Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге районда иң кирәкле һөнәрләрне атады
Тәҗрибә күрсәткәнчә, районда эшче кулларга кытлык сизелә.
Төш турысында редакциягә ике япь-яшь егет керде беркөнне. «Эшкә чакыру буенча белдерүләр кирәк иде, сездә бар дип әйттеләр», - ди болар. Газетаның белдерүләр рубрикасын күздән кичергәннән соң:
«Кайсы юнәлештәге эш эзлисез соң?» – дим, кызыксына төшеп.
«Нинди булса да ярый, акчасын гына күп итеп бирсеннәр, 30 мең сумнан да ким түгел!»
«Киез итек-киез комбинатына, металл савыт-сабалар заводына барып карамадыгызмы?»
«Юк, юк, әйтә күрмәгез. Анда эш авыр»
Әңгәмәбез шуның белән өзелде. Яңа танышларым телефоннарына берничә эш бирүченең номерын фотога төшереп алдылар да, үзара нидер сөйләнеп, саубуллашып та тормый, ишеккә юнәлделәр.
120 вакансия!
Яхшы хезмәт хакы түләнә торган җиңел эш нинди була икән ул? Тәмам чишелми торган серле табышмак булды бу миңа. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә узган эш урыннары ярминкәсендә үзәк хезмәткәрләренә дә шул сорауны бирдем.
«Хәзер кешегә ничек ярарга да белмәссең. Күпләр бит безне дә ай саен пособие түләп торучы оешма дип кенә карый. Районда оешма-предприятиеләр, сәнәгать базалары уңышлы гына эшләп килә. Аларның күбесенә хезмәткәрләр җитми. Бүгенге көндә районда эш буенча 120 вакансия бар, шуларның уннан артыгы - киез итек-киез комбинатыннан. Әмма тәкъдим итү белән эләктереп алып, мин барам, мин эшлим, дип ашкынып торучы гына аз. Берәүләрне хезмәт хакы, андагы шартлар канәгатьләндерми, икенчеләргә исә эш графигы ошамый. Кемнәндер ишеткән сүз белән генә теге яисә бу оешма турында фикер йөртергә ярамый. “Итеккә бармыйм, анда пычрак”, - дигәч, әле шушы көннәрдә генә комбинатка барып, андагы эш шартларын күреп, җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән аралашып кайттык. Кайсы гына цехка керсәң дә, җиһазлар автоматлаштырылган, бүлмәләр җылы, якты, чиста, һәркемгә махсус эш киеме бирелгән. Беркемнән дә зарлану сүзе ишетмәссең. “Эш хакын үзвакытында алабыз, тиешле көннәрдә ял итәбез”, - диләр. Димәк, урнаш та эшлә генә!», - ди үзәк җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин.
Эшче көчләр җитми
Берничә оешма җитәкчелеге белән үзебез дә элемтәгә чыктык.
«Хәзерге вакытта Кукмара киез итек-киез комбинатында 454 кеше хезмәт куя. Әмма шулай да вакансияләр бар, чөнки без һәрдаим үсештә. Соңгы вакытта киез аяк киемнәренә сорау аеруча артты. Шунлыктан тегү цехына тегүчеләрне эшкә чакырабыз. Урында ук тегәргә өйрәтү мөмкинлеге дә тудырыла. Алар ике сменада эшлиләр. Аннары киез җитештерү бүлегенә дә итекчеләр, буяучылар, киптерүчеләр, җиһазларны ремонтлау буенча мастер ярдәмчесе кирәк. Анда исә эш өч сменада оештырыла. Йөкче, бишенче разрядлы токарь вакансияләре дә бар», - ди предприятиенең кадрлар бүлеге начальнигы Ирина Кисиль.
Кукмара районы кулланучылар җәмгыятендә дә вакансияләр шактый. Биредә технологларга, икмәк пешерүче, кондитерларга сорау аеруча зур икән.
«Җитештерү күләме елдан-ел арта, яңа цехлар ачыла. Шуның өчен безгә хезмәткәрләр һәрчак кирәк. Икмәк-булкаларны үзвакытында пешереп җиткерү, тиешле сәгатьләрдә сәүдә нокталарына илтү өчен, егет-кызларга хәтта төнге сменаларда да эшләргә, иртәнге сәгать 4-5тә дә эшкә килергә туры килә. Әмма бер урнашып эшли башлагач, график әкрен генә көйләнә инде ул. Хәзерге вакытта җәмгыятькә шоферлар, бухгалтер, экспедитор-диспетчер, товаровед, технолог, җыештыручылар кирәк. Тиздән ачылачак казылык ясау цехына да хезмәткәрләр туплый башладык. Эш хакларын район җире өчен бер дә начар дип әйтмәс идем», - ди җәмгыять рәисе Илназ Зарипов.
Районның «Тылсым» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәкова социаль хезмәткәрләр җитмәүне билгеләп узды.
«Кайберләреннән: “Ни өчен эштән китәргә булдыгыз?” – дип сорагач, кәгазь эше күплекне сәбәп итәләр. Юкса, кул астыңда берничә өлкән кешең булса, шулар белән килешеп, рәхәтләнеп эшлисе генә дә бит. “Тылсым” га бүгенге көндә психолог вазыйфасына да ике вакантлы урын бар», - ди ул.
Яз җитте, эш башлана
«КукморЗерноТорг», «Агрохимсервис» оешмаларыннан, «Тойма» ширкәтеннән, «Әсәнбаш», «Уңыш» хуҗалыкларыннан да хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эшче көчләр сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
«Аларга тракторчылар, механизаторлар кирәк. Ә менә Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында сыер савучы һәм бозау караучы вазыйфаларына буш урыннар бар. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларның 1 ноябрьдән 1 апрельгә кадәр буш вакытлары шактый була. Әлеге чорда күпләр эшсез утыра. Без аларны билгеле бер сандагы кешеләр санынча вахта юлы белән эшкә йөртүне дә оештыра алабыз», - ди Әсхәт Хантимер улы.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашкан Күкшел авылыннан Рашит абый Шаһабиев мәшгульлек үзәге юлын инде алты еллап таптавын әйтте.
«“Тойма”га ел саен сезонлы эшләргә чакыралар. Быел да шунда барырга исәп. Узган ел анда слесарь вазыйфасын башкардым. Хезмәтем өчен эш хакы түләнде. Кышка кабат биржага килеп, эшсезлек буенча исәпкә бастым һәм айлык пособие алдым. Пенсиягә чыгарга әле тагын өч елым бар. Шуның өчен җаен табабыз инде», - ди ул.
Өйдә яту бик читен
Үзенең эшләнмәләре белән Татарстан һәм Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылу алган Кукмара металл савыт-сабалар заводы - меңләгән райондашыбызны эшле итүче оешмаларның берсе.
«Ирем вахта юлы белән Себергә йөреп эшли иде, кыскартулар башлангач, Кукмарага кайтты. Металл савыт-сабалар заводында эш урыны булуга бик сөендек. Бер ай тирәсе төрле эштә йөрде дә, хәзер инде цехка күчерделәр. Башкара торган хезмәте сменалы булса да, иң мөһиме - янәшәбездә», - ди Гөлия исемле бер танышым.
Үрәсбаш авылыннан да бирегә уннан артык ир-егет көн саен йөреп эшли.
«Ике улым да бүгенге көндә заводта. Ярый әле эшләре бар, дип куанып бетә алмыйбыз. Өйдә яту бик читен бит. Авылдагы егетләр белән машинада чиратлап йөргәч, юл бәясе алай күп чыкмый. Өйдән алып бармаган очракта кереп ашау өчен – ашханә, юынып чыгу өчен душ булу да бик яхшы. Хезмәт хакларын вакытында түлиләр – яшьләр өчен анысы аеруча мөһим», - ди Надежда ханым Богданова.
Людмила Гаврилованың төзелеш оешмасында хезмәт куйган ике улы да металл савыт-сабалар заводына эшкә урнашкан. «Казан ул - кыйммәтле шәһәр. Анда тормыш бик авыр. Фатир өчен түлисе, ашарга, киенергә дә күп кирәк. Эшләгән акчаларының күп өлеше шуларга китә иде. Балаларның авылга кайтырга теләүләрен хупладык кына. Шул арада заводта эш тә килеп чыкты. Төзелештә авыр хезмәткә күнеккәнгәме, заводтагы эшләреннән бер дә зарланганнары юк», - ди ул.
Эшләргә теләүчеләргә хезмәт урыннары бар
Шулай ук эш графиклары, хезмәт хаклары, «Россиядә эш» («Работа в России») гомумроссия вакансияләр базасы турында да мәгълүматлар бирелде. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге сак оешмаларыннан да заявкалар еш килә икән. Бүгенге көндә 11 райондашыбыз, үзәк аша сакчы һөнәрен үзләштереп, шуларда эшли, тулы социаль пакет, яшәү урыны да тәкъдим ителә, диделәр.
Билгеле булганча, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә массаж ясарга өйрәнергә теләүчеләрне, тегүчеләрне дә укыталар. Тиздән 20 кешене трактор йөртү хокукы алу өчен, ә теләге булган һәркемне компьютер серләренә төшенү, «1С» программасы буенча да укулар оештырылачак.
Эш урыннары ярминкәсенә килүчеләргә
«Намус» җәмгыятенең сәнәгать паркына станокта эшләү өчен операторлар,
күпфункцияле үзәккә хезмәткәрләр,
«Илфани» сәүдә үзәгенә йөкче, кассир,
Сәмигуллин крестьян-фермер хуҗалыгының кошчылык фабрикасына оператор, төрле эшкә эшче, тракторчы,
күппрофильле лицей, Лубян урта мәктәбе, Кукмара аграр көллиятенә кайбер фән укытучылары, район үзәк дәваханәсенә даими эшкә невролог, фтизиатр кирәклеген дә хәбәр иттеләр.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев