Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның "Урал" җәмгыятендә 4267 гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар

    Бүгенге көндә сигез комбайн кырда ашлык суктыра, биш КамАЗ бөртекләрне ташып тора

    Шушы көннәрдә Кукмара игенчеләре дә уракка төште. Әмма көн саен явып торган яңгырлар гына бар куәткә эшләргә мөмкинлек бирмичә чабудан тарта. Эх, бер җилкенеп аласы да күк гөмбәзеннән асылынып торган кара болытларны куып таратасы килә.

    Болытлар менә явам, менә явам дип куркытып торса да, “Урал” җәмгыятенең игенчеләре иртәнге сәгатьләрдән үк кырда иде инде. Быелгы һава торышына ышаныч юк, һәр көне генә түгел, минуты, сәгате кадерле, диләр алар.

    - Без уракка 29 июльдә үк төшкән идек, тик гектарлар кимемәгәч, көн саны белән генә ерак китеп булмый бит, - диде хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов. – Быел башка елларга караганда, мәйданнарның күп өлешен бөртеклеләр алып тора. Барлыгы 4267 гектарда урып-җыю эшләре башкарасыбыз бар. Югары нәтиҗәле культуралардан 974 гектарда рапс игелде, калганы бөртеклеләр. Кукуруз исә 197 гектар мәйданны били, аны орлыкка суктырачакбыз.

    Агроном игеннәрнең торышыннан канәгать булуын белдерде. Әмма иң кирәкле вакытта кайбер мәйданнарга кырык көннән артык бер тамчы яңгыр да төшмәде, диде. Әйе, һава торышын сорап алып та, чакырып китереп тә булмый шул.

    - Бүгенге көндә сигез комбайн кырда ашлык суктыра, биш КамАЗ бөртекләрне ташып тора. Көннәр ачылып, басулар җилләп китсә, саламны да җыеп барачакбыз, - диде агроном. – Быел бер “ACROS” комбайны сатып алдык, яңа ашлык киптерү җайланмасы урнаштырдык, амбар алдын төзекләндердек.  Әлегә ашлык 26-28 процент дымлылык белән кайта. Аны үзебездә киптереп барырга өлгерербез, дип уйлыйм.

    Реклама

    “Урал”да печән өсте төгәлләнгән. Терлек азыгы да җитәрлек тупланды, былтыргы запаслар да калган иде, диделәр. Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән - хезмәт көненә карап, ә пайчыларга бер кишәрлеккә бер төргәк исәбеннән өләшенгән. Аны капка төпләренә хәтле илтеп тапшырганнар. Алга таба икешәр төргәк салам һәм ашлык бирәселәре калган.

    Расим Җәләев белән ярдәмчесе Ринат Галиевны басуда комбайннары янында кайнашкан вакытта очраттык. Алар икесе дә Байлангар авылыннан икән. Расим абый хуҗалыкта 1987 елдан бирле хезмәт куям, диде. Кыш көннәрендә ул МТЗ-82 тракторына утыра, КУН белән печән өя, комплекста төрле эшләрне башкара. Ә моннан егерме ел элек беренче тапкыр уракка төшә, “Дон” комбайнын иярли.

    - Комбайнны үзем карап-төзекләндереп тордым, сынатканы булмады. Быел яңа “ACROS” кыр корабын тапшырдылар. Элеккесендә энем Фәнил эшли, - диде тәҗрибәле механизатор. - Әлбәттә, яңа техниканы искесе белән чагыштырырлык та түгел: бер тузан, тавыш керми, җылы-суыкны көйләп була. Исән-сау эшләргә, игеннәрне җыеп алырга язсын. Тик һава торышы гына көйләнеп китә алмый бит. Кырга чыга алмасак, күңел төшә, эч поша башлый. Хезмәт кую дәверендә төрлесен күрергә туры килде: эссесе дә, салкыны да булды, әмма быелгы кебек көйсез җәйне хәтерләмим.

    Игенчеләр кырга иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә чыгып китәбез, яңгыр яумаса, кич соң гына кайтабыз, диделәр. Кырчыларны ике тапкыр тәмле ризык белән сыйлыйлар. Барысыннан да канәгать, кояш кына тансык, диләр алар.


    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: