Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада узган район башлыгының Яңа ел чыршысында 200дән артык бала катнашты

Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон котлады.

Район Мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң уңган-булганнары – уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, актив кызлар-малайлар, волонтерлар, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мобилизацияләнүчеләрнең балалары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле иҗат коллективлары көче белән оештырылган концерт, театральләштерелгән тамаша карады.

Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон котлады.

Илья Вольфсон Янил мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, көрәш буенча бөтенроссия турниры җиңүчесе Инсаф Миннемуллинга, күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы, технология фәне буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе Йолдыз Камаловага, Кукмара 4нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, бөтенроссия фәнни-гамәли конференция җиңүчесе Алина Егороваларга Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Шулай ук депутат «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Манзарас урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Катерина Макарованың теләген чынга ашырды. Аңа велосипед бүләк итте.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев