Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарадан Нәҗиповалар, Батталовлар нәселенең тимер юлдагы хезмәт стажлары 300 елга җыела

    Бәйрәм уңаеннан үзебезнең гаиләбез турында язасым килә.  

    Манзарастан Нәҗипов, Нәҗиповалар, Батталовлар нәселенең тимер юлдагы хезмәт стажлары 300 елга җыела.
    Киез итек фабрикасы хуҗалары бертуган Комаровлар зур тырышлык белән Кукмараны тимер юллы иттеләр. Поездда барганда күз салсаң, бормалы-бормалы, таулы-чокырлы җирләр күренә, техникалар булмаган заманда ничек бу кадәр эшне башкарып чыга алганнар, дип шаккатасың! Тимер юллы булуы белән Кукмара бәхетле, бай, матур. Тырыш халкы белән дан тота. Яңа вокзал да балкып тора, элеваторы, завод-фабрикалары, алдынгы хуҗалыклары бар. 
    Тимер юл булгач, Сазтамак, Каенсар, Иштуганда яшәүчеләр Кукмарага йөреп эшли алдылар, күбесе район үзәгендә яшәп тә калды. 
    Тимерьюлчыларның аерым кибете дә бар иде, Казаннан вагон-лавка килеп торды. Пассажир поездлары тукталган арада рестораныннан лимон, казылык, сыер мае һәм башкасын сатып алырга була иде. Вокзалда да буфет-ашханә эшләде. Аңа суны, мичкәгә тутырып, ат белән Манзарас чишмәсеннән ташыдылар. Вокзал тулы юлчылар булды, Донбасс шахталарында, Себер якларында эшләүчеләр күп иде. Машиналар юк чак бит, шуңа күрә авылларына хәтле калган юлны очраклы атлыларга утырып кайттылар. 
    Ул вакытта Кукмара ут-сусыз, газсыз, телефонсыз булды. Вокзалның залына унлы керосин лампасы яндырып куя торган идем. 
    Минем Нәҗип бабам белән иремнең Баттал бабасы бертуганнар булган. Аларның әтиләре – Җәләлетдин. Баттал бабайның улы Төхфәтулла 15 ел тимер юлда төзүче (составитель) вазыйфасын башкарган. Төхфәтулланың улы Хисмәтулла Батталов та 30 ел вагоннарны урнаштыручы булып хезмәт куйган.
    Әтием белән әнием Шпицберген шахтасында эшләп кайтып, Кукмара вокзалы артына йорт салалар. Әти Әхмәди Нәҗипов “составитель”, ягъни кайткан, китәсе вагоннарны паровозга тактырып, урнаштыручы булып, 15 ел хезмәт куя. Ул тимер юлга кирәкле эшче булганлыктан сугышка алынмый. Сугыш вакытында тылдагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. Әти кызыл, сары, яшел пыялалы, бәләкәй керосин фонаре тотып, паровозларга сигнал биреп, вагоннарны урнаштырып тора. Ул 46 яшендә, алты баласын калдырып, бакый дөньяга күчә, электр утын да күрмичә кала. Әтиемнең энесе Газизнең кызы Нурия Нәҗипова 35 ел билет сатучы – кассир иде.
    Мин дә алты ел билет сатучы – кассир булып эшләдем. Тормыш иптәшем Хөрмәтулла Төхфәтуллин 41 ел буе вагонлы йөкләрне кабул итеп, тапшырып торды. Улыбыз Илшат исә 31 ел куркынычсызлык буенча механик вазыйфасын башкара. 
    Абыем Рафыйк Кукмара тимер юлында – 12 ел, энем Мөбин 30 ел вагонлы йөкләрне кабул итүче, тапшырып торучы булып хезмәт куйдылар. Алар икесе дә мәрхүмнәр инде. Рафыйкның уллары Рафис – 39 ел, Райнур – 33 ел куркынычсызлык хезмәте буенча механик. Рафиснең улы Илназ да менә 13 ел инде рельсларны тикшерә. 
    Бу егетләр Кукмара-Нократ Аланы станциясенең кайсы гына участогында эшләсәләр дә тырышып хезмәт куялар, үзара бик тату, дус. Һәркайсының Горький тимер юлы директоры биргән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бар. Алга таба да аларга исән-сау эшләргә язсын. Ә язмамда искә алган якыннарымның урыннары җәннәт түрендә булсын. 


     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: