Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Печән өсте

    Явым-төшем белән җылылык игенчелек тармагында эшләүчеләр өчен табигать тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Шөкер, быел аларның икесенә дә моңарчы кытлык булмады. Шуңа басуларның, болынлыкларның торышына күңел сөенерлек.

    Реклама

    "Әсәнбаш" агрофирмасында да олы юл буенда чакыр-чокырлар су белән тулы: яңгыр бик кинәндереп яуган икән. Ә басу юллары төн чыкканчы җилләргә дә өлгергән. Игеннәр матур булып күтәрелеп килә. Кукуруз да мул уңыш бирер кебек, шушы көннәрдә аның рәт араларын икенче кат эшкәртергә җыеналар. Югыйсә, дым белән җылылыкка тиенгән чүп үләннәре баш калкытырга гына тора. Шуңа чәчүлекләрне тәрбияләү, "яшел янгынга", корткычларга каршы көрәш чаралары күрү зур игътибар сорый. Әмма бүген иң мөһим мәсьәлә - терлек азыгы хәзерләү. Быел аны ике елга җитәрлек итеп туплауны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Әле кыштан калган 14 мең тонна сенаж белән силос запасы да бар. Булуы яхшы, терлек азыгының беркайчан да артыгы юк аның.
    Биредә иң беренчеләрдән булып "Әсәнбаш" бүлекчәсенең 305 гектарлы күпьеллык үлән басуының уңышын җыярга тотынганнар. Кыр өсте техника белән тулы. Валентин Иванов белән Иван Шахтиннар "Полесье" комбайннарын иярлиләр. Чабылган үлән эссе кояш астында тиз кипшерә. Аны Ош. Юмья егете Радик Карпов теземнәргә җыя, ә Ранил Әхмәтов белән Фәнис Хәкимовларның тракторлары артыннан прессланган печән төргәкләре генә ятып кала. Янил көллиятен тәмамлап, бер ел гына эшләсә дә, Ранил үзен оста механизатор итеп таныткан: язгы чәчү нәтиҗәләре буенча быел район Сабан туенда кыр батыры буларак бүләкләнгән. Печән өстендә дә сынатмый.
    -Кичке сәгать 9-10нарга кадәр эшлиләр. Егетләр үз хезмәтләрен яхшы белә, - дип мактый аларны бүлекчәнең башкаручы директоры Илгиз Фәләхов.
    Прессланган төргәкләрне Геннадий Тимеров КУН-10 белән олауга өя, ә Виктор Иванов аларны ХТХ-КамАЗ белән ферма янына ташып тора. Бүлекчәнең тагын бер басуында үләннәрне чабуга керешкәннәр, бу эш "Нива" комбайнын иярләүче Нуретдин Габделганиевка йөкләнгән.
    "Заря" бүлекчәсендә дә ике чапкыч печән чабуда эшли, көнгә икесе 15-20 гектарда эш башкаралар. Ике пресслагыч кипкән үләннәрне җыеп тора.
    -Печән хәзерләү өчен техника җитәрлек, аяз көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт хәзер, шуңа һәр көн кадерле, - ди агрофирма җитәкчесе Раил Галимуллин.
    Азык булса, мал тук, ит-сөт мул дигән сүз. Маллар көтүгә чыгарылгач һәм сенаж-силоска өстәп яшел азык ашатыла башлагач, биредә дә сөт сизелерлек арткан. Узган елның шушы чорына караганда көнгә 4 тонна 800 килограмм сөт күбрәк савыла. Әмма мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми әле, тагын да күбрәк ит-сөт җитештерү өчен тырышырга кирәк. Ә моңа мул азыксыз ирешү мөмкин түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: