Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әле яңгыр, әле кар...

    Яз килүен көтмәгән кеше юктыр ул. Инде март аена аяк атлауга ук: "Тизрәк көннәр җылытса, калын кышкы киемнәрне салыр, ягу сезонын туктатып, гаилә бюджетына бераз экономия ясар идек", - диючеләрне очратырга була иде. Әмма ел фасылларының тиз арада үзгәрүе бары тик әкиятләрдә генә була шул. Җиһанда бүгенге манзара мондый -...

    Яз килүен көтмәгән кеше юктыр ул. Инде март аена аяк атлауга ук: "Тизрәк көннәр җылытса, калын кышкы киемнәрне салыр, ягу сезонын туктатып, гаилә бюджетына бераз экономия ясар идек", - диючеләрне очратырга була иде. Әмма ел фасылларының тиз арада үзгәрүе бары тик әкиятләрдә генә була шул. Җиһанда бүгенге манзара мондый - бер көнне кар яуса, икенче көнгә ялтырап кояш чыга, шул арада яңгыр тамчылары төшкәли. Бар җирдә су катыш кар, юлларда бөке, кар "ботка"сында батып калган автомобильләр, күлләвек аша чыга алмый тилмерүче халык...

    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда да көчле су басулар булырга мөмкин икән.

    -Язгы ташу чорында Россиядә 3,29 мең торак пункт, 34 тимер юл участогы, 885 автомобиль юлы, 796 түбән сулыклы күпер һәм 7 мең караучысыз булган гидротехник корылманың су астында калу куркынычы бар. Россия Федерациясе субъектларында су басу белән көрәшү өчен 500 мең кешедән һәм 103 мең техникадан торган төркем әзерләнде, - дип хәбәр итәләр алар.

    Безнең районда язгы ташуга хәзерлек мәсьәләсе ничегрәк бара?

    Фирдәил ШӘРИПОВ, "Чиста шәһәр" ширкәте директоры:

    -Язга хәзерлек тулы көченә бара. Хезмәткәрләребез көн саен кызу эштә. Безнең карамакка поселоктагы 125 урам керә. Урамнарны чистартуда дистәгә якын техника эшли. Узган атнада ук су агу өчен канаулар ачылды, карлары түгелде. Җәяүлеләр юлларын да даими рәвештә чистартып торабыз.

    Раниф СӘЛМӘНОВ, "Ремстройсервис" ширкәте җитәкчесе:

    -Көннәр язга авышу белән поселоктагы барлык күпкатлы йортларның түбәләреннән карлар төшердек. Бүгенге көндә йорт яннарында канаулар ачыла, карлар көрәлә. Мотопомпаларның төзеклеген тикшереп, гадәттән тыш хәләр килеп чыккан очракта файдалану өчен әзерләп куйдык.

    Вадим ДИЕВ, Лубян авыл җирлеге башлыгы:

    -"Язгы су ташкыны-2013" планы булдырдык. Атна ахырында депутатларның утырышында әлеге планны раслаячакбыз. Җирлектә су басу белән көрәшү өчен махсус комиссия төзелде, авария-коткару звенолары булдырылды. Урман хуҗалыгы техникумы да югары һәм түбән сусаклагычлар буенча чаралар күрү планы төзеде. Бүгенге көндә су агып чыгу торбаларын һәм каналларын чистарту эшләре бара. Соңгы көннәрдәге карлы-бозлы яңгырдан соң юллар бик начар хәлгә килгән иде. Барлык урамнарда да трактор йөреп чыккач, юллар тигезләнде. Язны су басуларсыз, бәла-казаларсыз үткәреп җибәрергә язсын.

    Мансур РӘХМӘТУЛЛИН, Янгынга каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе:

    -Бүгенге көндә язгы су ташкыны чорына хәзерлек эшләре алып барабыз. Махсус планнар төзелде, авыл җирлекләренә, оешма-предприятиеләргә түбәләрне кардан чистарту, канаулар ачуның мөһимлеге турында телефонограммалар җибәрелде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта тиз арада эшкә керешү өчен техникаларны тулысынча әзерләдек, автомобильләргә запас рукавалар куелды, коткару җайланмаларының төзеклеге тикшерелде.

    Безнең районда су басу куркынычы мөмкин булган җирлекләрнең берсе - Лубян авылы. Анда Нократ елгасы күтәрелеп, су басарга мөмкин. Әмма әлегә Киров өлкәсеннән андый прогноз алынмады. Күкшел авылында да ел саен диярлек инеш суы күтәрелә. Су агымын үз юлына кертү өчен шушы көннәрдә бозны яру эшләре башкарылачак.

    Реклама

    Илшат ВИЛЬДАНОВ, "Татавтодор" җәмгыятенең Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы җитәкчесе:

    -Төп эшләребезнең берсе булып торбаларның баш-башларын ачу, су агып чыгарлык итеп әзерләү тора. Безнең баланста 200дән артык торба бар. Шуларның 80 проценты инде кар-боздан арчылган. Бозлар катмаганмы, су агарга мөмкинлек бармы, дип күперләрнең дә торышын карап чыктык. Киләчәктә ни буласын алдан әйтеп булмый, шуның өчен ике берәр метрлы торбалар, тиз арада юлны торгызу өчен ком, цемент әзерләп куелды.

    Бердәм диспетчерлык хезмәте телефоннары - 112, 01 - тәүлек буе эшли. Кәрәзле телефоннан исә 112, 010 номерларын җыярга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда коткаручылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: