер табачакмын, ди. Фамилиясен, адресларын белгән. Шул адрес буенча барса, капканы аксыл чәчле ир ачкан. Дөрес килмәгәнмен, ахры, Витяның улы кара чәчле булырга тиеш, дип уйлаган Нина. Дөрестән дә, монысы Машаның кече улы булып чыккан. Абыйның адресын бирмим, кырык елдан соң үткәннәрне кузгатуның кирәге юк, дип кире борган. Ә Маша үзе вафат икән инде. Барыбер табам мин аны, дип чыгып киткән Нина. Кабат Тоняга шалтыраткан. Тоня ул вакытка энекәшемнең исеме - Андрей Анатольевич икәнен, үз кибете барлыгын белә алган. Үги әтисе аны уллыкка алып, үз фамилиясен биргән икән.

    Шулай итеп, Нина Романова әлеге мәгълүматлар буенча эзләү эшен дәвам иткән. "Спутник" күңел ачу үзәгеннән эзләп кара, дип киңәш биргән бер ир.

    Исәнмесез, Андрей Витальевич!

    Реклама

    -Нина әлеге үзәккә юл тоткан, - дип сөйләвен дәвам итә Зинаида ханым. - Кирәкле кабинет янында берничә кеше бар икән. Үз чираты җиткәнен бик нык дулкынланып көткән Нина. Ниһаять, кабинетка кергән дә, өстәл артында утырган иргә: "Исәнмесез, Жуков Андрей Витальевич!"- дип эндәшкән. Берара икесе дә сүзсез калып, бер-берсенә карашып торганнар. Шуннан соң ир: "Сез кем? Мине кайдан беләсез?" - дип сораган. "Мине "Жди меня" тапшыруыннан дип кабул итсәгез дә була. Сезне туган апагыз эзли", - дип җавап биргән Нина. "Минем туган апам бармыни? Мин үземне дөм ятим дип уйлаган идем", - дип аптыраган ир. "Беләсезме, күпме туганнарыгыз бар Сезнең Татарстанда! Ир затларыннан аеруча күп", - дигән сүзләрне ишетеп, бик куанган.

    Озак гәпләшеп утырганнар болар. Нина ханым әлеге иргә туган апасының телефон номерын биргән, очрашып, барысы турында да сөйләшерсез, дигән.

    Һәм беркөн Зинаида ханымның өендә телефон чылтыраган. "Исәнмесез, миңа Зинаида Жукова кирәк иде. Сезне энекәшегез борчый"...

    Күрешү

    -Йомшак тавыш белән әйтелгән бу сүзләрне ишетүгә, күзләремнән яшьләр тәгәрәде. Мин дә елыйм, ирем дә елый. Әйдәгез, очрашыйк, ди энекәшем. Сез үзегез килерсезме, дип сорады. Әйе, дидем. Ирем белән юлга кузгалдык. Можгага килгәч, башта Нина янына сугылдык, аннары бергәләп энекәшемнең эш урынына киттек. Ничек дулкынланганыбызны сөйләп бетерерлек түгел! Бик җылы күрештек. Энекәшем эре эшмәкәр һәм шәһәр Советы депутаты булып чыкты!

    Сөйләвенчә, Андрейны үги әтисе өч яшендә үз улы итеп рәсмиләштергән. Чын дөреслекне малай 14 яшендә очраклы рәвештә генә белгән. Бервакыт әбисе сандыгын актарып, ниндидер кәгазьләр чыгарган да, кабат тутырырга өлгермичә, каядыр чыгып киткән. Әллә махсус шулай эшләгәнме? Малай кызыксынып кәгазьләргә күз төшерсә, үзен уллыкка алу турындагы белешмәгә юлыккан. Аннары туу турындагы таныклык килеп чыккан. Шок хәлендә калган малай: таныклыкка Антонов (әнисенең фамилиясе) Андрей Витальевич язылган!

    Малай әбисеннән дә, әнисеннән дә дөреслекне белергә теләгән, әмма тегеләр берни әйтмәгәннәр. Армиягә китәр алдыннан гына әбисе яшереп әтисе Виталийның фотосын сузган. Вафат булырмын да, сер ачылмас, оныгым берни белми калыр, дип борчылгандыр инде. Андрей бу фотоны күп еллар буе түш кесәсендә саклап йөрткән, бөтенләй таушалып бетмәсен дип, әле күптән түгел генә блокнотка тыгып куйган.

    -Без энемнең документларын, фотоальбом алып барган идек, шуларны карап, күзләре яшьләнде энекәшемнең, - дип сөйләвен дәвам итә Зинаида ханым. -Үзенең гаиләсе: хатыны, ике баласы бар икән. Кызы Казанда, югары уку йортында аспирантурада укый, малаена әле дүрт кенә яшь, ди. "Син бит белемле кеше, ник эзләмәдең әтиеңне?" - дип сорадым. "Сораштыргалап карадым, тик берни белмибез, дигән җаваплар ишеттем. Әтинең гаиләсе булса, тормышын бозармын, дип уйладым соңыннан. Кызганыч, янәшәдә генә гомер иткәнбез һәм бер-беребезне белмәгәнбез", - дип авыр сулап куйды ул. Әтисе Витяның ничек вафат булганын, кайда җирләнгәнен сорашты.

    Ә бит бер тапкыр да өйләнмичә яшәгән икән Виталий Жуков! Күрәсең, яраткандыр ул Мариясын, гомерлек мәхәббәте булганын аңлагандыр, тик бернәрсәне үзгәртә алмаган. Шунлыктан, күрәсең, салгалаган, йөрәк ярасын исерткеч белән басарга тырышкандыр. Кем белә башыннан нинди уйлар кичкәнен?

    -Әгәр иртәрәк очрашкан булсак, әтиемнең язмышы бөтенләй башка булыр иде, дип әйтеп куйды Андрей, уйларга бирелеп. Сүз уңаеннан әйтим әле: ул үзе безгә кунакка килергә тиеш, - дип саубуллашты Зинаида ханым.

    Аның өчен чын күңелдән сөенеп калдык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: