Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралыларны "бөкеләр" борчыймы?

    "Кукмараның үзәк өлешендә юлларны киңәйтү планлаштырылмый", ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хәкимуллин

    Пик сәгатьләрендә җиңел машиналардан хасил булган “бөке”ләр Кукмара өчен гадәти хәлгә әйләнеп килә. Элгәре бу күренеш Нур Баян ягыннан килгән юлда гына күзәтелсә, хәзер инде үзәк күпердәге светофор янында да ике яклатып озын чиратлар тезелә башлады. “Бөке”дә утыруга мөнәсәбәтегез ничек? Борчыймы сезне? Шул хакта сорашырга булдык.

    Рамил ХӨСНЕТДИНОВ, Зур Кукмара авылы:

    Ничек борчымасын, ди! Менә бүген машиналар  рәте светофордан үзәк район дәваханәсе тукталышына кадәр сузылган иде. Киез итек-киез комбинатына эшкә чак соңга калмадым. Башка вакытта мин бу араны машинам белән биш минутта үткән булыр идем. Бу проблеманы ничек хәл итәргә, дисезме? Тимер юл белән янәшә икенче юл салу кирәктер. Берничә ел элек бу эшне башлау турында сүз булган иде бит, әмма ул чынга ашмый  калды.

    Валерий АГЕЕВ, 23 ел стажлы автобус шоферы:

    Иртәнге пик сәгатьләрендә юллардагы “бөке”ләр, билгеле, киеренкелек тудыра. Безгә бит төгәл график белән йөрергә кирәк. Пассажирларның да күбесе эшкә ашыга, соңга калулары бар. Рәт булып тезелгән машиналарны да узарга ярамый. Бервакыт узмакчы идем, ЮХИДИ хезмәткәре кисәтү ясады. Кайбер тукталышлар янында  җиңел машиналарның, таксиларның тукталып торуы да комачаулый.

    Такси йөртүче (исеме редакция өчен генә):

    Сабыр булырга тырышам, әмма яндагы пассажир ашыкса, аның борчылуы минем үземә дә күчә. Бервакыт бер егет чакырткан иде. Аңа тиз арада тиешле вакытка барып өлгерергә кирәк булды. “Бөке”гә эләктек бит. “Килеп җитәсеңме әле?” - дип, егеткә шул арада өч тапкыр шалтыраттылар. Ул хафалангач, гаебем булмаса да, бик кыенсындым.

    Рамил ГАЛИМҖАНОВ, Кукмара:

    “Бөке”ләр миңа кагылмый, чөнки машинам юк. Күп очракта җәяү йөрим, шул исәптән эшкә дә. Автобуска да сирәк утырам. 

    Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ, Кукмара, матбугат ветераны:

    Заманында тимер юл белән янәшә автомобиль юлы салу турында сүзләр йөргән иде, әмма  аларның аралары 50 метрдан ким булмаска тиеш икән. Якында йортлар урнашканлыктан, билгеле, мондый мөмкинлек юк.
    Ворошилов урамындагы буш җирләрнең берсендә машиналарны куеп тору урыны булдырылса, пик сәгатендә “бөке”ләр кимер иде, минемчә. Якынга гына яки шәһәр үзәгенә баручылар, автомобильләрен калдырып торып, җәяү атларлар иде. Хәер, хәзерге тизлекләр заманында халык ашыга, кирәкле урынга кадәр үк транспорт белән барып җитүне кулай күрә. 

    Гүзәл, Кукмара:

    Пик сәгатенә эләкмәс өчен өйдән иртәрәк чыгып китәргә кирәк, бу вакытта бернинди “бөке”ләр булмый. Хәер, бездәге “бөке”ләрне зур шәһәрләрдәге белән чагыштырып буламени? Бервакыт мин, электричкага утырып, йомыш белән Казанга барган идем. Вокзал янында танышым белән очрашырга сүз куештык. Көтәм, ә ул һаман юк. Шалтыраттым моңа. Йоклап ятасыңмы әллә, мин инде Кукмарадан ук килеп җиттем, дим. Мин синнән дә алданрак чыгып киткән идем

    Алмаз ХӘКИМУЛЛИН, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы:

    - Кукмараның үзәк өлешендә юлларны киңәйтү планлаштырылмый. Беренчедән, шәһәрнең тарихи йөзен саклап калырга кирәк, икенчедән, чамасыз күп автомобильләрдән чыккан  газлар шәһәр һавасын пычрата, кешеләр сәламәтлегенә начар тәэсир итә. Шулай ук автомобильләрнең куркыныч тудыручы хәрәкәт итү чарасы булуын һәм һәркемнең дә аның белән идарә итә алмавы турында онытмыйк. Алга киткән илләрнең тәҗрибәсе шуны күрсәтә: җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Шуның өстендә эшлибез дә: урамнарны яктырту, җәяүлеләр өчен юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Шулай ук транспортның экологик чиста төре – велосипедта йөрүне җәелдерү программасы бар.

    Күпкатлы йортларның ишегалларында да транспорт агымын тәртипкә салу буенча чаралар күрелә. Ишегалларын  мөмкин булганча балалар мәйданчыклары һәм җәяүлеләр өчен калдыру, яшеллек һәм чәчәкләр утырту, машина кую урыннарын читтәрәк булдыру эше бара.
    Ә инде Гагарин урамыннан Ленин урамына кадәрге юлны машиналар агымыннан арындыру өчен эстакада төзергә мөмкинме, дип сораучылар бар. Бу – зур финанс кертемнәре, проект карарларын килештерү буенча күп хезмәт таләп итә торган  эш. Янәшәдә йортлар булуы да ул кадәр киң масштаблы төзелеш эшләре алып барырга мөмкинлек бирмәс иде.
    Мондый эстакада Кукмарага керә торган тимер юл кичүе (переезд)  урынында бик кирәк. Бу мәсьәлә буенча район җитәкчелеге проектлау оешмасы белән сөйләшүләр алып бара. Әлеге объект  федераль әһәмияткә ия, шуңа күрә аны  федераль бюджеттан акча бүленеп бирелгәндә генә тормышка ашырырга мөмкин.

    фото: Йолдыз Низамеева/ "Хезмәт даны"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: