Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Гөлнара Вәлиуллина “Мактаулы донор” исеменә лаек

Кан тапшыру өчен теләк кенә түгел, ә уй-фикерләрең, ниятеңнең дә дөрес булуы кирәк, ди Гөлнара.

Кызым балалар бакчасына йөргән вакытта шәһәр маршрут автобусларына күп утырырга туры килде. Билет сатучы Гөлнара исемле матур, ягымлы ханымны шул чактан ук күреп белә идем. Күптән түгел “Кукмор-Транс” оешмасының өлкән кассиры Гөлнара Вәлиуллина белән якыннанрак танышырга насыйп булды, ул районыбызның “Мактаулы донор”ы да икән әле.
Кан тапшыру өчен теләк кенә түгел, ә уй-фикерләрең, ниятеңнең дә дөрес булуы кирәк, ди Гөлнара. Ул үзе дә Шәмәрдәндәге плазма тапшыру үзәгенә беренче тапкыр очраклы гына, уйламаганда барып керә. Бәлки мин шул вакытта әлеге гамәлнең бөтен асылын аңлап та җиткермәгәнмендер, әмма андагы белгечләр миңа ярдәм итте, ди ул.
- Табиб яңа килгән кешеләр белән әңгәмә үткәрә, кан бирергә теләвеңнең сәбәбе белән кызыксына, үзенең киңәшләрен әйтә. Кан тапшырганда башкаларга файдам, ярдәмем тисен дип, дөрес уйда булырга кирәклеген аңлата, - диде мактаулы донор. - Икенче баламны авырлык белән алып кайттым. Шул вакытта үземә дә кан салырга кирәк булды, миңа әти белән җизни ярдәм итте. Бәлки тормышымдагы шушы вакыйгалар әйләнә-тирәбездәге кешеләргә карата тагын да игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга этәргеч биргәндер.  
Гөлнараның кан тапшыра башлаганына сигез ел. Тик беренче тапкыр кан биргәндәге хис-кичерешләре әле дә күңелендә саклана. Иреннәрем агарып, хәлем китте, дип искә ала. Тик бу халәт тә аны икенче тапкыр кан тапшырырга барудан туктатып кала алмый. Тора-бара аның организмы ияләнә, процедураны җиңел кичерә башлый. Ул көнне көтеп ала идем, ди Гөлнара.
 - Бер тапшырганда 680 миллилитр плазма алалар. Каным сыек булгач, утыз биш-кырык минут вакыт китә иде. Кайбер кешеләргә исә бер сәгать чамасы вакыт кирәк. Элек кан тапшырганнан соң, шоколад, чәй белән сыйлыйлар, бүләк биргәннәре истә. Хәзер барысы да акчага кайтып калды. Мактаулы донор булу өчен, 40 тапкыр кан бирергә кирәк, тик аны бер елга дүрт тапкыр гына алалар. Ә түләүле кан тапшырсаң, ул донорга исәпләнми, - дип аңлата әңгәмәдәшем.

Гөлнара сигез ел эчендә 60 тапкыр плазма тапшырып, үткән ел “Мактаулы донор” исеменә лаек була.
Плазманы исә айга ике мәртәбә бирергә мөмкин, тик мин айга бер тапкыр гына бара идем, ди ул. Билгеле, бу вакыт аралыгында өзеклекләр дә булган, әмма изге эштән барыбер туктамаган. Башта кан тапшыру үзәгенә иптәш кызы белән бергә йөргән, аннан соң үзенә иптәшкә энесенең тормыш иптәшен күндергән.
Кан бирергә барыр алдыннан махсус әзерләнергә дә кирәк икән әле.
- Моның өчен кичтән карабодай боткасы ашау файдалы. Ә иртән баллы чәй эчәргә кирәк. Майлы, тозлы, борычлы ризыклар кулланырга киңәш ителми. Бәйрәмнән яки кунактан соң кан тапшырсаң, аның ни дәрәҗәдә “пычрак” икәне күренә. Кан матур булырга тиеш. Әгәр кан анализың начар булса, сине карантинга (отвод) җибәрәләр. Мин бер тапкыр да карантинда утырмадым, - диде Гөлнара.
Кан бирү сәламәтлеккә бик файдалы, диләр. Гөлнара үзе дә кан тапшырган чакта авырып йөргәнен хәтерләми. Моннан тыш, кан тапшыруны профилактик чара буларак та кабул итәргә мөмкин, чөнки кан алу өчен, донорның сәламәт булуы кирәк, шуңа да бөтен анализларны алып, бик яхшылап тикшерәләр. Ә кан тапшырганнан соң, организм җиңеләеп, рәхәт булып кала, ди донор. Кан тапшырган кешегә исә эш урыныннан түләүле ике көн ял, ә мактаулы донорга елга бер тапкыр премия каралган икән.
- Гөлнараның ихтыяр көче бик зур, ул башлаган эшен бервакытта да ярты юлда калдырмый, шуңа күрә “Мактаулы донор” дәрәҗәсенә ирешкәндер, - ди хезмәттәше, “Кукмор-Транс”  оешмасының баш хисапчысы Альбина Закирова. – Аның бездә эшли башлаганына 15 ел тирәсе. Ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, һәрвакыт төгәл, җаваплы булды.
Гөлнара туган авылы Ядегәрдән Кукмарага килеп урнашкач, башта базарда сатучы булып эшләгән, ә аннан соң әлеге оешмага кондуктор  булып урнашкан.
- Мин - белемем буенча сәркатип-референт. Укуны тәмамлаганнан соң, хезмәт юлымны “Восток” хуҗалыгында башлап җибәрдем. Ул вакытта Илдус Бәшәров җитәкче иде. Ә кияүгә чыккач, Кукмарага күчендем, - диде Гөлнара, хатирәләрен яңартып. – Автобуста беренче тапкыр билет сатарга чыккан вакытлар әле дә хәтердә: мине эшкә бригадирыбыз Надежда апа Зәйниева өйрәтте. Аның белән бергә Кукмараны бер-ике тапкыр әйләнгәнбездер. Ул вакытта билет 7 сум тора иде.
Тора-бара Гөлнара үзе кондукторларның бригадиры була. Ә соңгы елны аны өлкән кассир вазыйфасына күчергәннәр. Озак еллар кеше арасында эшләгәч, автобуста йөргән вакытларын әле дә сагынып искә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев