Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыяз музеена Гомәр Хаҗиев исеме бирелде

    Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, якты дөньяда бихисап  игелекле эшләр һәм кешеләр күңелендә матур эз калдырып китте  ул. Юкка гына районның “Алтын йөрәкле кешесе” исеме бирелмәде үзенә. Исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелү дә аның иң күркәм сыйфатларга ия булганы турында сөйли

    Туксанынчы елларда баеп киткән ир турында язма укырга туры килгән иде. Биек койма белән уратып алынган бик зур йортта яшәгән ул, күршеләре белән аралашмаган, беркемгә ярдәм итмәгән. Ә инде авырып китеп, соңгы сәгате якынлашуын аңлагач, бер әбине чакыртып алган. 

    - Җәсәдемне капкадан алып чыкканда, “бик яхшы кеше иде”, дип әйтеп калсаңчы, зинһар, - дип үтенгән, акча сузып.

    Ә менә Олыяз урта мәктәбен озак еллар буе җитәкләгән, заманча яңа мәктәп салдыру өчен зур көч куйган Гомәр Хаҗиев турында ихлас әйтелгән мондый җылы сүзләрне бик күпләрдән ишетергә туры килә.

    Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, якты дөньяда бихисап  игелекле эшләр һәм кешеләр күңелендә матур эз калдырып китте  ул. Юкка гына районның “Алтын йөрәкле кешесе” исеме бирелмәде үзенә. Исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелү дә аның иң күркәм сыйфатларга ия булганы турында сөйли. Иртәрәк китеп барды шул. Ниятләнгән күпме эшләре, хыяллары калды.

    Редакциябезнең тугры дусты иде Гомәр  Һашим улы. Мәктәп тормышы, укучыларның уңышлары, алар белән экскурсияләргә, музейларга, концерт белән картлар йортына барулары хакында хәбәр итеп торды. Шул арада яшәеш фәлсәфәсе турында да сүз куертып ала идек. Үзе оештырган “Кар десанты” эзтабарлары белән совет сугышчыларының әлегәчә җир өстендә яткан сөякләрен эзләүдә катнашулары хакында йөрәгенә якын алып сөйли иде ул. Үткән елда Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”нә 25нче тапкыр барыр алдыннан редакциябезгә кереп чыкты. Апрель азагы булуга карамастан, көннәр бик салкын, яңгырлы тора иде. “Хәлегез дә юк бугай, бармыйсызмы әллә? Сазлыклы урман эчендә авырып китүегез бар бит”, – дип әйтеп тә карадык. Җавап урынына елмаеп кына куйды. Хезмәттәшләребез Рузилә апа Закирова, Рәшит абый Минлегалиев белән бергә Казанга барып, саулыгын югалткан якташыбыз, язучы Рәниф Шәриповның ел да хәлен белеп кайталар: туган көне, Яңа ел бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләр илтәләр иде. Әлеге әдип, шулай ук шагыйрь Фәнис Яруллин янына укучыларны да алып барганы  мәгълүм.
    Әйе, искиткеч ярдәмчел, риясыз, нечкә күңелле зат иде ул. 

    Шушы көннәрдә аның исемен Олыязның туган якны өйрәнү музеена бирү тантанасы булды. Музей 1997 елдан бирле эшләп килә, биредә 600дән артык экспонат тупланган.

    - Гомәр Һашим улы музейны оештыручыларның һәм фондын тулыландырып торучыларның берсе иде, аның бу эшкә көче күп керде, - ди әлеге тәкъдимне керткән музей җитәкчесе Зөлхәбирә апа Якупова.

    Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина үз чыгышында: 

    - Бүген без моңсу да, икенче яктан, куанычлы да чарага җыелдык. Үзенең эшләре белән район тарихында зур эз калдырган шәхес турында онытырга тиеш түгелбез, - дип, бу чараның максатын хуплады. 

    “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе, яңа мәктәпне салуда зур ярдәм күрсәткән, мәктәпкә һәрчак матди яктан булышып торган  Газинур Хәбибрахманов та сүз алды. Заманында ул Гомәр Һашим улының сыйныфташы булган. Аларның балачак дуслыгы гомер буе дәвам иткән.
    - Мәктәпне төзегәндә бик күп проблемалар белән очрашып, аларны хәл итәргә туры килде. Яңа мәктәп – Гомәр Хаҗиевка һәйкәл ул. Тәрбия эшен шушы шәхес үрнәгендә дәвам итәчәкбез, - дип белдерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров.

    Гомумән, тантанада бик күп кунаклар: җитәкчеләр, мәктәп директорлары, ветеран укытучылар, авыл кешеләре, мәрхүмнең сеңелләре Фәйрүзә, Фәридә ханымнар, аларның балалары  катнашты. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Гомәр Һашим улы белән эзләнү экспедицияләрендә булган, аның белән бергә “утны-суны” кичкән Михаил Черепанов та килгән иде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштергән  “Хәтер китабы” авторы Гомәр Хаҗиевка аның ярдәме дә тигән.

    Чыгышлардан соң барча халык мәктәпкә юнәлде. Биредә, элеккеге директорның истәлегенә  багышлап,  “Гомер - мизгел, яхшылыклар – мәңгелек” дип аталган кичә үтте. Сәхнә түрендәге экранда – аның зур фотосурәте. Бераз елмаюлы да кебек, шул ук вакытта күзләрендә бетмәс-төкәнмәс моң чагыла. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.

    - Гомәр Һашим улы безнең күрше иде, аны балачактан күреп, үрнәк алып үстем, - дип башлап җибәрде кичәне хәзерге директор Алмаз Гарипов. - Бик кадерле, якын кешем иде ул минем.

    Кешене исән чагында бәяләп бетермибез, әйтелмәгән җылы сүзләр дә кала. Мәрхүмнең гитарада, гармунда уйнау остасы икәнен дә белмәгәнбез. Артык тыйнак иде шул. Кичә барышында күпләр бакыйлыкка күчкән олуг шәхескә бәйле истәлекләре белән уртаклашырга ашыкты. Үзләре кайта алмаганнар эчтәлекле аудиоязмалар җибәргәннәр.

    Чыгышлар мәктәп укучыларының җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. 

    Рәниф ШӘРИПОВ:
    - Аның белән дуслык миңа көч бирде.

    Миннемулла хәзрәт: 
    - Эчке дә, тышкы да дөньясы матур иде.

    Фәридә ханымның кызы Гөлүзә:
    - Көн дә кемгә дә булса яхшылык эшләмәсә, күңеле булмас иде.

    Фирая МӨХӘММӘТШИНА, ветеран укытучы:
    - Гомәр барлык авырлыкларны үзенә кабул итте, укытучыларга тел-теш тидертмәде.

    Фирдания НУГАЕВА, табибә: 
    - Тау битендәге “Гомәр сукмагы”, бер-ике елдан үлән басып, югала калса да, Гомәрнең җирдә калдырган якты эзе югалмас.

    Әйтүләренчә, мәрхүм директор, бакчалары артындагы әлеге сукмактан менеп, таңны каршыларга һәм тирә-юньгә хозурланып карап торырга яраткан.

    Кичә азагында экранда моңлы көйләр астында аның нәни чагыннан соңгы көннәренә кадәрге фотолары күрсәтелде. Әйтерсең, бөтен гомере бер мизгелдәй күз алдыннан үтте дә китте. Күңелләр нечкәреп, уйлар мәңгелеккә барып тоташты.

    Барча кунаклар өчен әзерләнгән чәй табыны артында Миннемулла хәзрәт мәрхүмнең рухына догалар багышлады.

    Ә ишек менә-менә ачылып китәр дә Гомәр Хаҗиев үзе килеп керер сыман иде.

    фото: Рәшит Минлегалиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: