Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әнис, Сэнди һәм Хәят: Кукмара паркында тиеннәр ничек яши

    Паркны карап торучы Нурлыхода Минһаҗева тиеннәрнең холкын өйрәнеп бетергән инде, ул аларны бик җиңел аера һәм исемнәре белән эндәшә.

    Үткән елның декабрь аенда Кукмара шәһәренең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында матур, йомшак йонлы җәнлекләр яши башлавы турында язган идек. Өч Алтай тиене агач өйләре булган махсус вольерга урнаштырылды. Шушы көннәрдә яңа шәһәрдәшләребезнең хәлен белеп кайттык.

    Паркны карап, тәртипләп торучы Нурлыхода апа Минһаҗева, без килгәндә, шул тирәдә кайнаша, кар көри иде.

    «Әле яңа гына ашарларына бирдем, өчесе дә йөгереп йөри иде, шул арада ояларына кереп тә киткәннәр. Әз генә көтәргә кирәк, хәзер чыга алар. И-и, тиктормас инде үзләре, сугышкан, куышкан булалар, карап туймаслык. Сэнди, Сэнди, чык әле безнең янга, менә мин сезгә Әстерхан чикләвеге алып килдем. Әмма дә үткен, өлгер инде Сэнди, хәзер башкалар җитешкәнче, чикләвекләрне оясына ташып та бетерәчәк», - дип, Нурлыхода апа җәнлекләрне чакырырга кереште.

    Чыннан да, озак көттермәде: агач башында хәйләкәр тиен күренде. Ул, шул арада бер-бер артлы Әстерхан чикләвекләрен эләктереп, оясына үрмәләде. Сэнди тәрбияче апасына ияләнгән, вольерны җыештырганда да курыкмый, хәтта янына төшә икән.

    Нурлыхода апа үзе дә җәнлекләрнең холкын өйрәнеп бетергән, аларны күреп аера, исемнәре белән эндәшә: кызлар - Сэнди белән Хәят, ә малай - Әнис. Ни өчен әлеге исемнәрне кушканымны белмим, күңелемә ничек килде, шулай атадым, диде.

    Тиеннәр Әстерхан, эрбет, урман чикләвеге ярата, кабак орлыгы, көнбагыш һәм башка продуктлар ашыйлар. Аларга ризыкларны шәһәр башкарма комитетыннан китерәләр. Район халкы һәм кунаклар да тиеннәрне сыйлый ала. Әмма моның өчен вольерда урнаштырылган белешмәлекне укырга, игътибар белән өйрәнергә кирәк. Анда җәнлекләргә нәрсә ашатырга ярамавы, тәкъдим ителгән рацион язылган.
    Тиеннәрне алып кайткач, вольерга әлеге энергияле җәнлекләр уйный алырлык тәгәрмәч тә урнаштырылачак, дигәннәр иде, бу эшне язын башкарачакбыз, дип ышандырдылар шәһәр башкарма комитетында.

    Реклама

    Нурлыхода апаның әлеге территориягә күз-колак булып тора башлаганына алты ел булган. Ул парктан ерак түгел генә яши, шуңа күрә өендә дә күзен тәрәзәдән алмый: яраткан җәнлекләренә зыян китерә күрмәсеннәр, куркытмасыннар, дип борчыла.

    Әңгәмәдәшем тумышы белән Янсыбы авылыннан, кечкенәдән мал-туар арасында үскән, шуңа күрә хайваннарга мәхәббәте зур, аеруча атларны үз итә икән. Тормыш иптәше Мансур абый белән элек үзләре дә мал-туар асрап торганнар. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике оныкларының укудагы, спорттагы уңышларына куанып гомер итәләр. Паркка маллар арканлаган, каз-үрдәкләрне чыгарган чаклар да бар иде, дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем.

    Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, элемтә техникумында белем ала, аннан берничә ел шул өлкәдә эшли. Ә иң күп һәм күңелле хезмәт еллары металл савыт-сабалар заводы белән бәйле. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, җиде ел гомерен әлеге оешмага багышлый. Ул вакытларны, хезмәттәшләрен әле дә сагынып искә ала.

    «Заводтан киткәннән соң, паркка эшкә чакырдылар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин: “Тәрәзәдән генә булса да карап торырсың”, - диде. Әмма монда җәен дә, кышын да эш җитәрлек. Алты ел вакыт аралыгында парк төрле оешмалар карамагында булды. Барысы белән дә килешеп эшләдем. Район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да һәрвакыт хәлне белешеп тора», - диде ул. 

    Әлеге парк биш гектар мәйданны били икән. Нурлыхода апаның күп вакыты биредә үтә, ул кыш көне андагы юлларны кардан чистарта, җәен чүп-чардан арындыра, печәнен чаба, көзен яфракларын тырмалап түгә, кулына пычкы тотып, корган агачларны да кисә. Аның телефонындагы “шагомер”ның көнгә 29 мең адым исәпләвен күреп шаккаттым.

    «Сиксән яшькә җиткәндә дә эшләп йөреп булмас, сәламәтлек тә үзен сиздерә, территориясе бик зур бит, арыта да. Мин киткәч, тиеннәр яхшы кулларга калса ярар иде, дип кайгырып торам. Элек паркка эшкә иртәнге сәгать дүрттә чыга идем. Җәй көне шушы тирәдә яшәүчеләр печәнчапкыч тавышына йоклап булмый дигәч, эшкә соңрак керешә башладым. Хәзер исә “Чиста шәһәр” оешмасы һәрвакыт техника белән ярдәм итә, җәен алар чапкан печәннәрне җыеп түгәм, чөнки анда калдырсаң, үләннәрне черетергә мөмкин, ә кышын трактор юлларны ачарга булыша», - диде ул.

    Вакытны файдалы һәм күңелле үткәрер өчен, шәһәребездә шундый ял итү урыннары булу – зур байлык. Әлеге паркка да кеше күп йөри, алар арасында өлкәннәр, яшьләр, гаилә белән килүчеләр дә бар, җәй көне балалар мәйданчыгы да гөрләп тора. Хәтта районыбыз авылларыннан да киләләр икән. Болар барысы да – бик матур күренеш, әлбәттә, әмма кайбер яшьләр булганны саклап тота белми, тәртипсезләнәләр, дип борчыла Нурлыхода апа. Шулай ук ул Атлас Булатов һәйкәленә аның кем булып һәм ничәнче елларда эшләгәнен күрсәтеп, элмәтакта куярга кирәклеге турында да фикерен җиткерде.

    «Кукмарага бик еш кунаклар кайта, беркөнне дә Чиләбе якларыннан кайткан кешеләр “кем бу” дип кызыксындыла», - диде.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: