Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Сафиннар гаиләсе бушлай 100дән артык битлек тегеп өләшкән

Саклагыч битлекләргә сорау зур.

Кукмарада яшәүче Сафиннар гаиләсе үз-үзеңне изоляцияләү вакытын бушка уздырмый: саклагыч битлекләр тегә. Шушы көннәрдә алар районның хокук сагында торучыларга да бушлай 20 данә күп тапкыр файдаланыла торган битлекләр тегеп биргән.

«Битлекләр киҗе мамык һәм трикотаж тукымадан тегелгән. Бик уңайлы. Безнең әлеге гаиләгә рәхмәтебез зур», - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Гаилә башлыгының сүзләренә караганда, алар битлекләрне гаиләләре белән тегәләр.

«Үз-үзеңне изоляцияләү режмын файдалы итеп уздырырга булдык: гаиләбез белән саклагыч битлекләр тегәбез. Кемдер кисә, ә кемдер тегә, керешләр куя... Битлекләрне өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай да өләштек, полиция хезмәткәрләренә дә кечкенә генә булса да бүләк ясадык. Заказларыбыз да бик күп», - ди Айрат Сафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk