Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызыксыналар, димәк, эшебез начар бармый

    Районыбыз көнгә 160 тонна сөт сатып, республикада терлекчелек тармагы буенча беренче өчлектә бара. Соңгы елларда гаилә фермаларының күпләп төзелүе һәм уңышлы эшләве дә күрше-тирә районнарда, хәтта өлкәләрдә кызыксыну уятты. Шуңа алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан, бер-бер артлы делегацияләр килү гадәти хәлгә әверелде. Бу атнада районыбыз аларның чираттагысын - аксубайлыларны кабул итте.

    Аксубай районы Башлыгы Камил Гыйльманов, кайсы гына объектка керсәк тә, анда күргәннәрне үзләрендәге эшләр белән чагыштырып, кул тимәгән якларына басым ясап бара.
    -Без дә начар яшәмибез. Әмма, ишетүебезчә, бу районда өлге итеп алырлык мисаллар бик күп. Аларны өйрәнеп, кукмаралылардан калышмас өчен үзебездә дә тормышка ашырырга кирәк, - диде ул.
    Кунакларга тәкъдим итәрдәй эшләр, чыннан да, аз түгел. Пчеловод авылында Роберт Димитриевның гаилә фермасы кемне дә көнләштерерлек. Бу хезмәткә алынганда 21 баш малы булса, хәзер аларның саны 110га җиткән.
    -Көнгә 650 литр сөт сатыла. Моннан тыш, таналар сатудан да табыш алабыз, - ди ферма хуҗасы. Үзләренең такта яру цехы бар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Авыл җирендә үз хезмәтең белән табыш алып яшәүнең матур үрнәге бу гаилә.
    Кунакларга яңа куллануга тапшырылган Вахит мәдәният йортын ничек күрсәтмисең? Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов кыскача гына үз "биләмәсендә" башкарылган эшләр белән таныштырды. Җирлекнең елны 200 мең сумнан күбрәк табыш белән төгәлләвен ишеткәч, Камил Камал улы: "Нефтьле төбәк булгач, бездә 500-700 мең сум табышы булган җирлекләр дә бар. Ләкин булган акчаны файдалы итеп эшкә җигә белмибез", - дип әйтеп куйды. Ә Вахит терлекчелек комплексында белгечләр хуҗалыкның узган елгы акча кереме, саф табышы, җитештерелгән продукция күләме турында сөйләгәндә: "Мондый югары саннардан баш әйләнә башлады", - дип шаяртты. Чыннан да, Вахитов исемендәге хуҗалыкның да, "Урал"ның да, кайсы гына тармакны алсаң да, ирешкән күрсәткечләре саллы. Олыяз авылында яшәүче Фәнис Әһлиуллинның гаилә фермасы да кунакларда уңай тәэсирләр калдырды.
    Кукмара күппрофильле лицее районыбыз горурлыгы булып санала. Бу уку йортының ярты ел эчендә сафка басуын ишеткәч, аның белән кызыксыну бигрәк тә арта. Укучыларның укуда гына түгел, спорт, сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары теләсә нинди дәрәҗәдәге кунаклар алдында йөз кызартмаслык. Кукмараның туган якны өйрәнү музее да үзенең бай тарихи мирасы, күпкырлы эшчәнлеге белән сокландырды. Кызганыч, вакыт кына чикле иде. Кунаклар әйтмешли, моның кадәр экспонатны карап чыгу өчен кимендә ярты көн вакыт кирәк.
    Районыбыз гаилә фермалары белән генә түгел, товар җитештерү, хезмәт күрсәтү, төзү эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләре белән дә дан тота. Күптән түгел яңа төр продукция - кардолента җитештерелә башлады. Эшмәкәр Ленар Юнысовның әлеге фабрикасы аксубайлыларда аеруча кызыксыну уятты. Туембаш авылындагы калай эшләнмәләр остасы Рамил Мөбарәкшин, йон тетү белән шөгыльләнүче Зөлфәт Гарипов, оста итекчеләрдән саналган Рамазан Галимовларның башкарган эшләре дә берәүне дә битараф калдырмагандыр. Йортларның төзеклеге, матурлыгы да игътибардан читтә калмады: "Һәрберсе сәнгать әсәренә тиң", - дигән бәя бирелде. Эшле дә, ашлы да шул ул Туембаш халкы. Бу сүзләрне районның күп җирлекләре турында әйтергә мөмкин.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: