Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Минутны кырыкка ярам, ди өлкәннәрне тәрбияләүче Марат Динмөхәммәтов

    Марат белән саубуллашыр алдыннан, журналистлар тарафыннан еш кабатлана торган: "Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?"дигән сорауны биргән идем. Җавабын ишеткәч, ирексездән оялып куйдым. "Буш вакытым юк минем. Эш галәмәт күп, бер минутны 40ка бүләм, күпвакыт өйгә төнге сәгать 11нче яртыда гына керәм",- диде ул. Түбән Арбаш авылында яшәүче Марат Динмөхәммәтовның социаль хезмәткәр...

    Марат белән саубуллашыр алдыннан, журналистлар тарафыннан еш кабатлана торган: "Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?"дигән сорауны биргән идем. Җавабын ишеткәч, ирексездән оялып куйдым. "Буш вакытым юк минем. Эш галәмәт күп, бер минутны 40ка бүләм, күпвакыт өйгә төнге сәгать 11нче яртыда гына керәм",- диде ул.

    Түбән Арбаш авылында яшәүче Марат Динмөхәммәтовның социаль хезмәткәр булып эшләвен моннан берничә ел элек үк ишеткән идек. Безнең районда ир-ат затыннан булган бердәнбер социаль хезмәткәр ул. Бәйрәмнәре алдыннан үзе белән очрашып, сөйләшеп алырга да җай чыкты. Чыннан да, ай-һай эше күп икән үзенең: олы яшьтәге әби-бабайларны көйләве белән беррәттән, өйдәгесен дә карарга, өлкән яшьтәге әтисен дә тәрбияләргә кирәк икән, ләбаса.

    Түбән Арбашны икегә бүлеп агучы инешнең бер ягында "үксезләр" урамы бар. Ни өчен шундый исемме? Чөнки бу урамга су да кермәгән, газ челтәре дә узмаган. Мал-туарга, мунчага суны инештән китерсәләр, чиста суга чишмәгә йөриләр икән. Марат менә шушы урамда туып-үсә. Биредә яшәүчеләргә газ кермәвенең сәбәбен, урамнарында берничә генә хуҗалык булып, аларның да бик җәелеп урнашулары һәм бу эшнең бик күп чыгымнар соравы белән аңлаталар. Мәктәпне тәмамлагач, хуҗалык фермасында эшләгәндә дә, мәктәптә каравылда торганда да Марат күрше-тирәдә яшәүче өлкәннәргә гел күз-колак булып тора: суын да китерә, утынын да яра, мичләрен дә ягып җибәрә, бакча эшләрендә дә булыша.

    Моннан унике ел элек күршесе Мәгърүфә Гайнанова:"Син болай да безгә бөтен эшләребездә булышып торасың, әллә безне тәрбияләргә алынып, социаль хезмәткәр булып урнашасыңмы?" - дигән фикерне әйтә. Маратка беренче елны дүрт кешене беркетәләр, шушы еллар эчендә ике әбине һәм бер бабайны соңгы елга озатырга туры килә аңа. Бүгенге көндә аның карамагында - биш авылдашы. Шуларның өчесе - урамдашлары, күршеләре.

    - Безнең күршедә генә апалы-сеңелле Сөембикә һәм Мәгърүфә апа Гайнановалар яши, аннан арырак Мәймүнә апа Мурзина. Эш таләпләре буенча өлкәннәргә атнага өч тапкыр барырга тиешбез. Хезмәтнең авырлыгына, өлкәннәрнең эшли алмауларына карап эшебез дүрт төрле "пакет"ка бүленә. Минекеләр барысы да иң соңгы - "дүртенче" пакетка карый. Эш сәгатем күп вакыт билгеләнгән нормативлардан күпкә артып китә, бөтен эшләгәнемне дә язып барсам (артык хезмәт өчен социаль хезмәткәргә пенсионер үз акчасын түләргә тиеш. авт), өлкәннәрнең пенсияләре дә җитмәскә мөмкин, -дип елмая Марат. - Көнгә 5-6 тапкыр кереп чыгам үзләренә. Кан басымнарын үлчәү, тиешле даруларны бирү дисеңме, берсен дә читкә куйган юк. Кайвакыт алар белән сөйләшеп утырып көннең үткәне дә сизелми кала.

    Реклама

    Өлкәннәрнең мал да тотасы - сарыклар асрыйсы, бакча тутырып бәрәңге дә үстерәсе килә. Авырсынмый, Марат. Бәрәңгегә агу да сиптерә, печәнен чабып киптерә, өя. Туры килгәндә өлкәннәрнең идәннәрен дә юып ала, инешкә төшеп кәстрүл- табаларны ком белән ышкып чистартырга да вакыт таба.

    -Бик җайлы алар белән аралашуы, тормыш авырлыкларын күп күргәнгәдер - сабыр итеп кала беләләр. Гомере буе укытучы булып эшләгән Мәймүнә апаның җәй көне шәһәрдән оныклары кайта иде, кич белән клубка чыгуны белмәделәр, әбиләренә бик булыштылар, бик тырыш балалар иде. Авыл балалары да шуның кадәр булмаслар, -дип сүзен дәвам итте ул. - Шөкер, әбиләремнең барысы да озын гомерле. Сөйләшергә дә бик яраталар, ачык күңелле, җае чыкканда серләрен дә чишеп куялар. Ничек булса да үтәсе бит инде ул Ходай биргән гомерне. Миңа шулай өлкәннәрне карау язгандыр, үкенмим, аларның эчкерсез рәхмәт сүзләрен ишетү күңелемә тынычлык, яшәү көче бирә.

    Әйткәнемчә, урам халкы чиста суга чишмәгә йөри. Маратның әбекәйләре дә чәйне көнендә алып кайтылган чишмә суы белән эчәргә яраталар икән. "Бер-ике көн торган суның бер сихәте юк аның, рәхәтләнеп эчсеннәр, - ди ул. - Бер елны чишмәгә бара торган юлны калын кар көрте баскач, 500 метр араны көрәп барырга туры килде, язга кадәр траншеядан йөрдек".

    Марат карамагындагы өлкәннәрнең урын өстендә ятканнары булмаса да, берничә тапкыр инсульт кичергән, биш ел урын өстендә булган әнисен бәбәй урынына карап, соңгы юлга озата ул. Әнисеннән башка кул астындагы башка әби-бабайларга да игътибар кирәк бит әле.

    Никадәр генә аралашсак та, Мараттан бер зарлану сүзе ишетмәдем. Күренеп тора, һәр әби-бабайның җаен-көен табып эшли ул. Сатучы булмаганлыктан авылларындагы бердәнбер кибетнең ябылуын гына әйтеп үтте. "Күрше авылдагы кибеткә йөрү өчен махсус велосипед сатып алдым. Аннан соң һәр йомышымны үтәргә әзер булган дустым Райнур яшәсен, ул булганда бар авырлыкларны да җиңеп чыгарга була".

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: