Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Өркештә ачылган обелискка 97 солдатның исеме уелган

    Әлеге изге эшнең башлап йөрүчесе, төп иганәчесе – чыгышы белән Өркеш авылыннан булган, бүгенге көндә Свердловск шәһәрендә яшәүче Илнур Хәбибуллин.

    Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип юкка әйтмиләр. Әлеге халык мәкален истә тотып, өркешлеләр дә әнә нинди зур, изге эш башкарды: сугыш кырларында ятып калган авылдашлары истәлегенә клуб бинасы каршында обелиск ачылды. Тантанада район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов һәм авыл халкы катнашты. 

    Өркешлеләр өчен әлеге зур бүләкне авылдашлары, бүгенге көндә Свердловск якларында гомер кичерүче Илнур Хәбибуллин ясый. Узган ел 1941-1945 дигән язулар уелган мәрмәр таш, ә быел исә 97 хәрбинең исемнәре урын алган стендлар кайтарта ул. Барысын да үз хисабына башкарган ватанпәрвәр райондашыбызга афәрин диясе генә кала. Кызганыч, обелискны ачу тантанасына Илнур әфәнде үзе кайта алмаган иде. Без аның белән телефон аша элемтәгә чыгып сөйләштек.

    - Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләп үтми: әти-әнием ягыннан бабаларым, аларның туганнары - барлыгы 13 кеше (Хәбибуллиннар – 9, ә Җиһаншиннар – 4) яу кырында мәңгелеккә башларын сала. Якыннарымның исемен мәңгеләштерү турында мин күптән уйлап йөри идем. Ниһаять, хыялым чынга ашты: Өркеш, Хасановка һәм Октябрино авылларыннан чит җирләрдә ятып калган 97 авылдашның исемнәрен мәрмәр ташларга уеп, стендларны туган җиремә кайтара алдым, - диде ул. – Бүгенге якты, матур тормышыбыз өчен соңгы тамчы каннарына кадәр сугышкан авылдашларны яшь буын белеп үсәргә тиеш. Аннары обелиск ул – хәтер, бер истәлек тә бит! 

    Мәрмәр таш белән стендларны урнаштыру өчен янып-көеп йөрүче дә табыла. Әлеге эшне Өркеш авылында яшәүче Фирая Мортазина үз кулына ала. 

    - Клуб эчендә сугышта ятып калган авылдашларның исемлеге бар иде инде, әмма аны кем генә күрә бит! Монысы исә бар кешенең күз алдында – авыл уртасында булды, - ди Фирая ханым. - Таш белән стендларны ничек кенә урнаштырасы икән, дип озак баш ватарга туры килмәде: интернет челтәре ярдәмгә килде. Телефоным аша “Ватсап”та “Өркеш” төркемен төзедем дә шунда сәлам хаты язып җибәрдем. Күңел итүчеләр шул арада табылды. Мәрмәр ташны матур гына итеп киртәләп алдык, стендларны махсус постаментка урнаштырдык. Эретеп ябыштыру эшләрен Рафис Шәрипов, ә беркетүне Рифнур Садыйков башкарды. Рафис, Ильяс Тимербаев, Айдар Галиевлар белән Кукмарадан кирәк-ярак материалларны барып алдык. Таһир Назыймов трактор белән бер арба ком китерде. Шулай ук башка ир-егетләр дә читтә калмады. Хатын-кызларыбыз исә кайчан чакырсак, шул вакытка җыелып килеп җиттеләр. Мәрмәр таш алдына куярга хәтта венокка кадәр ясадылар. Матди ярдәм күрсәтүчеләр дә күп булды. Әлеге изге эшкә көче кергән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен.

    Авыл халкының эш барышында бер тапкыр да килеп карамаган клуб мөдире белән авыл җирлеге башлыгына гына үпкәсе зур. Аздан – күңел була, юктан - хәтер кала, дигәннәре шулдыр инде ул...

    Реклама

    Һава торышының көйсезләнеп торуына карамастан, обелискны ачу тантанасына өркешлеләр бердәм булып җыелган иде. Балалар да, ак яулыклы әбиләр, бабайлар да бар арада. Стенд янына килеп, якынының фамилиясен эзләүчеләрнең күзләрендә яшь, йөзләрендә сагыш...

    - Әниемнең ике абыйсы фашистлар кулыннан һәлак булган. Өйләнергә, тормышның ни икәнен дә белергә өлгермәгән килеш сугышка алынган япь-яшь егетләрнең гомере Ленинградны немецлар блокадасыннан азат иткәндә өзелә. Яу кырыннан исән-имин кайтып, берничә ел элек кенә вафат булган Әхмәт абый якыннарымны үз куллары белән күмүе турында сөйли иде. Кайнанамның әтисе, аның биш туганы да яу кырында башларын сала. Биш килен тол, күпме бала ятим калган. Исемлектә Хәбибуллин фамилияле 9 солдат бар. Алар барысы да – минем туганнарым, - дип сөйли Әлфинур апа Гозәерова. 

    Кәримә апа Галиева әтисе сугышка киткәндә ике яшьлек кенә булып кала.

    - Гаиләдә биш бала идек, бер туганыбыз әти китүгә үк үлде. Без исә гомер буе “әти” сүзен әйтергә тилмереп, әтилеләргә кызыгып үстек. Мин газиз кешемне бөтенләй белмим, аның төс-кыяфәтен дә фотосурәтләр аша гына чамалыйм, - дип, күз яшьләренә буыла Кәримә апа.

    – Әтием 1942 елда ук һәлак була. Әнигә аның нибары өч хаты килә. Ул аларның һәрберсендә: “Балалар ничек, балалар, балалар...” – дип өзгәләнә. Әлеге кадерле ядкәрләрне хәзер дә күз карасы сыман саклыйм. Стендта әтинең дә фамилиясе бар. Аның исемен тапкач, күңелем белән үзен күргәндәй булдым.

    Азан әйтеп, хатирәләрне барлаганнан соң, һәркем өстәл тирәсенә җыйналды. Анда авылның уңган хуҗабикәләре пешереп алып килгән кайнар коймак, тәм-томнар һәм самавыр чәе көтә иде.

    Валентин ИВАНОВ, район ветераннар советы рәисе:

    Мин үзем тумышым белән Октябринодан булгач, Өркеш җирлеге күңелемә аеруча якын. Бүгенге якты, матур тормышыбыз өчен кулларына корал тотып дошманга каршы күтәрелгән, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган якташларның исемен мәңгеләштереп, бик дөрес эшләдегез. Бүгенге көндә җирлеккә Җиңү белән кайткан бер генә ветеран да калмады инде. Әмма аларның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
     

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: