Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар изге эштән читтә калмыйлар

    “Урман атнасы – 2019” һәм “Урманны саклыйк” акцияләре кысаларында Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,5 миллион төп гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентесе утыртылган. Әлеге изге эштән кукмаралылар да читтә калмады. Балалар һәм укучылар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә, бердәм булып, бакчаларга, парк-скверларга, юл читләренә җиләк-җимеш куаклары, декоратив, ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртты

    - Шәһәребез яшеллеккә күмелергә тиеш. Шуның өчен без акцияләр барган чорда гына түгел, яз-көз айларында ел саен агачлар утыртабыз, - ди районның “Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдаил Шәрипов. – Билгеле булганча, моннан берничә ел элек кирпеч заводы каршындагы посадка чистартылып, зур агачлар киселгән иде. Андагы буш урынны үлән каплап алмасын, чүп өемнәре барлыкка килмәсен өчен махсус җайланма ярдәмендә 2-3 метр биеклектәге ылыслы агачлар утыртыла. Шулай ук мондый төр агачларны Кукмараның Девятаев урамы юл читендә һәм Сабантуй җирендә дә утырту планлаштырыла. Парк-скверларда, Ворошилов урамында шактый гына урынны спирея куаклары алып тора иде. Әмма аларның кайберләре тернәкләнеп китә алмады, корыды. Шуның өчен буш калган урыннарга кабат әлеге хуш исле чәчәк атучы куакны утыртабыз. Бүгенге көнгә кадәр барлыгы 250ләп төп куакны яңартып чыктык. Карап торышка бик матур булуына карамастан, туя да безнең һава торышына тиз генә ияләнеп китә алмый. Аларның да күбесен яңартырга туры килә. Питомниклардан һәм урманнан миләш, юкә, чыршы, нарат үсентеләре алып кайтабыз.

    Балаларда кече яшьтән табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мөһим, дип юкка гына әйтмиләр. “Галактика” балалар иҗат үзәге методисты Гөлназ Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, белем йортларында экология темасына аеруча зур урын бирелә. “Сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән тыш оештырылучы чараларда агачлар утырту, планетабызны яшелләндерүнең мөһимлеге турында сөйләнә. Бердәм булып мәктәп территориясенә агачлар утыртыла”, - ди ул. Урман кочагына сыенып утыручы Лубян урта мәктәбе исә урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманнарны чистарту кебек максатларны үз эченә алган экологик акцияләргә беренчеләрдән булып кушыла. Бу юлы да “ЭКОС” мәктәп урманчылыгы берләшмәсе егет-кызлары бик күп эш башкарганнар.

    - Мәктәпнең кечкенә генә питомнигы бар. Анда чыршы, нарат, барбарис һәм башка үсентеләр үсә. “Урман атнасы”нда 7-9 сыйныф укучылары белән урманның 88нче кварталында бер мең төпкә якын нарат үсентесе утырттык. Узган ел мәдәният йорты, Кооператив урамындагы авыш урынга бик күп агач утырткан идек, быел исә корыганнарын яңага алыштырдык, - ди берләшмә җитәкчесе Фәүзия Фәрхуллина. – 1968 елда оешкан мәктәп урманчылыгы берләшмәсе уңышлы гына эшләп килә. Анда укучылар бик теләп йөри. Атналык кысаларында үткәрелгән рәсемнәр бәйгесенә, табигать материалларыннан ясалган көзге ярминкәгә барлык укучылар да тартылды. Ярминкәдә дару үләннәре, нарат, чыршы күркәләре, яфраклардан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Балаларының хезмәтен күрергә әти-әниләр дә килгән иде. Сыйныф сәгатьләрендә һәрчак урман-техник көллияте хезмәткәрләре катнаша. Бу юлы да алар агачлар утыртуның мөһимлеге, табигатьне саклау турында бик үтемле итеп сөйләделәр. Ел саен яздан 100дән артык сыерчык оясы, кышка таба җимлекләр ясап эләбез. Боларның барысы да экологик тәрбиянең бер этабы булып тора.

    Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре “Урман утырту” көнендә урманчылык һәм көллият территорияләренә – барлыгы ике гектар мәйданда 8 меңгә якын нарат үсентесе, 70тән артык усак агачы, Гинала өрәңгесе утырткан. Үсентеләрне көллият питомнигыннан алганнар.

    - “ТАССРга 100 ел” аллеясенә дә 100гә якын агач үсентесе утыртылды. Шулай ук уртак көч белән 15 килограммнан артык урман җиләге, граб, катальпа, каштан, сабакчалы имән, җыерчыклы роза, эт розасы һәм башка төр агач-куакларның орлыклары, җимешләре,  100  килограммга якын нарат күркәсе, 2 килограмм тирәсе нарат орлыгы җыелды. Шулай ук без көллият һәм урман фонды территориясен чистарту буенча да күп эшләдек, - дип хәбәр итте көллият директоры урынбасары Наталья Сираҗетдинова.

    Кукмара урманчылыгы хезмәткәрләре дә көзнең уңай килеп, җылы, матур көннәр белән сөендерүеннән файдаланып калган.

    - Без Туембаш авыл җирлегендә эшлибез. 60 гектар мәйданда посадка - нарат, каен агачлары утырту планлаштырылган иде, шуның 40 гектарында эш төгәлләнде инде, - ди урманчылык җитәкчесе Илсаф Хәев. - Билгеле булганча, агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклый, дым       тупларга ярдәм итә, су белән җир эрозиясенә каршы да көрәшә. Шуның өчен урман полосалары утыртуның әһәмияте бик зур. 20-30 сантиметр озынлыктагы агач үсентеләрен Лесхоздагы үзәк питомниктан алып кайтабыз. Теләгән кешегә үсентеләр бирәбез. Агач утырту чоры - ул бер генә вакыт. Һава торышы яхшы булганда мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк.

    Язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасы ныгып калсын өчен алма, груша, слива кебек кайбер төр җимеш агачларын да көздән утыртып калдырырга була, ди бакчачылар. Пион, ирис, флокс, лилия, примула кебек чәчәкләрне дә көздән утырту мәслихәт.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: