Кукмараның «Көньяк-6» микрорайонында юл төзелеше дәвам итә
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә барлыгы дүрт урамга асфальт юл салына.
Кукмара шәһәре үскәннән-үсә бара, яңа урамнар барлыкка килә, берсеннән-берсе купшы йортлар салына. Кукмаралыларның туган якларын ташлап китмичә, биредә төпләнеп калулары сөендерә, әлбәттә. Әмма яңа җиргә йорт салып урнашкач, юл, су, газ, ут кебек коммуникация белән бәйле проблемалар килеп баса.
«Көньяк-6» микрорайоны шәһәр үзәгеннән якынча биш чакрым ераклыкта урнашкан. Менә ничә еллар инде биредә яшәүчеләр яз-көз айларында начар, үтеп булмаслык пычрак юллардан йөреп иза чикте. Яңгырлы көннәрдә биредә җиңел машина гына түгел, хәтта тракторлар да батарлык була иде, диделәр.
Халыкның моң-зарын исәпкә алып, быел әлеге микрорайонда юл төзелеше башланып китте. Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина хәбәр итүенчә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә барлыгы дүрт урамга асфальт юл салына. Хәзерге вакытта Цветочная урамына беренче кат асфальт түшәлгән, калган урамнарда шулай ук төзелеш эшләре бара: таш җәяләр, кирәк урынга торба салалар, юл кырыйларын ремонтлыйлар.
«“Көньяк-6” микрорайонына барлыгы 13 урам керә. Хәзерге вакытта аларда ут, су, газ бар. Быел Цветочная, Дружба Народов, Надежда, Кельмаков урамнарында яшәүчеләр юллы да булачак. Тик башкаларга да борчылырга урын юк, алдагы елларга аларда да төзелеш эшләре планга кертелгән. Тик шунысын билгеләп үтим: бүгенге көндә әлеге микрорайонда йортлар төзелеп, халык саны артса да, яшәүчеләрнең күбесе тору урыны буенча теркәлмәгән. Программаларга керткән вакытта болар барысы да исәпкә алына», - диде авыл җирлеге башлыгы.
Халыкның фикерен белик, нинди уйлар белән яшиләр, канәгатьме икән дип, без әлеге урамнарны әйләнеп кайтырга булдык. Бу микрорайонның яңа икәне күренеп тора, йортлар тыгыз урнашмаган, урамнар киң, әле төзелеш башланмаган җир кишәрлекләре дә шактый.
«Әлеге микрорайон шәһәр үзәгеннән бераз читтәрәк урнашкан булса да, без участокны ошатып, тыныч, якты җир, табигать кочагы булганга сайлап алдык һәм 2014 елда биредә йорт җиткерә башладык. Бу вакытта әле монда бушлык, өйләр бик аз, ут, су, газ да үткәрелмәгән иде. Иң беренче электр линиясе сузылды. Безнең исә биредә яши башлаганыбызга июль аенда бер ел булды. Яңа җиргә урнашкач, биш ай тирәсе суны чишмәдән ташыдык, ә 2021 елның ноябрь аенда безгә су җибәрделәр», - диде Цветочная урамыннан Алина Акмаева.
Юлсызлык аркасында да шактый иза чигәргә туры килә биредә яшәүчеләргә. Яңгырлы көннәрне урам бөтенләй үтеп булмастайга әверелә. Машиналар бата, ватылып кала, балаларын җитәкләп, басудан җәяүләп йөрергә туры килә.
«Мәктәпкә, балалар бакчасына, эшкә барырга кирәк бит. Асфальт юлга җиткәнче балаларның киемнәре пычранып, балчык җилкәләренә кадәр менә иде. Шушы баткаклыктан чыгу өчен үзебезгә “Нива” машинасы сатып алдык. Түздек инде. Хәзер, Аллага шөкер, мин барыннан да канәгать. Әле юл төзелеше төгәлләнмәде, асфальтның беренче каты гына түшәлде, тик без анысына да бик риза, чөнки чиста юлдан йөрибез», - дип дәвам итә Алина.
Әмма биредә халыкны борчый торган проблема бар: асфальт юл урам буенча килә дә трассага җитәрәк өзелә, ягъни зур юлга чыгу өчен тагын пычрак аша үтәргә туры килә. Әлеге мәсьәлә ноябрь ахырына кадәр хәл ителәчәк дип ышандырганнар икән.
«Көзге һава торышына ышанып булмый, яңгырлар еш ява башласа, бу участок тагын үтеп булмастайга әвереләчәк. Шуңа күрә без, урамдашлар белән акча җыешып, анда вак таш салдык. Шулай ук әлегә безнең якларда чүп җыю көйләнмәгән, почта хезмәте күрсәтелми. Юлларны төзеп бетергәч, әкренләп барысы да җайланыр дип өметләнәбез», - диләр биредә яшәүчеләр.
Җирлек башлыгының сүзләре буенча, алга таба барлык урамнар да Надежда урамы турысыннан төп трассага тоташачак икән.
«Бу җирдә участоклар ун ел элек кешеләргә тапшырылган иде. Шуннан соң әкренләп йортлар салына башлады, үз җае белән уңайлыклар да булдырыла. Барысын да берьюлы эшләп бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә сабыр итәргә кирәк. Аллаһ боерса, бу микрорайонда әле юл гына түгел, тротуарлар да эшләнер, искиткеч уңайлы, матур җир булачак», - диде Рашидә Хәбибуллина.
«Көньяк-6» микрорайонында яшәүчеләр арасында күп балалы гаиләләр шактый, диделәр. Шуңа күрә бу тирәдә киләчәктә уен, спорт мәйданчыклары да, мәктәп, балалар бакчалары да кирәк булачак.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев