Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның фермерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Баязитов фермерларны берләшергә чакырды

    Җиде мең гектарга якын җирдә иген игеп, мал үрчетеп көн күрә Кукмара районы фермерлары. -Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 180-250 центнер уңыш алган, гектарында 180-205 центнер бәрәңге үстергән, 30-150 центнер терлек азыгы җыеп алган фермерлар да, чүп үләне үстереп ятучылар да бар. Узган елга караганда терлек икеләтә артты, ит-сөт продуктлары җитештерүдә...

    Җиде мең гектарга якын җирдә иген игеп, мал үрчетеп көн күрә Кукмара районы фермерлары.

    -Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 180-250 центнер уңыш алган, гектарында 180-205 центнер бәрәңге үстергән, 30-150 центнер терлек азыгы җыеп алган фермерлар да, чүп үләне үстереп ятучылар да бар.

    Узган елга караганда терлек икеләтә артты, ит-сөт продуктлары җитештерүдә ныклы үсеш күзәтелә: үткән ел районда сатылган итнең, сөтнең байтагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелде. Әмма базар бәяләренең бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән түбәнәя баруы авыл хуҗалыгына, фермер хуҗалыкларының эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, - диде язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләшергә-киңәшергә җыелган район фермерлары каршында чыгыш ясаган район фермерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Баязитов.

    Хөкүмәт авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән ягулык-майлау материаллары, ашламалар алырга субсидияләрдән өзми үзе. Акчалата ярдәм күпме булса да җитми инде ул, җитмәсә, кайберләрен фермерлар белми дә кала икән. Интернет челтәре бөтен дөньяны каплап алган вакытта хәбәрдәр булмауда бары үзеңне генә гаепләп була хәзер. Җыелышка чакырылган райондагы салым, пенсия фонды, энергетика, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре хезмәте, банклар җитәкчеләре һәм башка авыл хуҗалыгына бәйле оешма хезмәткәрләре фермерларны борчыган сорауларга ачык җаваплар бирделәр. Фермерлар хөкүмәттән субсидия алалар, башка ташламалардан файдаланалар икән, дәүләт статистикасы органнарына үзләренең эшчәнлекләре турында хисап биреп барырга тиеш бит инде. Әмма саннарны, ни сәбәпледер, яшерү дәвам итә. Шул сәбәпле, субсидияләрне бүлгәндә кайбер фермер хуҗалыклары "онытылып" та кала.

    Реклама

    -Кем эшли һәм күрсәткечләре турында хисап бирә - ярдәм дә шуңа була, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Бу игенчелек буенча да, терлекчелек продукты буенча да шулай булды һәм булачак!

    Фермерларның хөкүмәт белән аралашуында җиңеллек булсын өчен районда фермерлар ассоциациясе төзелгән. Бар яңалыкны биредә белеп торырга, киңәш-табыш итәргә була. Әмма күп фермерлар анда теркәлмәгән дә икән әле. Ассоциация рәисе Зөфәр Билал улының язу-сызу, отчет кәгазьләрен, чыгымнарны киметү,салымнарны оптималь түләү өчен фермерларны берләштерә башларга чакыруы - заман таләбе. Продукцияне җитештерү дә, аны базарда урнаштыра белү дә ышанычлы партнерлар белән бергәләп, киңәшләшеп эшләгәндә генә уң буласы бәхәссез. Ә иң башта фермерлар ассоциациясенең һәрчак ачык ишегенә керергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: