Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нәфыйк ХӨСӘЕНОВ: Эшли алу – зур бәхет

    Вахитов исемендәге хуҗалыкны районыбызда, республикада гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә дә яхшы беләләр, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Вакытлы матбугат битләрендә дә еш яктыртыла аларның эшләре. Ирешкән уңышлары, хезмәт алдынгылары турында язабыз. Ә 28 ел җитәкчелек дилбегәсен үз кулында тоткан хуҗалык рәисе Нәфыйк ХӨСӘЕНОВ еш кына күләгәдә калган сыман. Менә 60 яшьлек юбилеена якынлашкан көннәрдә аның белән иркенләп сөйләшеп утырырга да җай чыкты

    Реклама

    Вахитов исемендәге хуҗалыкны районыбызда, республикада гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә дә яхшы беләләр, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Вакытлы матбугат битләрендә дә еш яктыртыла аларның эшләре. Ирешкән уңышлары, хезмәт алдынгылары турында язабыз. Ә 28 ел җитәкчелек дилбегәсен үз кулында тоткан хуҗалык рәисе Нәфыйк ХӨСӘЕНОВ еш кына күләгәдә калган сыман. Менә 60 яшьлек юбилеена якынлашкан көннәрдә аның белән иркенләп сөйләшеп утырырга да җай чыкты. 
    - Нәфыйк Факилович, газетабызның төпләмәләрен актарып утырганда игътибар иттем: 50 яшьлегегезгә багышланган язмага “Үр менү җиңелме?” дигән баш куелган булган икән. Бүген дә шул сорауны бирим әле. 10 ел эчендә үр менү авырлаштымы, әллә җиңеләя төштеме? 
    - Хуҗалыгыбызда икенче мегаферма сафка басып килә, башка төзелешләр дә бар. Берсе дә мәшәкатьсез генә бармый. “Инде пенсия яшенә якынлашасың, нәрсәгә сиңа бу авырлыклар, ник шулкадәр черәшәсең? Булганына шөкер итеп кенә эшлә”, - дип әйтүчеләр дә бар. Бүген нәрсәдер төзелә икән, аны берәү дә күтәреп алып китмәячәк, ул шушы җирлек халкына хезмәт итәчәк. Аннан соң, ак көнчелек дигән нәрсә дә бар бит әле, башкалардан начар эшлисе килми. Әнә шуңа да үр җиңел генә менелми инде ул. Һәр чорның – үз авырлыгы. Менә мин хуҗалыкка рәис итеп куелганда фермада көнгә 4 тонна 700 килограмм сөт савыла иде. Ә бүген – 77 тоннага якынлашабыз. Миңа булганы җитә дип утырсаң, бу күрсәткечкә ирешеп булмас иде. Әле районыбызга Президент килгәч, 100 тоннага чыга аласызмы, дип сорады. Тырышып карарбыз, дидем. 100 тонна – бик зур сан инде ул. Аның артында күпме кешенең тырышлыгы ята. Мин белгечләргә, урта буын җитәкче кадрларга, механизаторларга, терлекчеләргә зур рәхмәтле. Җитәкче бит эшне оештырып җибәрә генә, калганын башкалар дәвам итә. Үзара аңлашып, бергәләшеп эшләгәндә генә нәтиҗәсе була. Ә бердәмлек булсын өчен, кешене алдамаска, ярдәм итәргә, хәленә керә белергә кирәк. 

    - Хуҗалыгыгызның даны республикада гына түгел, ил буенча таралган. Алдынгы хуҗалык рәисе, гомумән, танылган җитәкче булуның яхшы яклары күбрәкме, әллә тискәреме?
    - Танылган җитәкче булу өчен иң элек бик нык тырышырга кирәк бит әле. Ә инде яхшылар исәбенә чыккач, шул дәрәҗәне саклап калу өчен икеләтә көч түгү таләп ителә. Әгәр күрсәткечләрең түбәнәя икән, моны республика, район җитәкчеләре шунда ук күреп алалар. Әлбәттә, алардан ярдәм дә зур. Менә Вахиттә ял паркы төзелә, тиздән аны тантаналы рәвештә ачачакбыз. Кайсы авылда андый парк бар? Аны төзү өчен акчаны безгә, хезмәтебезне югары бәяләп, Татарстан Президенты бирде. Алдынгы булуның икенче ягын карасак, әйе, тәҗрибә уртаклашу өчен күп җирдән киләләр, барысын да каршы алырга, таныштырырга кирәк. Үзебез дә уңай тәҗрибә өйрәнү өчен күп җирләргә барабыз. Яткан таш астына су керми бит.

    - Чит илләргә дә күп чыгасыз, анда авыл хуҗалыгында күргәннәрегезне үзегездә кулланганыгыз булдымы?
    - Хәтта начар җиргә барсаң да, үзенә өлге итеп алырлык бер уңай ягын күреп кайтасың, диләр бит. Чит илләрдә дә барысы ал да гөл түгел, шулай да өйрәнерлек эшләре бар. Аларда, гадәттә, җитештерү югары, ләкин чисталыкка, тәртипкә бик үк исләре китми. Мал торакларында пәрәвезләр эленгән, тиресе җыештырылмаган була, салам чәчелеп ята. Аларда хуҗалык итү системасы икенче төрле. Кемдер – сөт, икенчесе ит җитештерә, өченчесе ашлык үстерә. Фермер хуҗалыклары кыйммәтле, зур егәрлекле техникалар сатып алуга караганда, аны арендалауга өстенлек бирәләр. Бу аларга арзанракка төшә. Ветеринария табибын да үзләренә кирәкле вакытта гына чакыртып алалар, шунда ук хезмәте өчен исәп-хисап ясыйлар. Бездә дә фермерларга берләшеп, шул тәртиптә эшләргә кирәк. Әгәр җирең зур түгел икән, нигә трактор, комбайннар алып, акча түгәргә? Чит илләрдә 10 процент рентабельлелек белән эшләсәләр, бу бик яхшы санала. Ә безгә аякта нык тору өчен 40-50 процент рентабельлелек кирәк. Чит илләрдә кул хезмәте аз кулланыла, азык хәзерләү, рацион нигезендә ашату җайга салынган. Алардан күреп, үзебездә азык цехы булдырдык. Әйткәнемчә, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен күп йөрергә кирәк. Мәскәү янындагы алдынгы хуҗалыкка барып, мал торакларындагы вентиляция системасын күреп, кызыгып кайткан идем. Кайткач, белгечләргә сөйләдем. Бездәге кышкы салкыннарда терлекләрне туңдырып үтерәчәкбез, дип каршы килделәр. Югыйсә, Мәскәү янында да бездәге кебек үк климат бит. Үзләрен җибәрдем, карап, өйрәнеп кайттылар да эшкә тотындык. Барлык абзар түбәләрен ачыла торган итеп реконструкция ясадык. Хәзер бит тәүлегенә 25-30 литр сөт бирә торган сыерлар асрыйбыз. Алар өчен яхшы микроклимат, балансланган, сыйфатлы азык кирәк. Искечә эшләп, югары күрсәткечләргә ирешеп булмый.

    - Шулай да авыл хуҗалыгын үстерүгә бүген нәрсә аяк чала?
    - Эшләгән, тырышкан кешегә берәү дә аяк чалмый. Хәзер бик күп программалар бар, әйтик, яңа фермалар төзүгә киткән чыгымнарның 30 процентын дәүләт кире кайтара. Иске абзарларны реконструкцияләгән өчен дә ярдәм чаралары каралган. Сөт өчен субсидияләр түләнә. Төзелешләр алып баручы хуҗалыкларга түбән процентлы кредитлар да бар. Без дә мегаферма төзегәндә шундый кредит алдык. Дөрес, ит-сөт бәяләренең түбән, ә ашлама, ягулык, техника бәяләренең нык кыйммәт булуы үзен сиздерә. Алары ел саен 20шәр процентка кыйммәтләнә бит, ә сөтнең литры узган ел белән чагыштырганда 3 сумга артты. Авыл хуҗалыгында күп нәрсә һава торышыннан да тора. Җәен-көзен безнең күз һавадан китми инде: һәр болытны күзәтәбез, яумады бит, дип, уфтанып озатабыз. Урып-җыю чорында күк йөзен каплаган болытлар арасыннан кояшны эзлибез. Менә быел да көннәрнең корыга китүе күңелне борчый әле.

    - 28 ел рәис булып эшләү чорында иң авыры нәрсә булды?
    - Эшкә керешкән еллар иң кыены булып хәтергә кереп калды. Хуҗалыкка рәис итеп сайланганда, аңарчы биш ел бригадир булып эшләсәм дә, тәҗрибәм аз, белемем дә юк иде. Белгечләр, авыл советы рәисе, комплекс җитәкчесе – барысы да олпат шәхесләр, алар янында артык сүз әйтергә дә кыенсына идем башта. Шулай да ярдәмнәре зур булды, күп эштә аларның киңәшенә таяндым. Иң элек читтән торып Сәвәли техникумында, аннан соң институтта белем алдым. 90нчы еллар иде бу, авыл хуҗалыгының гына түгел, бөтен илнең таркалган вакытлары. Миңа кадәр хезмәт хаклары түләнмәгән, Вахит авылына хәтта газ да кертелмәгән иде әле. Авылны узып китеп, Чурага кергән, бездә – юк. Авыл юлларын әйтәсе дә юк: пычракларда урамның бер ягыннан икенчесенә чыгып булмый иде. Тәэминатчы булып эшләүче Гера исемле абый белән артыннан йөреп, газ торбалары кайтарттык, өйләр зәңгәр ягулыкка тоташтырылды. Олы юлларны төзегәндә урам юлларына да таш түшәлде. Ул вакытларны хәзерге көн белән чагыштырырлыкмы соң? Бүген парк кирәк дип сөйләшәбез бит.

    - Чыннан да, соңгы елларда авылларны төзекләндерү буенча күп эшләнде. Шулай да авыллар картаюга бара. Аларны ничек саклап калырга?
    - Авылны яшәртү өчен яшьләр кирәк. Яшьләрнең дә кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үскән, эштән курыкмый торганнары. Хәзер авыл җирендә яшәү шартлары шәһәрнекеннән калышмый. Карагыз безнең җирлеккә генә: икешәр катлы йортлар, төзек каралты-куралар. Күп хуҗалыкта икешәр машина. Халык тырыш булганга шулай ул. Соңгы елларда үзара салым программасы буенча да авылларда күп эшләр башкарылды. Халыкка кирәкле барлык социаль объектлар эшләп тора. Шушындый яшәү шартлары булганда, читтән бәхет эзләү кирәкме икән? Шәһәрдә яшьләрне кем көтеп тора? Авылларда төп проблема – эш мәсьәләсе. Шул ук вакытта, эш юк, дип зарлансалар да, авыл хуҗалыгына кадрлар җитми. Мин гомумән әйтәм, безнең үзебезгә аграр көллиятнең җирлегебездә урнашкан булуы зур ярдәм итә. Яшь белгечләрне төрлечә кызыксындырырга да тырышабыз. Йорт салыйм дигән кешегә, үзмәшгульлеген булдырырга теләүчеләргә төрле программалар бар. Авыл тормышын җанландырырга, халыкның активлыгын арттырырга кирәк. Без, мәсәлән, спортны, мәдәниятне үстерү өчен тырышабыз, аларга яшьләр җәлеп ителә бит. Көрәш секциясе булдырдык. Илсур Нәҗмиев яшүсмерләрне, егетләрне әлеге спорт төре серләренә өйрәтә, инде республика чемпионнарыбыз да бар. Сабантуйда 11 үлчәү авырлыгында көрәш оештырдык, үзебезнең егетләр дә матур чыгыш ясадылар. Авылның киләчәге әнә шундый эш сөючән, актив, аек акыллы яшьләр кулында.

    - Нәфыйк Факилович, хыялга ашмаган эшләр калдымы?
    - Юктыр, мөгаен. Мегаферма төзү хыялы бар иде. Район башлыгы Сергей Димитриевич “Восток” хуҗалыгын җитәкләгәндә мегаферма торгызып, безгә яхшы үрнәк күрсәтте. Аннан күреп, зур төзелешкә тотындык. Хуҗалыгыбызда бер генә түгел, инде икенче комплекс сафка баса, “Вахит” ширкәтендә дә бер мең терлек сыешлы мегаферма төзү планы бар. Хуҗалыкның машина-трактор паркы да нык яңартылды, эшләү өчен барлык шартлар да бар хәзер.
    - Шәхси тормышта үкенечләр калмадымы?
    - Әйе, өч кыз үстерсәк тә, улыбыз булмау күңелгә тиеп тора иде элек. Аның каравы, менә дигән өч киявебез бар хәзер. Биш оныгыбыз үсеп килә. Әниләре Нурия белән балаларның тормышына сөенеп яшибез, исән-сау булсыннар.

    - Нәфыйк Факилович, әле хезмәт юлыгыз озак еллар дәвам итсен. Шулай да көннәрнең берсендә эштән туктагач, ни белән шөгыльләнергә исәп тотасыз? 
    - Мин эшсез утыра ала торган кеше түгел. Миңа кеше арасында булу, аралашу, нидер булдыру, төзү кирәк. Шуңа әле сау-сәламәт булып, эшләп йөрергә язсын. Эшли алу – зур бәхет бит ул. Ә инде чын картлык килгәч, эштән туктагач, ял итәрмендер.

    - Юбилеегыз уңаеннан Президент үзегезгә кыйммәтле машина бүләк иткән икән, дигән хәбәр таралган иде...
    - Әле юбилей җитмәде бит. 15 июньдә җирлегебездә үткәрелгән Сабантуйны да минем юбилей уңаеннан оештырылган, дип сөйләшүчеләр булды. Көнен истә калдырсалар да, аен ялгышканнар, димәк. Ә Сабантуйга килгәндә, чыннан да, аны зурлап үткәрергә тырыштык. Менә дигән итеп эшли, матур итеп яши белгән халык елга бер көн булса да күңелле итеп ял итәргә тиештер бит. Аның моңа тулы хакы бар.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
    Әңгәмәне 
    Гөлгенә ШӘРИПОВА алып барды 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: