Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада Туеш авылы турындагы китапны тәкъдир итү кичәсе узды

    Китапта унҗиденче гасырларда барлыкка килгән авылның үткәне, бүгенге яшәеше, данлыклы кешеләре турында бик бай мәгълүматлар тупланган.

    Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диелә халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше үз халкының үткәне, ата-бабаларының көнкүреше  белән кызыксынырга, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә тиеш. Туешлыларга хәзер бу эш күпкә җиңеләйде, чөнки Айрат хәзрәт Шәфигуллин авыл турындагы бөтен мәгълүматларны туплап, Фәрит Вәлиев белән берлектә китап итеп бастырып чыгарды. 

    Айрат хәзрәт Туеш исеменең барлыкка килү тарихы, мәгънәсе турында кечкенәдән уйлана, тик ул вакытта сорауларына җаваплар гына табылмый. Ә еллар үтеп, мәчеттә имам булып эшли башлагач, аның үзенә үк килеп, бу турыда сораша башлыйлар. Ул Туешта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрдән белешеп караса да, әлеге йомгакның очына чыга алмый.

    «Шул елларда Туеш тарихы белән бәйле материалларны Мәкъсүт абый Сафин район газетасында бастырып чыгарды. Аннан соң, “Мөхәммәдия” мәдрәсендә укыганда, Мәдинә апа Шәфигуллина курс эше язды. Әлеге хезмәтләрне укыгач, сораулар артты гына һәм архив документларына нигезләнгән, чын тарихны өйрәнү теләге туды. Коръәни Кәрим аятьләрен укып, үз туган җиреңнең тарихын, нәселеңне ни өчен өйрәнергә кирәклегенә төшендем. Зур җаваплылыкны аңлап, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, шушы эшкә алынырга булдым. Аллаһының ярдәме белән, архивларда эзләнеп, көтелмәгән җирләрдән бик күп материаллар туплауга ирештек», - дип яза ул соңыннан авыл китабында.

    Ә инде китапны язуда Айрат хәзрәткә Фәрит Вәлиев, метрика китапларын тәрҗемә итүдә Иске Пенәгәр авылы имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов ярдәмгә килә. Шулай итеп, унҗиденче гасырларда барлыкка килгән авылның үткәне, бүгенге яшәеше, данлыклы кешеләре турында бик бай мәгълүматлар туплана.

    Туешлыларны тәбрикләргә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе, Кукмара якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрхәт Хөснетдинов, шулай ук тумышы белән Туеш бистәсеннән булган, медицина, фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

    Реклама

    «Бүген районыбыз өчен истәлекле вакыйга: тагын бер авылыбызның тарихы барланды. Бу матур традициягә әверелеп бара. Әлеге зур хезмәткә иганәчеләр, авыл халкы да битараф карамый. Алга таба да бу юнәлештә эш дәвам итәр һәм башка авыллар турында да китаплар язылыр, дип ышанам. Чөнки бездә бик булдыклы, тырыш халык яши: китап язучылар, тарихны өйрәнүчеләребез дә бар», - диде район башлыгы, чарада катнашучыларны сәламләп.

    Туган ягыңның кадерен чит җирләргә чыгып киткәч, тагын да ныграк аңлыйсың, диләр. Моны башка шәһәрләрдә гомер итүче якташларыбыз да раслый.

    «Нинди генә аудиторияләрдә чыгыш ясарга туры килсә дә, бүгенге кебек дулкынландыргыч булганы юк иде. Экрандагы авыл күренешен карап, аны элеккеге вакытлар белән чагыштырып утырам, бирегә килер алдыннан туган нигеземә дә кереп чыктык - болар барысы да күңелемә тия, күп хатирәләрне яңарта», - диде Рамил Усман улы да, тәэсирләнүен яшерә алмыйча. Ул шулай ук  авылдашлары, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның да сәламнәрен җиткерде. 

    Бүгенге көндә Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче китапханә мөдире Рәсимә Нәҗипова да балачагы узган әти-әнисенең җылы нигезен сагынып гомер итә.

    «Кеше бик зур, мәгънәле гомер юлы узарга, бөек үрләр яулап, танылган шәхес булырга мөмкин, әмма аның тормыш тарихы әти-әнисе йортыннан, кече ватаныннан башланганы турында онытмаска кирәк. Шуңа кайларга гына китеп төпләнсәк тә, әти-әни йортының җылысын тоеп яшибез. Мин кулыма әлеге китапны алгач, сигезенче буынга хәтле үземнең туганнарымны таптым. Балалар, оныклар өчен бәяләп бетергесез хәзинә, чөнки алар әби-бабаларының кем булуы, ниләр белән шөгыльләнүе турында белеп үсәргә тиеш. Вакыт тиз уза, үзебез генә түгел, әйләнә-тирәбез дә үзгәрә. Бүгенге Туеш бистәсен элеккеге авыл белән чагыштырып булмый: урамнар киң, якты, йортлар төзек, бай, бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Алга таба да шулай матур яшәргә язсын», - диде ул.

    Дини кыйммәтләрне таратуы, ислам үсешенә зур өлеш кертүе һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Айрат Шәфигуллинга «Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен» медале һәм истәлек бүләге – Кукмара гербы төшерелгән сәгать тапшырылды.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: