Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мега - ферма калка

    Авыл хуҗалыгында акчалата керемнең 90 процентка якыны терлекчелектән алына. Әлеге тармакта быел сизелерлек үсеш күзәтелә: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда көнгә 30 тонна сөт күбрәк сатыла. Үрчем алу да 1300 башка артты. Ә киләчәккә планнар тагын да зуррак: көнлек сөтне 140 тоннага, терлекләр санын 28 меңгә җиткерү бурычы тора....

    Реклама

    Ә "Восток" хуҗалыгында мал санын ишәйтү максатыннан Түбән Шәмәрдән комплексында 800 савым сыерга исәпләнгән мега-ферма төзергә керешкәннәр. Ул 32гә 102 метр зурлыктагы ике сыер абзарыннан, 42гә 18 метр зурлыктагы саву залыннан гыйбарәт булачак. Барлык эш механикалаштырыла. Шуның нәтиҗәсендә, гадәти фермада бу кадәр малны ашату, саву өчен 32 савымчы кирәк булса, биредә бу эшне 5-6 кеше башкара алыр дип исәплиләр.
    -Аз сандагы кеше күләмле хезмәтне башкаргач, хезмәт хаклары да югары булачак. Аның күләме аена 20 мең сум тирәсе булыр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, моның өчен мул продукция җитештерергә кирәк, - ди хуҗалыкның генераль директоры Сергей Димитриев.
    Әлеге төзелешне Удмуртия Республикасыннан килгән "Сельстрой" оешмасы башкара. Тәҗрибәләре зур, илнең кайсы гына төбәкләренә барып эшләмәгәннәр.
    -Новосибирск, Краснодар, Саратов, Свердловск һәм башка өлкәләрдә гигант фермалар төзедек. Сезнең республикада Мамадыш, Әгерҗе районнарында сафка баскан фермаларга да көчебез керде, - ди оешманың прорабы Иван Возгрин.
    Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин биредәге эшнең барышы белән танышканнан соң, төзелешне 1 октябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Әлеге ферма сафка басып, маллар белән тулгач, хуҗалыкта 2500 мөгезле эре терлек, шул исәптән 1000 баш сыер булачак. Востоклылар хәзер дә күршеләре Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларыннан калышмас өчен тырышалар. Бүгенге көндә дәүләткә 10 мең тоннага якын сөт сатыла. Фермаларда ремонт-реконструкция эшләре бара, терлек азыгы хәзерләнә. Инде күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алганнар. Үлән уңышы бик үк сөендерерлек булмаса да, яхшы сыйфатлы 150 тонна печән хәзерләнгән. Әле узган елдан калган 8 мең тонна азык запаслары да бар.
    Игенчелектә дә сынатырлык итеп эшләмиләр востоклылар. Кайсы гына басуга килсәң дә, игеннәрнең торышына сокланып туймаслык. Юкка гына: "Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә", - дип җырламыйлар. Биредә дә тишелеш яхшы, басулар чиста, бер генә чүп үләнен дә күрмәссең.
    Сугару эшен яңадан торгызу максатыннан "50гә50" дәүләт программасы нигезендә 3 миллион 800 мең сумлык "Фрегат" системасы алганнар, аны бәрәңге басуына көйләгәннәр. Җайланма 100 гектарны сугару мөмкинлеге бирә икән. Әнә шулай бер урында таптанмыйча, нинди дә булса яңалык кертергә омтылып яшиләр биредә.
    -Үз көчләре белән көн күреп, киләчәкне күз алдында тотып яши торган хуҗалык бу. "Восток"ның элеккеге җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның, генераль директоры Сергей Димитриевларның хуҗалык итүдә үз алымнары булдырылган. Һәр җирдә тәртип, ныклы хуҗа кулы сизелә, - дип бәяләде востоклыларның хезмәтен район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы.
    Әнә шуңа да алар берничә ел эчендә әйдәп баручы хуҗалыклар исәбенә чыга алдылар. Ә яулыйсы үрләр тагын да зуррак әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: