Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Менингит йоктырмас өчен гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк

    Россиянең кайбер төбәкләрендә хәтәр чир - энтеровируслы менингитның таралуы турындагы хәбәрләрне ишетеп торабыз. Иң аянычы - балаларның гомерләре өзелү очраклары да бар. Җәйге һәм көзге чорга хас бу афәт республикабызга килмәсә дә, саклану чараларын күрү мәслихәт. Чараларның иң җиңеле һәм гадие - кулларны юып, чиста йөртү, диләр табиблар. Тәфсиллерәк аңлатмалар...

    Россиянең кайбер төбәкләрендә хәтәр чир - энтеровируслы менингитның таралуы турындагы хәбәрләрне ишетеп торабыз. Иң аянычы - балаларның гомерләре өзелү очраклары да бар. Җәйге һәм көзге чорга хас бу афәт республикабызга килмәсә дә, саклану чараларын күрү мәслихәт. Чараларның иң җиңеле һәм гадие - кулларны юып, чиста йөртү, диләр табиблар. Тәфсиллерәк аңлатмалар һәм киңәшләр бирүен үтенеп, үзәк район дәваханәсе белгече Елена Исаевага мөрәҗәгать иттек.

    -Елена Хаевна, энтеровируслы менингит билгеләрен ничек танырга?

    -Бу авыруның төрләре күп булса да, беренче билгеләре охшаш: тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелеп, баш авыртуы белән башлана ул. Төрле төркемдәге лимфа төеннәренең, бавыр һәм талакның зураюы, йоткылыкның ялкынсынуы, гомуми агулану билгеләре күзәтелә, эч һәм арка авыртырга мөмкин. Нерв системасының зарарлануы белән бара торган авыр клиник формалары аеруча куркыныч. Бу очракта бик көчле баш авыртуы, күңел болгану, косу, көзән җыерулар булу, аңга зыян килү ихтимал. -Әлеге вирусның йогышлы икәне мәгълүм...

    -Бу вирус тышкы тирәлектә бик озак яшәүчән. Аны халык коена торган ачык сулыкларда, ризык, пычрак куллар, көнкүреш һәм шәхси гигиена әйберләре аша йоктырырга мөмкин. Йөткергән, төчкергән авыру яки әлеге вирусны йөрткән кешедән һава юлы белән йогу куркынычы да бар. Чирнең инкубация, ягъни сиздерми торган чоры 1 көннән 10 көнгә, иң күбе 21 көнгә кадәр сузыла. Энтеровируслы менингиттан зыян күрүчеләрнең күпчелеге - балалар, алар бу чиргә аеруча бирешүчән.

    Реклама

    -Вирусны "эләктерү"дән ничек сакланырга соң?

    -Беренче чиратта, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү сорала. Ризык әзерләү һәм ашарга утыру алдыннан, урамнан кайткач, бәдрәфтән чыкканнан соң, бала караганда кулларны әйбәтләп юу кирәк. Йогышсызландыручы махсус чаралар белән эшкәртү тагын да яхшырак. Сәүдә нокталарында яки базарлардан сатып алынган яшелчә, җиләк-җимешләрне щетка белән ышкып юу һәм кайнар су белән чайкатып алу мөһим. Кайнаган яки шешәләрдә сатыла торган суны гына эчү киңәш ителә. Рөхсәт ителмәгән урыннарда һәм акмый торган сулыкларда коенмагыз. Йогышлы чир билгеләре булган кешеләрдән мөмкин кадәр читтәрәк булырга тырышыгыз. Кечкенә балаларның аралашу даирәсен киметергә, кеше күп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга тырышыгыз. Бина, йорт эчен көн саен җилләтү һәм юешләп җыештыру да - бик кирәкле чара. Шушы киңәшләрне үтәү йогышлы эчәк авыруларыннан да сакланырга ярдәм итәчәк.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Чирне дәвалауга караганда булдырмый калу яхшырак, диләр бит.

    Балагызда энтеровируслы менингит билгеләрен сизәсез икән, башкаларга йоктырмас өчен аны балалар учреждениеләренә алып бара күрмәгез. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

    фото: jlady.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: