Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан мобилизацияләнүчеләр төркемен хәрби полигонга озаттылар

Егетләр белән хушлашырга аларның якыннары, гаиләләре, битараф булмаган район халкы килде.

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итеп, указ имзалаганнан соң, 21 сентябрь көнне өлешчә мобилизация чаралары башланды. Илдә барган вакыйгалар беркемне дә читләтеп узмый: Кукмарада да бер төркем райондашларыбызны хәрби полигонга озаттылар. 

Хәрби җыем район Мәдәният йортында узды. Егетләр белән саубуллашырга якыннары, гаиләләре, битараф булмаган райондашлар килгән иде. Мобилизацияләнүче егетләр алдында хәрби комиссар Альберт Гомәров, район сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, әфганчы Камил Бикбаевлар чыгыш ясап, киңәшләрен бирде, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Өлешчә мобилизацияләү булгач, хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар чакырыла, иң беренче чиратта, армия сафында хезмәт иткән, хәрби учет белгечлеге, ягъни бүгенге көндә кораллы көчләргә кирәкле белгечлеге булган кешеләр, сугыш тәҗрибәсе булганнар керә, дип аңлатты районның хәрби комиссары Альберт Гомәров.

«Мобилизацияләнүчеләр  Казанның танк училище базасына хәрби җыем үткәрү, куелган бурычларны үтәүгә әзерлек өчен озатылалар. Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хезмәткәрләргә тиешле статус, түләүләр һәм барлык гарантияләрне алачак», - диде ул.

Альберт Гомәров хәрби хезмәткә алынучыларга шәхси составны җыю пунктына килгән вакытта чиста алмаш эчке, җылы кием, юыну кирәк-яраклары, шулай ук резин аяк киеме алырга кирәклеген билгеләп үтте.

«Кәрәзле телефоннарга килгәндә, 21 гасырда яшәгәнебезне онытмыйк, хәзерге заманда технологияләр бик алга киткән. Шуңа күрә күпфункцияле заманча телефоннар хәрби хезмәт узучыларга куркыныч тудыра. Бер шалтырату да  геолокация аша кешене ачыкларга мөмкинлек бирә. Якыннарың белән элемтәдә тору өчен төймәле, гади телефон алырга була. Ә хәрби хезмәткә чакырылудан качу - күрсәтелгән срокта нигезле сәбәпләрсез шәхси составны җыю урынына килмәгән өчен җитди, хәтта иректән мәхрүм итүгә кадәрге җаваплылык каралган. Хәрби бурычлы кешеләргә башка төбәкләргә барганда хәрби комиссариатка хәбәр итәргә кирәк, ә чит илгә чыгу тыела, моның өчен белешмә аласы», - диде Альберт Гомәров.

Мобилизацияләнүчеләр арасында металл савыт-сабалар заводында сату буенча менеджер булып хезмәт куйган Руслан Биктимеров бар иде. Ул Ватан алдындагы бурычын артиллерия полкында үткән, элемтәче булган. 

«Әллә нинди куркыныч хисләр кичермим, барысы да яхшы булачак. Күмәк көч белән дошманны җиңеп, туган якларыбызга әйләнеп кайтырбыз һәм үз эшебезне дәвам итәрбез дип ышанам. Илдә мондый вакыйгалар барганда, пешекчеме син, әллә махсус формированиедә хезмәт итүчеме, төп бурыч - Ватанны саклау, җиңү өчен хезмәт итү. Хәрби хезмәткә алынуым турында заводның кадрлар бүлегеннән җиткерделәр. Бу минем өчен яңалык булмады, чөнки Россия Президентының чыгышыннан соң, әлеге хәбәрне көткән идем. Билгеле, өйдәгеләргә авыр булды. Без тормыш иптәшем белән ике ул тәрбияләп үстерәбез. Аларга әниегезгә булышыгыз, тәртипле булыгыз, дип киңәшләр биреп калдырдым. Аллаһ боерса, исән-сау күрешергә язсын, борчылмагыз, бар да яхшы булыр. Үзем кебек хәрби хезмәткә алынучыларга күңел көрлеге телим», - диде ул.

Яңа Каенсар авылыннан Евгений Терентьев 2009-2010 елларда Дзержинский дивизиясендә атучы булып хезмәт иткән. 

«Мин туган илне сакларга әзер, бу – һәрбер ир-атның безнең изге бурычы. Борчылырга, куркырга кирәк түгел. Әти белән әни әйтмешли, ничек язган, шулай булыр. Кемнең кайда гомере бетәсен беркем дә белми, шуңа күрә яхшыга өмет итәргә, ышанырга кирәк», - диде ул. 

Мобилизацияләнүче егетләрне озатырга бик күп халык җыелды, гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. 

«Киявебезнең бертуган энесе белән саубуллашырга килдем. Кемне озатсак та, бик авыр, монда сыйныфташлар, авылдашлар да бар, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, алга таба күрешергә насыйп булсын», - диде Кукмарадан Земфира Мостафина.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk